Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар зыялылары республика дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны таләп итә


Татар зыялылары очрашуы
Татар зыялылары очрашуы

11 июль Татарстан фәннәр академиясенең тарих институтында бер төркем татар зыялылары, галимнәр, иҗтимагый активистлар фәнни-гамәли конференциягә җыелып киләчәктә татар телен укыту мәсьәләсе турында фикер алышты. Очрашу нәтиҗәсендә Русия һәм Татарстан рәсмиләренә тәкъдимнәр җибәрелде.

"Русия федерациясенең туган телләр һәм республикаларның дәүләт телләрен укыту принциплары" дип аталган бу фәнни-гамәли конференцияне Мәрҗани исемендәге тарих институты, Фәезханов исемендәге тарих һәм милли мәгариф теориясе үзәге, Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырды.

Йөздән артык галим, зыялы, иҗтимагый активист катнашкан әлеге чара нәтиҗәсендә резолюция кабул ителде. Анда Русия думасына, Русия мәгариф министрлыгына һәм Татарстан хөкүмәтенә эшлекле тәкъдимнәр кертелгән.

Татар зыялылары Русия думасыннан милли республикаларның дәүләт телләрен республикаларның кануннары нигезендә укытуны тәэмин итүне, туган телләрдә белем алу һәм ана телен өйрәнүне укыту процессының барлык этапларында уку мөмкинлеген тәэмин итүне сорый. Моның турында "Мәгариф турында"гы канун өлгесенә тиешле үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.

Шулай ук әлеге канун өлгесеннән туган телләрне "белем бирү системының мөмкинлекләреннән чыгып" өйрәнү һәм "урыс телен укытуга зыян салмыйча укыту" турындагы сүзләрне алып атарга тәкъдим ителә. Моннан тыш зыялылар туган телләрне өйрәнү һәм туган телләрдә уку шартларын даими күзәтү федераль хезмәтен булдыру, аның кысаларында билингваль укытучыларны һәм методик комплектларны әзерләү эшләрен алып баруны тәкъдим итә.

Русия мәгариф министрлыгына конференциядә катнашучылар федераль министрлык каршында милли мәгариф бүлеген торгызуны, милли телләрне өйрәнү шартларын даими күзәтүне тәкъдим итә. Моннан тыш алар туган телләрне укыту һәм милли мәктәпләрне үстерү концепцияләрен булдыру, мәктәп тәмамлаганда имтиханнарны бары тик урыс телендә генә тапшыру карарын кире кагу тәкъдиме белән чыга.

Татарстан хөкүмәтеннән зыялылар милли мәгариф институтын торгызу, билингваль укытучыларны әзерләүне торгызу, татар телен тирәнтен өйрәтүче балалар бакчалары һәм мәктәпләр челтәрен киңәйтү, полилингваль мәктәпләр һәм югары уку йортлары челтәрен киңәйтүне таләп итте.

Азатлык радиосы конференция турында язма әзерли, анда яңгыраган иң кызыклы чыгышларны тиздән чыгачак безнең язмада укый алырсыз.

XS
SM
MD
LG