Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсми Казан думаның телләр турында карары белән канәгать


Татарстан президенты вәкиле Лилия Галимова
Татарстан президенты вәкиле Лилия Галимова

21 июнь Татарстан Дәүләт шурасының җәйге яллар алдыннан соңгы утырышында милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун өлгесе турында фикер алышмаска булдылар. Татарстан президенты вәкиле Лилия Галимова да бу уңайдан "безнең борчылуларны ишеттеләр" диде.

Дәүләт шурасы утырышы башында КПРФның Татарстан бүлгесе лидеры Хафиз Миргалимов Русия думасында туган телләрне ихтыяри укыту канунына тавыш бирү турында фикер алышырга тәкъдим итте.

Дәүләт шурасы вице-спикеры Юрий Камалтынов исә бу тәкъдимне хупламады. "Безнең кулда 19 июнь көнне Дума кабул иткән карар бар. Анда ачык язылган: Федераль дәүләт белем бирү стандартларында туган һәм дәүләт телләрен өйрәнү уку програмының мәҗбүри өлешендә калачак", диде ул.

Ул шулай ук Татарстаннан Дума депутатлары белән сөйләшүе турында да белдерде. "Мин алар белән сөйләштем, алар икенче укылышка әзерләнәчәк үзгәрешләр өчен тавыш биргән", диде Камалтынов.

Нәтиҗәдә, депутатлар мәсьәләне көн тәртибенә кертмәде.

Пәнҗешәмбе узган брифинг вакытында Татарстан президенты вәкиле Лилия Галимова да канун өлгесенең икенче укылышка үзгәртелүе "зур прогресс" булды, "республика җитәкчелеге Русия думасы карары белән канәгать" дип белдерде. "Безнең борчуланы ишеттеләр", диде ул.

Галимова сүзләренчә, Русия думасы утырышында сүз "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү турында түгел, ә әлеге канун өлгесе белән бергә төзелгән карар турында барган. "Бу ике документка аерым-аерым тавыш биреп булмый иде", ди президент вәкиле.

Туган телләрне уку програмының мәҗбүри өлешендә калдырылуын Лилия Галимова "принциапль әйбер" дип атады. Ә республикалар дәүләт телләрен ихтыяри укытуга карата фикерен әйтмәде, "үзгәрешләр кертеләчәк карар үзе үк зур прогресс" дип кенә белдерде.

Аның сүзләренчә, икенче укылышка үзгәрешләр кертү белән Казан Кирмәне түгел, ә Татарстаннан сайланган Дума депутатлары шөгыльләнәчәк.

19 июнь Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады. Милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде. Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е аны хуплап тавыш бирде. Икенче укылышка депутатлар өлгене тулыландырырга вәгъдә итә.

XS
SM
MD
LG