Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан яңа уку елына милли мәгарифне үстерү концепциясе белән керергә җыена


Архив фотосы
Архив фотосы

Мәгариф министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов сүзләренчә, милли мәгарифне үстерү концепциясе татар мәктәпләрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Тугызынчы сыйныфны бетерүчеләргә татар теленнән сөйләм имтиханы кертелү ана теленә мөнәсәбәтне яхшыртачак дигән фикердә ул.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов республикада милли мәгарифне үстерү концепциясенең әзерләнеп бетеп килүен белдерде. Мөхәммәтов сүзләренчә, әлеге концепция республикадагы 785 татар мәктәбен саклап калырга һәм арттырырга да мөмкинлек бирәчәк.

Концепцияне төгәлләү кайбер районнарда, аерым алаганда Теләчедә, хакимиятнең өч урта мәктәпне тугыз еллыкка калдырырга җыенган вакытына туры килде. Бу мәктәпләр сакланачакмы? Мәктәпләрдә үзгәрешләр көтелгәндә министрлык белән килештереләме? Тугызынчы сыйныфны бетерүчеләргә татар теле һәм әдәбияттан бердәм тестлар тапшырганда һәм БДИ имтиханын биргәндә "сөйләм" өлешен дә кертүнең максаты нидә?

Азатлык Мөхәммәтов белән татар мәгарифенең бүгенге проблемнары һәм киләчәге турында сөйләште.

Илдар Мөхәммәтов
Илдар Мөхәммәтов

– Сөйләшүне Татарстан мәгарифендәге соңгы вазгыятьтән башлыйсы иде. Азатлык кайбер татар мәктәпләренең үзгәрешләр алдында калуы турында язды. Район җитәкчеләре сезгә аларның киләчәк язмышлары турында хәбәр иттеме? Соңгы вазгыять ничегрәк?

– Мәктәпләр язмышы муниципалитетларда хәл ителә, министрлык турыдан-туры бу эш белән шөгыльләнми, әмма министрлыкның контролендә тора. Без министрлык дәрәҗәсендә проблемлы мәктәпләр буенча сөйләшү уздырдык, үзебезгә аларның вәкилләрен чакырдык.

Шунсысын да әйтергә кирәк, ул ел да була торган хәл. Оптимальләштерү кампаниясе татар мәктәбенә генә бәйле мәсьәлә түгел. Урыс, мари, удмурт һәм чуаш мәктәпләренә дә кагыла. Бер-ике бала кала икән, андый мәктәпне район саклап кала алмый. Без бүген акча экономияләүдән бигрәк укыту сыйфаты турында да уйлыйбыз. Кечкенә мәктәптә яхшы укытучы тоту, сыфатлы белем бирү дә бик авыр. Ул лабораторияләргә дә, тарификацияләргә дә бәйле.

Оптимальләштерү һәрвакытта да начар күренеш дигән сүз түгел. Мәгълүмат чараларында оптимальләштерү турында тискәре фикер ишетергә туры килә. Әгәр башка мәктәптә тагын да сыйфатлырак белем бирү мөмкинлеге туа икән, район оптимальләштерүне үткәрергә мөмкин. Без бөтен районнарга да оптимальләштерү вакытында мәктәпнең статусын исәпкә алырга тиешсез дип әйтеп куйдык. Укыту теле татар, йәки урыс теле булган икән балаларны башка мәктәпкә күчергәндә бу һичшиксез исәпкә алынырга тиеш. Татар мәктәбен оптимальләштергәндә балалар башка мәктәпкә күчкәндә уку програмнарын һәм уку телен югалтырга тиеш түгелләр.

– Мәктәпләрдә ниндидер үзгәреш көтелгәндә ни өчен районнар бу хакта министрлыкка хәбәр итми, киңәшми?

– Беренчедән, кануннар шулай корылган. Канун нигезендә район берничә елга "юл харитасы" төзи, аны тормышка ашыра. Үзгәрешләр планлаштырганда һичшиксез авыл җирендәге халык белән киңәшеп, фикерләшеп эшләргә тиеш. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та авыл җирендә башлангыч мәктәп сакланып калырга тиеш дип белдерде. Җирле үзидарәләр бу эшне халыкның сүзенә, фикеренә колак салып диккать белән башкарырга тиешләр.

– Теләчедәге хәл үзгәршеләрнең халык белән килештерелмәгәнлеген күрсәтте бит.

– Мин бөтен нечкәлекләрен әйтеп бетерә алмыйм. Алар монда (министрлыкка) чакырылгач райондагы мәктәпләр челтәрен игътибар белән карадык һәм төгәл бер фикергә килдек. Безнең үзгәрешләр төрле районнарда булырга мөмкин. Мәктәпләр үзгәршеләргә дучар икән, алар мин сөйләгән шартларны үтәргә тиеш.

– Сез юридик якны да телгә алдыгыз. Үзгәршеләр көтелгәндә республика күләмендә, район күләмендә булсын, муниципалитетлар мәгариф кануннарын бозу-бозмауны карап бара торган, мәктәпләрне бага торган һәм ярдәм итә торган көчле юристлар бармы?

– Бармы-юкмы, бу сорауга төгәл җавап бирә алмыйм. Әти-әниләрнең ниндидер хокуклары бозыла икән түләүле һәм түләүсез булган төрле юридик оешмаларга бара алалар. Бүгенге хәлдә мин ниндидер проблемнар күрмим. Җирле үзидарәләр халык белән тату һәм матур яшәргә тели икән, минемчә, һәр район җитәкчесе үз халкына ихтирамлы, хөрмәтле булырга һәм халык фикеренә колак салып эшләргә тиеш. Бездән киткәндә алар (теләчеләр) үзләрендәге хәлләрне матур итеп чишәргә сүз биреп киттеләр.

– Сездә Теләче районы башлыгымы, әллә мәгариф бүлеге җитәкчесе булдымы? Тагын кайсы районнар?

– Мәгариф өлкәсенең һәм башкарма комитет җитәкчеләре булды. Без алар белән аралаштык, сөйләштек.

– Районнарның алдагы биш елга үзгәрешләр көтелгән "юл хариталары" министрлыкта бармы? Сезгә аларны җибәрәләрме?

– Үзләрендә дә бар, өлешчә бездә дә бар. Без дә аларны карыйбыз һәм күзәтеп барабыз. Гадәттә "юл харитасын" җирле муниципалитеттагы мәгариф идарәләре эшли һәм алар киләчәкне күрергә тиешләр. Иң беренче чиратта, ул урыннарда бар. Без бөтен республика күләмендә үзгәрешләрне күзәтеп барырга тырышабыз. Бөтен нечкәлекләре белән түгел, ә билгеле бер планнары белән алар безнең белән дә уртаклашалар.

– Димәк, монда төгәл бала саны һәм нинди мәктәпләр икәнлеге күрсәтелми инде?

– Алар үзгәреп тора. Ни сәбәпле бу саннар үзгәрә соң? Мисал өчен, оптимальләштерергә телиләр икән, ул вакытта күп шартлар бар. Балаларны йөртеп укытканда юллар кирәк. Автобус табу кирәк. Бу автобус буламы, әллә булмыймы? Юллар ЮХИДИ тарафыннан кабул ителгәнме, әллә ителмәгәнме? Оптимальләштерүне тормышка ашыру өчен ниндидер шартлар бар һәм шуңа күрә төп-төгәл бала санын, акча һәм белем бирү дәрәҗәсен биш ел алдан әйтеп булмый.

– 9нчы сыйныфны тәмамлаганда татар теле һәм әдәбиятыннан "сөйләм" имтиханы да булачак дигән хәбәрләр бар. Бу имтихан кайчан кертеләчәк, барлык мәктәпләр өчен дә мәҗбүри булачакмы? татар теленнән язма имтихан калачакмы? Икесе бер имтихан булып барачакмы?

– Бу дөрес хәбәр. Әле күптән түгел генә Арчада министрлык коллегиясе татар телен һәм әдәбиятын укытуга багышланган иде. Анда имтиханнарга сөйләм бүлеген кертергә дигән карар кабул иттек. Ул, беренче чиратта, 9нчы сыйныфны тәмамлагандагы имтиханнарга кагылачак.

