Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәскәү урыс булмаган халыкларның берләшүеннән курка"


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

11 июнь Мәскәүдә татар җәмәгатьчелеге Русиядә милли телләрне саклауга багышланган түгәрәк өстәл оештырды. Чарада урыс булмаган башка халыклар вәкилләре дә катнашты.

Мәскәүдә татар җәмәгатьчелеге "Русия Конституциясе һәм халыкара хокук нигезендә төбәк һәм азчылык халыкларның телләрен саклау, куллану проблемнары" дип аталган түгәрәк өстәл оештырды. Чарада Русиянең урыс булмаган халыклары вәкилләре, хокук яклаучылар, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Түгәрәк өстәл исеменнән Русия думасына туган телләрне ихтыяри укытуга калдырмауны сорап мөрәҗәгать кабул ителде.

Туган телләргә багышланган чараны үткәрергә бина бирелмәде

Гаяр Искәндәр
Гаяр Искәндәр

Җыенның төп оештыручысы, Русия мөселман халыкларын үстерү фонды җитәкчесе Гаяр Искәндәр сүзләренчә, түгәрәк өстәлне "Стратегик үсешне җайга салу" үзәге, Amicabilility халыкара дипломатик клубы, яңа оешкан Русия халыклары демократик конгрессы, Мәскәү татарлары "Штабы", Русиядә БМОга ярдәм итү берлеге оештырды.

Түгәрәк өстәл "Бөек Ватан сугышы музеенда" узарга тиеш иде. Ләкин соңгы мәлдә музей телләргә багышланган җыенны уздырудан баш тартты. Шуңа күрә түгәрәк өстәлне Мәскәү татарлары "Штаб"ында оештырырга килештеләр. Моннан шунысы аңлашылды – Мәскәү һәм андагы рәсми оешмалар Русия халыкларының телләрен ихтыярига калдыру тегермәненә су коя һәм дә дәүләт урыс булмаган халыкларның берләшүеннән курка.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

Мәскәүдәге рәсми татар һәм Татарстан оешмалары – Татарстанның Русиядәге вәкиллеге, вәкиллек каршындагы яшьләр шурасы, Мәскәү татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре катнашмады. Төрле аяк чалуларга карамастан, түгәрәк өстәлгә 100гә якын кеше җыелды. Катнашырга тиешле кунакларның күбесе чарага килде. Казаннан галим Марат Лотфуллин һәм Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев килгән иде.

"Авызны ябыштырып йөреп кенә булмый"

Конференциядә Русиядә туган телләрне укыту һәм куллану; Русия Конституциясе һәм телләр турындагы кануннар; БМО документлары; төбәк һәм азчылык халыклары турындагы Европа хартиясе тикшерелде. Түгәрәк өстәлне башлап җибәргән Гаяр Искәндәр Русиядә телләрне кысу, аларны куллануны киметү сәясәте алып барылуга басым ясады. Иң зур куркыныч дип ул дәүләтнең унитарлаша бару проблемасын күтәрде.

Җыенда катнашучыларны "Штаб" җитәкчесе Рөстәм Ямалеев сәламләде һәм татар телен үстерүнең яңа юлларын табарга чакырды.

Рөстәм Ямалеев
Рөстәм Ямалеев

Аның сүзләренчә, татар телен саклау һәм үстерү өчен яңа буында телгә карата мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. Ә монда иң зур эшне бары тик татар теле укытучылары гына башкара ала. Шулай ук Рөстәм Ямалеев татар "Штабы"ның, телгә карата басым көчәйгәч, яшьләр белән эшчәнлекне арттыра төшүен белдерде.

"Татарстан Дәүләт шурасы татар телен ихтыяри укытуга калдыргач, үзебезгә күбрәк эшләргә кирәклекне аңладык. Авызны тегеп йөреп кенә булмый, азрак кыймылдарга да кирәк. Без, мәсәлән, төшенкелеккә бирелүгә каршы", диде Рөстәм Ямалеев.

"Депутатлар белән сөйләшергә кирәк"

Хокук яклаучы Андрей Бабушкин Русия думасы депутатларының һәрберсе белән шәхси очрашырга киңәш итте. Ул күп очракта депутатларның нинди канун кабул итүен белми дип саный.

Андрей Бабушкин
Андрей Бабушкин

"Бертөрлеккә омтылу – теләсә кайсы авторитар хакимиятең фишкасы. Кызганычка каршы, без авторитаризмга якын торабыз. Һәр төбәк җитәкчесенең эшчәнлеге милли телләрне һәм мәдәниятләрне саклау торышына карап та билгеләнергә тиеш", дип белдерде Андрей Бабушкин.

"Милли репрессияләрне туктатырга кирәк"

Түгәрәк өстәлдә дәүләтнең тел өчен көрәш алып барган шәхесләргә каршы чаралар күрүе дә әйтелеп китте. Бу проблеманы мари, калмык халыклары вәкилләре күтәрде.

Батыр Боромангнаев
Батыр Боромангнаев

"Дәүләт милли хәрәкәт вәкилләренә каршы чараларны еш күрә. Милли репрессияләрне туктатырга кирәк. Урыс булмаган халыкларның телләренә каршы көрәш алып баручы Русия безгә кирәкме соң?", дип чыгыш ясады Калмыкстан республикасы вәкиле Батыр Боромангнаев.

Җыен мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр кертмәүне таләп итә

Дүрт сәгатькә якын барган җыенда саллы гына резолюция кабул ителде. Анда әйтелгәнчә, халыкларның телләрен юк итү – халыкларның үзләрен юк итүгә алып бара. Ә бу БМОның "Биологик күптөрлелек турындагы" конвенциясенә каршы килә. Бу конвенцияне Русия 1995 елда кабул иткән.

Шулай ук думаның мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр кертергә җыенуы ил Конституциясенә һәм "Русия халыклары телләре" турындагы федерал канунга каршы килә. Гомумән, телләрне ихтыяри укытуга калдыруны дәүләтнең үзенә һәм аның халыкларына һөҗүм дип бәяләде җыенда катнашучылар.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Җыенда катнашучыларның барысы да төбәк телләренең анда яшәүче укучыларга мәҗбүри укытылырга тиеш дигән карар кабул итте. Шулай ук туган телдә урта, югары белем алу мөмкинлеге булдыруны, милли телләрне куллану шартларын киңәйтүне таләп итүне яклады.

Җыенда катнашучылар Русия БМОның "Җирле халыкларның хокулары" турындагы декларацияне, шулай ук "Төбәк һәм азчылык халыкларның телләре турындагы" Европа хартиясен ратификацияләргә тиеш дип саный.

* * * *

21 май Мәскәүдә Русиянең күп кенә милли республикалары вәкилләре катнашында "түгәрәк өстәл" узды. Аның нәтиҗәсендә туган телләрне яклау максатыннан "Русия халыклары демократик конгрессы" иҗтимагый хәрәкәтен булдыру турында карар кабул ителде.

Русия мәктәпләрендә туган телләрне өйрәнүне ихтыярига калдыру турында канун өлгесе Русия думасында 19 июнь каралачак. Медиада аның икенче укылышка тәкъдим ителгән ихтимал тексты чыкты.

XS
SM
MD
LG