Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча диктант чарасында дүрт меңләп кеше катнашты


Татарча диктант чарасында катнашучылар, Казан
Татарча диктант чарасында катнашучылар, Казан

Бүген дөньяның ун илендә һәм Русиянең егерме төбәгендә "Татарча диктант" чарасы узды. Катнашучылар татар теленнән орфографик һәм грамматик хаталарын тикшерер өчен татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең "Җомга кич белән" әсәреннән өзек язды.

"Аяз Гыйләҗев – безнең классик язучыбыз, гыйнварда аның юбилеен билгеләп узабыз. Диктантта аның әсәрен сайлап, без тагын бер тапкыр аның иҗатына игътибар җәлеп итәргә теләдек. Барлыгы дүрт мең бланк таратылды, узган елда диктантта бер мең кеше катнашты", дип сөйләде Азатлыкка Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Чараның максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый алды. Диктант нәтиҗәләре ай дәвамында билгеле булачак. Катнашкан һәр кешегә үз нәтиҗәсенә күрә таныклыклар тапшырыла.

Татар теленнән диктантларны күренекле тел белгечләре һәм профессорлар тикшерәчәк. Татар телендә диктант язуны беренче булып Казан дәүләт медицина университетында тәкъдим иттеләр. Узган елда бу идеяне Бөтендөнья яшьләр форумы хуплап алды. Медицина университеты быел да үз биналарының берсендә диктант яздырды. Казандагы башка урыннарда текстны әйтеп яздыручы итеп тел белгечләре, танылган алып баручыларны, актерларны чакырсалар, университетта диктантка сайланган өзекне табиб – Казанның ревматик авырулар һәм остеопороз үзәге җитәкчесе Равия Мухина укыды.

Казанда диктант язу Штаб креатив резиденциясендә, КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, КДМУның беренче уку-укыту бинасында, Казан милли тикшеренү технология университетында узды. Татарстан башкаласында диктант язучыларның саны 500 тирәсе булды.

Чараны Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан яшьләр һәм спорт министрлыгы оештырды.

Уфада татарча диктант язу
Уфада татарча диктант язу

Уфада татарча диктант язу быел да Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында оештырылды. Чарада алтмышка якын кеше катнашты, алар арасында укытучылар, студентлар, филологиягә бәйләнеше булмаган башка һөнәр ияләре дә бар.

Бәйгенең оештыручысы, филология фәннәре кандидаты Альбина Хәлиуллина әлеге проектның бик тә мөһим булуын билгели. “Диктант язу ана телебезгә сөюне арттыра, аның ни дәрәҗәдә бай икәнлеген аңларга ярдәм итә. Татар теле чынлап та бай һәм аның бар ямен, тәмен фәкать өйрәнә-өйрәнә генә аңлыйсың”, ди ул.

Диктантны уку вазифасы быел Уфа “Нур” татар театры артисты, Башкортстанның атказанган артисты, нәфис сүз остасы Мәхмүт Фатыйховка йөкләнгән. “Мин Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәрен бик яхшы беләм, аны беренче тапкыр 1988 елда ук укыган идем. Аннан аны Әлмәт татар театры сәхнәләштергәч, спектаклен дә караган идем. Шуңа бу әсәр миңа бик тә кадерле, искиткеч матур тел белән язылган ул”, ди Мәхмүт әфәнде.

Бүгенге сынауга төрле буын вәкилләре килгән. Лаеклы ялдагылар да бар. Уфада туып үскән милләттәшләребез нигездә рус телле мәктәпләрдә белем алган. Әмма татар теленә дә мәхәббәтләре көчле. Шуңа ана телен үзаллы өйрәнүчеләр дә бар. Равил Баязитов шуларның берсе. Ул бернинди филология бүлекләре бетермәгән. Әмма олыгая-олыгая үзенең әти-бабалары теленә сөюе арта барган.

“Мин Уфада туып үсеп, урыс мәктәбендә белем алдым, шуңа яшь чактарак татарча бик авыр сөйләшә идем. Әмма мин бер вакыт үз алдыма ана телемне өйрәнү бурычын куйдым. Берничә ел инде үзлегемнән телне, лингвистиканы төпле өйрәнәм. Татарча әдәби китапларны укыйм, аеруча Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов кебек атаклы язучыларыбыз әсәрләрен укып туган телемдә сөйләшүемне шомарттым. Бүгенге көндә татар газета һәм журналларын да алдырып укыйм”, ди Равил әфәнде.

Диктантны язу алдыннан, Аяз Гыйләҗев әсәреннән өзек башта тулысынча укып ишеттерелә. Кайбер катлаулырак сүзләргә аерым игътибар бирелә. Ә инде күмәкләп язуга күчкәч сынауда катнашучылар һәр сүзне дикъкать белән тыңлый. Һәркем хәзер үз эшенең нәтиҗәләрен түземсезлек белән көтәчәк.

Башкортстанда миллион ярымга якын татар халкы яши. Шуңа да карамастан, мәктәпләрдә татар теле дәресләре кими, республика радио һәм телевидениесендә татарча тапшырулар әзерләнми. Шулай да милләттәшләр Тукай теленнән читләшми. Татарча диктант язуга да кызыксыну белдерәләр. Киләсе елларда аны язуда катнашып үз белемнәрен тикшерергә теләүчеләр саны артыр дигән өмет бар.

Быел “Татарча диктант"ны Казакъстан, Кыргызстан, Германия, АКШ, Гарәп Әмирлекләре, Украина, Чехия, Азәрбайҗанда да яздылар.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG