Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы Татарстан галимнәре тәкъдимнәрен кабул итмәде


Татар зыялылары, галимнәр, иҗтимагый активистлар конференциясе, 11 июль
Татар зыялылары, галимнәр, иҗтимагый активистлар конференциясе, 11 июль

Русия думасы татар зыялылары һәм галимнәре конференциясенең Русия республикалары дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны кайтару тәкъдимен исәпкә алмаска булды.

Татарстан галимнәре һәм белгечләре 11 июль көнне узган "Русия федерациясенең туган телләр һәм республикаларның дәүләт телләрен укыту принциплары" дип аталган фәнни-гамәли конференция нәтиҗәсендә Русия думасына телләр укыту турында канун өлгесенә үз тәкъдимнәрен җибәрде.

Аерым алганда, галимнәр Русия думасыннан милли республикаларның дәүләт телләрен республикаларның кануннары нигезендә укытуны тәэмин итүне, туган телләрдә белем алуны һәм ана телен өйрәнүне укыту процессының барлык этапларында уку мөмкинлеге булдыруны сорый.

Русия думасы галимнәрнең әлеге тәкъдимнәрен исәпкә алмаган. Дума комитетының туган телләр турында канунны икенче укылышта кабул итәргә киңәш итүе билгеле булды. Анда татар телен өйрәнү өчен ата-аналарга элеккечә мәктәпләрдә гариза язарга кирәклеге әйтелә.

XS
SM
MD
LG