Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума комитеты туган телләр турында канунны икенче укылышта кабул итәргә киңәш итә


Якутиядә анун өлгесенә каршы узган пикет
Якутиядә анун өлгесенә каршы узган пикет

Русия думасының Мәгариф һәм фән комитеты туган телләрне ихтыяри укыту кануны өлгесен икенче укылышта кабул итәргә киңәш итте. Икенче укылыш 24 июльдә узарга мөмкин.

Икенче укылышка документка 27 төзәтмә килде, дип хәбәр ителә, аларның кайберләрен комитет әгъзалары хуплаган. Туган телләрне саклау фонды мәсьәләсе исә әлеге канун өлгесенә кермәгән, ул башка норматив документта каралачак диелә.

Комитет башлыгы Вячеслав Никонов канун өлгесенең икенче укылышы 24 июль көнне узарга мөмкин, дип белдерде.

Канун өлгесенең икенче укылыштагы тексты әлегә мәгълүм түгел. Моңарчы Татарстаннан сайланган Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов журналистлар белән аралашканда, канунның нинди булуына ачыклык керткән иде. Аның сүзләренчә, туган тел мәҗбүри булган уку планнары булачак, туган тел буларак урыс телен дә сайлап булачак.

Гыйлметдинов республикаларның дәүләт телләре дә кергән уку програмы булачак дип белдергән иде. Ләкин ул шулай ук мәҗбүри булмаячак. "Көчләп укытып карадык инде. Бала теләмәсә, татар телен өйрәнмәячәк. Беркемгә дә көчләп укытырга кирәкми, бу дөрес түгел", диде Гыйлметдинов.

Июнь азагында шулай ук Русия мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән уку програмы билгеле булган иде. Анда туган тел һәм әдәбиятка берешәр сәгать аерылган.

19 июнь көнне Русия думасы милли телләрне ихтыярига калдыру канун өлгесе беренче укылышта кабул итте. Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е аны хуплап тавыш бирде.

XS
SM
MD
LG