Балаларның татарча сөйли алуларына ирешү - төп максатыбыз

Киләсе елдан 9нчы сыйныфларга Бердәм дәүләт имтиханында татар теле һәм әдәбиятыннан сөйләм өлеше дә булачак. Бу Бердәм дәүләт имтиханы баланың үз иркендә, әгәр ул аны сайлап алса бирәчәк. Ә татар теле һәм әдәбиятыннан Бердәм дәүләт тестына, ул бөтен балалар өчен дә мәҗбүри, сөйләм өлеше белән сынау рәвешендә генә керәбез. Ә алга таба тестта сөйләм өлеше дә мәҗбүри булачак. Тест ике көн дәвам итәчәк. Язмача имтиханны бөтен республика бер көндә язачаклар, ә телдән, сөйләм өлешен ике ай дәвамында график белән уздырырга планлаштырабыз, чөнки балалар саны күп, аны бер көндә генә үткәреп бетереп булмаячак.

Без татар телен укытканда тел төзелешенә генә игътибар бирелергә тиеш түгел, ә балага сөйләм күнекмәләрен җиткерү һәм сөйли алуларына ирешү төп максатыбыз булып тора. Әгәр без грамматикага, синтаксис һәм фонетикага гына бәйле рәвештә белем бирәбез икән, бу мәктәптә филологлар, лингвистлар әзерлибез кебек килеп чыгачак. Безнең өчен укучының матур итеп сөйләп, үз фикерен башкаларга җиткерә алуы мөһим. Тестлар биргәндә сөйләм өлешен дә кертү сынау рәвешендә 9нчы сыйныфлар өчен генә булачак, әлегә башка сыйныфларга кагылмый.

– Имтиханда сөйләм һәм язма өлеше өчен дә бер билге куелачакмы?

– Уртак бер билге куелачак.

– Быел татар теленнән һәм әдәбияттан БДИны ничә бала тапшырды?

– Тугызынчы сыйныфны бетергәннәр арасыннан меңгә якын бала, ә 11нче сыйныфны бетерүчеләр арасында татар теленнән 70 бала, ә әдәбияттан бер бала тапшырды.

– Имтиханнарга сөйләм өлешен дә кертү беренче сыйныфтан ук татар телендә белем бирүгә йогынты ясармы?

– Нәкъ шуның өчен эшләнә дә. Безнең бөтен мәктәпләр өчен дә уртак бер проблем бар – ул тел һәм әдәбият програмнарының бик катлаулы булуы. Ул татар мәктәбе проблемы гына түгел, ә урыс телле мәктәпләргә дә кагыла. Бу проблемны чишү өчен алда ниндидер этәргеч торырга тиеш. Сөйләм өлеше дә булгач, укытучылар минем укучы бу имтиханны да узарга тиеш дигәнне белеп торачаклар.

– Азатлык радиосы әле күптән түгел генә Чаллыдагы татарча белем бирә дип белдерелгән мәктәпләрдә дә, мисал өчен 52, 29нчы мәктәпләрдә һәм башкаларда татар сыйныфлары урнына урысча белем биргән сыйныфлар тупланганын ачыклады. Бу хәлләр министрлык тарафыннан ничек бәяләнә?

– Бу, чыннан да, зур бер проблема. Татар мәктәпләренең статусы белән бәйле ул. Без вазгыятьне игътибар белән күзәтеп барабыз. Мәктәпләрдә дә булабыз, карыйбыз. Бүген приоритетларны куйсак – 42 татар гимназиясе бар. Без эшне алардан башладык. Ул мәктәп җитәкчеләре белән килешү төзедек, нинди күрсәткечләргә ия булырга тиешлеге турында шартлар билгеләдек. Алар белән чирек саен, кайвакыт ай саен диярлек җыелышлар үткәреп торабыз.

Ата-аналар русча укытуны гына таләп итә башлаган

БДИ кертелгәч, анда имтиханнарны бары тик урысча гына тапшыру шарты куелгач ата-аналар беренче сыйныфтан ук укытучылардан да, мәктәп җитәкчелегеннән дә русча гына укытуны таләп итә башлаганнар. Татар мәктәбенә мондый шартларда тулы канлы булып яшәү кыен, әмма ул һичшиксез яшәргә тиеш. Нинди генә кыенлыкларга кармастан милли мәгариф яшәргә һәм милли мәктәп үзенең статусын 100 процент акларга тиеш. Әти-әниләр белән очрашып бер фикергә килү, мәктәпләрне төрле әсбаплар белән тәэмин итү, педагогларның бу эшне аңлы рәвештә оештырулары, җитәкчеләрнең аңлы рәвештә мәктәп статусын аклавы – бу безнең өчен аеруча игътибар булырга тиеш юнәлешләр. Монда һичшиксез безгә җәмәгатьчелек ярдәме дә кирәк.

