Accessibility links

пәнҗешәмбе, 23 ноябрь 2017, Казан вакыты 18:19

18 декабрь Казанда Татар дәүләтчелеге музеенда "Акыл фабрикасы"ның чираттагы лекторие узды. Яшь галимнәр һәм белгечләр катнашкан чара дин һәм милләт мәсьәләләренә багышланды.

Тарихчы Рафаил Хәкимов видеолекциясе белән башланган әлеге чара яшь галимнәр һәм белгечләр чыгышлары белән дәвам итте. "Бөек темаларга вак уйланулар" лекторие дин һәм милләт мәсьәләләренә багышлаган иде. "Бөек темаларга вак уйланулар" чарасында "Ни өчен шәхси хатларны укырга ярый? Татар җәмгыяте кайчан барлыкка килә? Бүгенге ислам нинди төрләргә бүленә?" кебек сораулар күтәрелде.

Чарада яңгыраган чыгышлар һәм әйтелгән кайбер фикерләрне тәкъдим итәбез.

Илшат Сәетов, шәрыкъ һәм исламны өйрәнүче: "Ислам: Хира мәгарәсеннән смартфон кушымталарына"

Коръән иңүен, исламның барлыкка килүен бөтен галимнәр табигый булмаган күренеш икәнен раслый. Ә калганы инде ышану мәсьәләсе.

Бүгенге исламның мөһим тенденцияләре түбәндәгечә. Ислам дөньясының чикләре интернет һәм миграция аркасында виртуальләшә, юыла. Ислам функционалга нигезләнеп ике төргә бүленде: дин (Мәккә-Мәдинә чорындагы рәвештә) һәм секуляр тип. Бүгенге мөселманнар бер яктан Көнбатыш демократиясен үзләштерә, икенче яктан неофундаментализм юлы белән бара.

Илдар Шәфиков, тарихчы: "Ислам һәм милләт: үзбилгеләнү, тел, кадимчеләр һәм җәдитчеләр"

XX гасыр башында (1920нчы елларда) татар авылларында шундый күренеш була. Халык санын исәпләү документларына караганда ул вакыттагы татарлар, ягъни татар исемнәрен һәм фамилияләрен йөрткән кешеләр үзләрен өч төрле яздырганнар: мөселман, татар яки урыс. Шуңа күрә бу чорда татар җәмгыяте барлыкка килүе турында сөйләшү бик дөрес түгел.

Динә Гатина-Шәфикова, тикшеренүче: "Татар-стайл"

Бүген мөселман кызларын гаепләргә яраталар, янәсе татар кызлары элек болай (хиҗап белән) йөрмәгән. Без үзебезне гомуми ислам мәдәнияте белән тәңгәлләштерергә куркабыз. Безне гаепләрләр дип куркабыз. Шуны белергә кирәк: ачык башка калфак киеп 1910-20нче елларда гына йөри башлаганнар. Ә милли костюм ул күбрәк XIX гасыр ахырына кадәр чорга карый. Ул вакытта барлык милли костюмнарда хатын-кыз башы капланган булган.

Хәзер киемдә миллилек яктырак чагыла башлады. Ул үзаң халыктан, астан килә. Татар киеменә мода арта. Бизнес барлыкка килә, димәк аңа ихтыяҗ да бар.

Әлфрид Бустанов, Санкт-Петербур Европа университеты галиме: "Хатларда милләт язмышы"

Русия мөселманнарының шәхси хатлары зур күләмдә сакланып калган. Алар XVII-XX гасырларга карый. Үз стилистикалы, структуралы, тышкы бизәлешле бердәм эпистоляр жанр булган. Бу жанр җәмгыятьнең халәтен, аның кыйммәтләрен яхшы күрсәтә. Аерым алганда, Коръәннең кеше тормышында зур роль уйнаганын әйтергә була. Бүген бу традиция инде бетте, ләкин ул 1980нче еллар ахырына кадәр яшәгән.

Хатын-кызлар, байлар, студентлар, галимнәрнең шәхси хатлары белән танышу аркылы безгә "кечкенә кешеләр"нең көндәлек тормышын өйрәнү өчен уникаль мөмкинлек бирелә. Иҗтимагый процесслар тарихын түгел, ә кеше тарихын өйрәнү мөмкинлеге.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG