Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы туган телләрне ихтыяри укыту канун өлгесен икенче укылышта кабул итте


Туган телләрне ихтыяри укыту канунына каршы ялгыз пикет, Якутия
Туган телләрне ихтыяри укыту канунына каршы ялгыз пикет, Якутия

Тел белгечләре һәм иҗтимагый оешмалар протестына карамастан, Русия думасы туган телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесен икенче укылышта кабул итте. Канунда "ихтыярилык" сүзе "ирекле уку" сүзенә алыштырылды.

24 июль узган утырышта туган телләрне ихтыяри укыту канунына 371 депутат уңай тавыш бирде, ике депутат тавыш бирүдән тотылып калды. Өченче укылышта канун өлгесен 25 июль көнне карарга тәкъдим ителде.

Канунда туган тел буларак урыс телен дә өйрәнү мөмкинлеге белдерелә. Шулай ук аерым пункта туган телләрне, республикалар дәүләт телләрен "ирекле сайлау" турында язылган.

Канунда гомум сүзләр кулланылса да, Татарстаннан сайланган Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов моңарчы татар теленең мәҗбүри булмаячагын белдергән иде. Аның сүзләренчә, туган тел мәҗбүри булган уку планнары булачак, туган тел буларак урыс телен дә сайлап булачак. Депутат шулай ук республикаларның дәүләт телләре дә кергән уку програмы булачагын белдергән, ләкин ул шулай ук мәҗбүри булмаячак.

Русия думасының Мәгариф һәм фән комитеты туган телләрне ихтыяри укыту кануны өлгесен икенче укылышта кабул итәргә киңәш итте. Икенче укылышка документка 27 төзәтмә килсә дә, аларның дүртесе генә кабул ителде, шуларның да икесе - техник төзәтмә. Канун өлгесенә галимнәр, иҗтимагый оешмалар тәкъдим иткән үзгәрешләр кертелмәде.

Татарстан президенты вәкиле Лилия Галимова канун өлгесенең икенче укылышка үзгәртелүе "зур прогресс" булды, "республика җитәкчелеге Русия думасы карары белән канәгать" дип белдерде. "Безнең борчуланы ишеттеләр", диде ул.

XS
SM
MD
LG