Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Акыл фабрикасы" ачылды


Казанда "Акыл фабрикасы" ачылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:08 0:00

3 декабрьдә Казанда белем бирү һәм проектлар мәктәбе дип аталган "Акыл фабрикасы" ачылды. Мәктәп яшьләрнең ватандашлык бердәмлеген булдыру һәм ватандашлык үзаңын үстерү өчен булдырылды диелә.

"Акыл фабрикасы"н оештыручылар сүзләренчә, дүрт көн барачак бу чараның беренчесендә "Тарих һәм туризм" өлкәсендә төрле белем бирү чаралары оештырылачак.

Ай саен яисә ике айга бер тапкыр уздырылачак "Акыл фабрикасы"ның темаларына килгәндә исә, алар төрле булачак. Әйтик әле татар темасы үтеп кермәгән медиа, интернет инструментлары һәм башкаларны тикшерү күздә тотыла.

Галим Айрат Фәйзрахманов "Акыл фабрикасы"н мәгариф проекты дип тә бәяли. Бу чара татар яшьләре өчен бер уянып китү кебек булачак, ди ул.

"Без монда милли үзаң, тарихи үзаң турында сөйләшәбез. Бу "Акыл фабрикасы"ның беренче темасы булачак. Киләчәктә исә башка этаплар булачак.

Бу чарада тикшереләчәк барлык темалар да тарихи үзаң аша милли үзаңны үстерүгә багышланган. Әйтик, татар милләтенең баганалары турында сүз алып барабыз икән, аның берсе тел, икенчесе ислам, өченчесендә тарих булса, һәм шушы баганаларның берсе генә җимерелсә дә, милләтебез селкенә башлый. Шуңа күрә яшьләр арасында тарихи кыйммәтләрне, тарихи белемне тарату бик тә зарури әйбер", дип белдерде Айрат Фәйзрахманов.

"Акыл фабрикасы"ның рәсми ачылышы Русиянең егерме төбәгеннән һәм өч чит илдән килгән татар яшьләре катнашында "Казан" милли мәдәният үзәгендә үтте.

XS
SM
MD
LG