– Сез 42 гимназия дип әйттегез. Бу татар гимназияләреме?

– Сүз татар гимназияләре турында бара. Мин татар мәктәпләреннән менә шушы 42 татар гимназиясен аерып чыгарыр идем. Бүген 42 гимназия аерым игътибарда. Алар өчен аерым эш планы бар. Татар гимназияләре алар терәк үзәкләр кебек. Алар иң алдынгы педагогиканы тарату мәйданчыклары кебек эшли.

– Үз вакытында министр Энгел Фәттахов төбәкләрдә зирәк балалар өчен белем бирү учаклары булдырылачак дип әйткән иде.

– Татарстанда лицей-интернатлар системасы эшләп килә. Бүген республикада сәләтле балалар өчен 16 мәктәп-интернат эшли. Алар арасында татар милли мәгарифенә караганнары да бар. Алар Казанда, Актанышта, Сабада, Чаллыда, Түбән Камада. Алар авыл балаларына сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү мөмкинлеге тудыралар. Алар сәләтле балалар белән эшне оештыру өчен ресурс мәйданчыклары да булып тора.

– Татар мәгарифенә караган бу лицей-интернатлар киләчәктә артачакмы?

– Безнең хәзер милли мәгариф концепциясе эшләнеп бетеп килә. Аның нигезендә бу юнәлешне киңәйтергә уйлыйбыз. Бәлки ул мәктәп-интернат рәвешендә булмас, бәлки башка форматта булыр. Сәләтле татар баласына белем, тәрбия алу мөмкинлеге тудыру өчен андый үзәкләр төзү планлаштырыла.

– Сез үзегез министрлык вәкиле буларак, Татарстанда шундый челтәр булсын өчен ничәләп үзәк мәктәп кирәк дип саныйсыз?

– Алар күп булырга тиеш түгел. Мин бүген уналты мәктәп-интернат дидем. Бүген шуны күрәбез, ул мәктәпләр азрак, биш-алты булганда ата-аналар зур бәйге аша балаларын анда укытырга тырыша иде. Бүген уналты мәктәп бар, алар сыйфатлы белем алу өчен әти-әниләрнең ихтыяҗын канәгатьләндерә. Тагын биш-алты мәктәп ачылса яхшы булачак. Минемчә, аннан да артып китәргә тиеш түгел. Сыйфаты кимергә мөмкин.

– Бу укытучылар җитеп бетмәү белән бәйләнгәме?

– Бәйге аша укучылар кабул итеп, чын мәгънәсендә терәк булып эшләсен өчен алар күп булырга тиеш түгел. Күп була алмый ул, әгәр күп булса, аның соңыннан тәме бетә.

– Сез милли мәгариф концепциясен телгә алдыгыз. Ул кайчанрак әзер булыр дип планлаштырыла?

– Безнең планнарга күрә, яңа уку елына яңа милли мәгариф үсеше концепциясе белән керергә иде. Татарстан фәннәр академиясе дә, Казан федераль университеты да, Чаллы дәүләт педагогия университеты да аны эшләүгә алынды. Татарстанда мәгариф үстерү институты белгечләре һәм мәгариф идарәләре вәкилләре дә бу эштә катнашты. Фикерләр тупланды, төрле карашлар бар. Бүген шушы төрле карашларны туплап соңгы вариантын эшләү өстендә. Җәй айларында хөкүмәт дәрәҗәсендә кабат бер фикергә килеп кабул итсәк, минемчә, яңа уку елына яңа концепция белән керербез кебек.

– Бу концепция татар мәгарифенә ни бирәчәк? Беренчесе, икенчесе, өченчесе дип саный алмассыз микән?

– Концепция – стратегик документ буларак, милли мәгарифнең кайсы юнәлештә үсәчәген күрсәтеп тора. Бу концепция моңарчы булган тәҗрибәне барлау өчен дә кирәк иде. Без концепциядә милли мәгарифнең дүрт юнәлештә үсешен күрәбез. Беренчесе – милли мәгариф белән идарә итү системасын камилләштерү. Икенче юнәлеш – милли мәгәрифкә караган оешмалар челтәрен киңәйтү, аларны саклау. Өченче юнәлеш – ул белем бирү эчтәлеген камилләштерү. Искечә терминнар белән атасак, аны милли-төбәк компоненты дип тә әйтергә була. Дүртенче юнәлеш – ул милли мәгарифне фәнни һәм методик яктан тәэмин итү. Монда белгечләр белән тәэмин итү дә керә. Алга таба "юл харитасы"н эшләгәндә аңа шушы дүрт юнәлештә караган чараларны да кертеп җибәрергә планлаштырабыз.

– Бу концепция 2030 елга кадәр эшләнәчәкме?

– Ни өчен утызынчы елга кадәр алынды, чөнки Татарстанның нәкъ шул елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе бар. Анда, бер чара буларак, шушы концепцияне эшләү һәм кабул итү куелган иде. Стратегия кысаларында концепция дә 30нчы елга кадәр дигән атама алды. Әмма 2030 елга кадәр чараларны тормышка ашыруны кичектереп тормаячакбыз. Концепция хупланып кабул ителсә, өч еллык "юл харитасы" чыгарачакбыз һәм анда билгеле бер чаралар урын алачак.

– Сез белгечләр әзерләүне концепциядәге юнәлешләрнең берсенә керә дип әйттегез. Бүген татар мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятыннан кала башка фәннәр өчен татар телендә белем бирүче белгечләр әзерләү мәсьәләсе дә әледән-әле калкып чыгып тора. КФУны алсак, математика укытучылары әзерләнми башлады. Яңадан белгечләр әзерләүне булдыру өчен мәгариф министрлыгы һәм КФУ арасында ниндидер эшләр бара дигән хәбәрләр дә бар. Татар телендә физика, математика, биология һәм башка фәннәрдән белем бирәчәк белгечләрне әзерләү мәсьәләсе бүген ничегрәк тора?

– КФУ белән бергә эшче төркем төзелде. Укытучыларны ничек әзерләүне киңәшәбез. Әлегә анык кына итеп әйтерлек формат юк. Эш бара. Мин моны аерым фәннәрдән белем бирүче укытучылар белән генә чикләмәс идем. Безнең, дәүләт телләре турындагы програм нигезендә, татар теле һәм әдәбиятыннан башлангыч мәктәп һәм балалар бакчалары өчен студентлар туплана башлады. Димәк, беренче адымнар бар инде. Без укыту програмнарының да замана таләпләренә туры килүен телибез. Югары уку йортлары ул програмнарны безгә тәкъдим итәргә тиешләр. Башка фәннәрдән белгечләргә килгәндә, беренче чиратта, өстенлектәге юнәлешләр билгеләнәчәк.

Бүген КФУ бакалавриат нигезендә студентлар кабул итә икән, алар югары уку йортын татар мәктәбенә дә барып анда укытырлык дәрәҗәдә бетереп чыгарга тиеш. Бүген эшче төркем белем бирү програмнарының ничек булачагын тикшерә. Бергәләшеп җавап эзлибез. Якын арада ниндидер уртак фикергә килербез дип уйлыйм.

– Бүген Татарстанда ничә татар мәктәбе бар дип исәпләнә?

– Бүген 785 мәктәп бар. Аңа башлангыч, төп (тугыз еллык) һәм урта мәктәпләр дә керә. Киләчәктә татар мәктәпләрен сакларга һәм үстерергә иде.

****

Теләче районы Алан, Олы Мишә һәм Югары Кибәхуҗа авылларындагы урта мәктәпләр сакланып калачак. Бу хакта Азатлыкка районның мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Тимофеева белдерде. Аның сүзләренчә, 27июнь көнне мәгариф министры белән очрашу булган, мәктәпләрне саклап калу турында килешкәннәр. Тимофеева район башкарма комитетында мәктәпләрнең статусын үзгәртмәү фәрманы өлегесе әзерләнүен һәм аның алдагы ике көн эчендә имзаланачагын да әйтә.

XS
SM
MD
LG