Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле сәгатьләрен киметмәгән мөдиргә "дисквалификация" белән яныйлар


Казанның "Солнце" мәктәп-интернаты мөдире Павел Шмаков
Казанның "Солнце" мәктәп-интернаты мөдире Павел Шмаков

Казанның "Солнце" мәктәбе мөдире Павел Шмаков Вконтакте сайтында аңа "дисквалификация" яки мәктәпне 90 көнгә ябу белән янаулары турында хәбәр итте. Мөдир ел уртасында мәктәптәге уку планнарын үзгәртүдән баш тарткан иде. Шмаков прокуратура таләбен канунсыз дип атый һәм аны мәхкәмәгә биргән.

20 ноябрь Казанның Вахитов районы прокуроры урынбасары Елена Гавриленко "Солнце" мәктәбе мөдире Павел Шмаковка "прокурор таләпләрен үтәмәгән өчен" эш ачу турында хәбәр иткән. Бу турыда Павел Шмаков Вконтакте сайтында белдерде. Вахитов районы прокуратурасы "Солнце" мәктәбе мөдиренә дисквалификация яки мәктәпне 90 көнгә ябу белән яный. Шмаков үзе прокурор таләпләрен канунсыз дип атый.

Шмаков прокуратура таләпләренә карамастан, "Солнце" мәктәбендә уку планнарын үзгәртмәячәген белдергән иде. Мәгълүм булганча, Татарстанның район прокуратуралары татар телен мәҗбүри укыту канунсыз дип, Татарстан мәктәпләренә уку планнарын үзгәртергә кушкан иде. Шмаков фикеренчә, "уку елы уртасында татар теле укытучыларын урамга куып җибәрү канунсыз".

"Солнце" мәктәбе мөдире прокуратура таләбе белән килешмичә, Вахитов районы прокуратурасын мәхкәмәгә биргән. Административ эш 29 ноябрь көнне Вахитов районы мәхкәмәсендә каралачак.

"Иң зур куркыныч (вакытлы дип ышанасы килә) безнең мәктәпнең татар телен укыту мәсьәләсендә позициясенә, гаепсез укытучыларны ел уртасында эштән куудан һәм балаларны татар һәм урыска бүлүдән баш тартуга бәйле. Прокуратура мәктәпне тикшерә, балаларның йокы бүлмәләрендә шәхси әйберләрне фотога төшерә, укучыларны ата-анасыз сораштыра - бу канунсыз һәм дорфа. Без прокуратураны мәхкәмәгә бирдек. Бу пычрак сәяси әшәкелек балалар җәмгыятенә үтмәс өчен юристлар һәм ата-аналар бердәмлеге кирәк", дип язган мәктәпнең Вконтакте сәхифәсендә Павел Шмаков. Ул барлык битараф булмаучыларны мәхкәмәгә килергә чакырган.

Татарстанда татар телен укыту мәсьәләсендә киеренкелек дәвам итә. Октябрь аенда район прокуратуралары мәктәпләрдә тикшерү үткәреп, татар теле бары ата-аналар рөхсәте белән генә укытылырга тиеш дип, мәктәпләргә уку планнарын үзгәртергә кушты. Татарстан мәгариф министрлыгына Русия мәгариф министрлыгының республикада татар телен укыту турында көтелгән хаты әлегә килмәгән.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG