Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс телле ата-аналар: Туган телләрен ихтыяри укытуга каршылар канунны дөрес аңламаган


Татарстанда татар телен укытуга каршы активистлар Михаил Щеглов, Екатерина Матвеева, Эдуард Носов
Татарстанда татар телен укытуга каршы активистлар Михаил Щеглов, Екатерина Матвеева, Эдуард Носов

Урыс телле активистлар фикеренчә, милли телләрне мәктәпләрдә ихтыяри укытуга каршы чыгучылар Русия думасына апрельдә кертелгән канун өлгесен дөрес аңламаган. Бу хакта алар думага һәм хөкүмәткә җибәргән мөрәҗәгатьтә белдерә.

Активистлар 21 майда Мәскәүдә туган телләргә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүендә кабул ителгән резолюцияне тәнкыйть итә. Резолюциядә милли телләрне ихтыярига калдыру кануны кабул итү аларны дәүләт ярдәменнән мәхрүм итәчәк, факультативка калдырачак диелгән.

Урыс телле ата-аналар моның белән килешми. Алар уку планының вариатив өлеше дә мәктәләрдә мәҗбүри санала, бары тик укырга теләгән фән генә укучы һәм ата-ана теләге белән сайлана ди.

"Әгәр бала туган телен укырга тели икән, аның ата-анасы уку планының вариатив өлешендә "Туган тел" фәнен сайлый ала. Ана телен уку кирәкми икән, укучының кызыксынуларына карап, ата-анага башка фәнне сайлау мөмкинлеге бирелә. Шулай итеп, бер баланың туган телне укырга хокукын тәэмин итү башка балаларның хокукларын бозмаячак", диелә мөрәҗәгатьтә.

Алар шулай ук уку планының вариатив өлеше дә, мәҗбүри өлеше дә дәүләт тарафыннан финанслана дип өсти.

"Канун өлгесе ил Конституциясен бозмый, чөнки Конституция туган телләрне өйрәнергә мәҗбүр итми, ә аларны өйрәнүне гарантияли", дип яза урыс телле ата-аналар.

Мөрәҗәгатьне Татарстаның урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов, "Собор русских Башкортостана" оешмасы вәкиле Виктор Афанасьев, Татарстанның урыс телле ата-аналары һәм укучыларының хокукларын яклау комитеты рәисе Эдуард Носов, Башкортстан укучыларының хокукларын яклау комитеты рәисе урынбасары Галина Лучкина һәм башкалар имзалаган.

21 май Мәскәүдә Русиянең күп кенә милли республикалары вәкилләре
катнашында түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Чарада туган телләрне яклау максатыннан "Русия халыклары демократик конгрессы" иҗтимагый хәрәкәтен булдыру турында карар кабул ителде.

XS
SM
MD
LG