Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Путин илдәге азчылыкларны хакимияткә янау дип күрә"


Русия думасы бу атнада туган телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесен икенче укылышта карар дип көтелә. Европа тел галимнәре әлеге канунга каршы чыгып мөрәҗәгать имзалады. Мөрәҗәгатькә имза куючы галимнең берсе белән сөйләшеп алдык.

Узган якшәмбе көнне Финляндия, Маҗарстан, Австрия, Норвегия, Франция, Италия, Германия, Эстония һәм башка илләрдән 87 галим Русия думасына мөрәҗәгать белән чыкты. Алар туган телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесен хупламаска, кире кагарга чакырды.

Мөрәҗәгатьне имзалаучыларның берсе үз исемен атамау шарты белән "Idel.Реалии" сорауларына җавап бирергә ризалашты.

Мөрәҗәгатьне имзалаган әлеге телче Русия хакимиятенең бу хатны исәпкә алуына бик өметләнмәвен белдерде.

Мин мондый мөмкинлеккә бик оптимизм белән карамыйм, шулай да ул файда китерер дип уйлыйм. Кайвакыт хакимият, үз гамәленең җәмәгатьчелек фикере өчен катастрофа булуын аңлап, мондый эшкә барырга кыймый ди белгеч.

Шулай ук элегрәк мондый петицияләрнең вазгыятькә тәэсир иткәнлеген дә искә ала. Мәсәлән, Мари Илендә.

2005 елда Йошкар-Олада мари милли оешмалары белән республика хакимияте арасында низаг чыкты. Милли хәрәкәт активистлары мари теленең мәктәпләрдә мәҗбүри укытылуын таләп итте. Әмма ул вакытта республика башлыгы булган Леонид Маркелов азчылык теле булган мари теле бары укучы һәм әти-әни теләге нигезендә генә укытылырга тиеш диде.

Ул чакта петициягә башка фин-угыр халыклары – күп кенә финнар, эстоннар, маҗарлар, шул исәптән бу илләрнең хакимият вәкилләре дә кушылды. Халыкара җәнҗал купты. Нәтиҗәдә Европа парламентының "Мари Илендә кеше хокукларын бозу турында" резолюциясе чыкты.

Мари теле мәҗбүри укытыла башламаса да, мондый халыкара резонанс Маркеловны акланырга һәм мари халкына карата дискриминация гаепләүләреннән котылырга тырышырга мәҗбүр итте.

"Мин, әлбәттә, хакимиятнең чаралар күрмәве белән петиция арасында бәйләнешнең һичшиксез булуын исбатлый алмыйм, әмма андый бәйләнеш бар кебек күренә", ди тел белгече.

Кремльдә үзенчәлекләрне саклау хакимият файдасына түгел дип исәплиләр

Русия думасы депутатлары әлеге канун милли телләргә нинди зыян китерәчәген бик яхшы аңлый ди ул. Аның фикеренчә, авторитар хакимиятләр халыкларның үзенчәлекләре мөмкинлекләр бирә дип түгел, ә куркыныч тудыра дип исәпли.

“Кремльдә үзенчәлекләрне саклау хакимият файдасына түгел дип исәплиләр”, ди ул.

Депутатлар исә канунның мондый сәбәп белән әзерләнүен кире кага. Русия думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе, "Бердәм Русия" фракциясе депутаты Вячеслав Никонов элегрәк бер чыгышында комитет бу канун өлгесен караганда илдәге һәр телнең дәүләт байлыгы, дәүләтнең генә түгел, бар дөньяның да байлыгы булуын, ә туган телдә белем алу һәм туган телләрне өйрәнү гарантияләре Конституция белән ныгытылуын истә тотты диде. "Комитет үз эшендә бу мәсьәләләргә зур әһәмият бирә, җәмәгатьчелектә дә аларга карата игътибар зур", диде Никонов.

Кремль фәлсәфәсе: илдәге азчылыкларны үзәк хакимияткә янаган куркыныч дип күрә

Милли телләрне яклаучы мөрәҗәгатьне имзалаган белгеч, Русия хакимиятләренең мондый белдерүләренә карамастан, Путин Русиясен шовинист франкист Испания белән чагыштыра. "Бу шул бер үк фәлсәфә инде, илдәге азчылыкларны үзәк хакимияткә янаган куркыныч дип күрү", ди ул.

Шул ук вакытта илдәге азчылык халыклар урыс күпчелегенең яклавына таяна алыр иде, әмма моңа ирешү мөмкинлеге күренми ди ул. Заманында Норвегиядәге саам активистлары һәм Британиядәге уэльслар күршеләрен үз ягына аудара алган иде, әмма ул илләрдә, Русиядән аермалы буларак, ачык һәм демократик рәвештә фикерләшү мөмкинлеге бар ди Европа тел белгече.

Европа телчеләре фикеренчә, Русия думасында каралучы канун болай да югалу алдында торган Русия телләре дәрәҗәсен тагын да түбәнрәк төшерәчәк. "Ул телләрнең хәлен тагын да начарайтмыйча, асаба халыкларның телләрен яклау чаралары тәкъдим ителер дип уйларга нигез юк", ди алар.

Европа белгечләре фикеренчә, Русиядә милли телләрен укытуда шактый күп кимчелек һәм проблем булган, шуңа карамастан, аларның укытылуы бу телләрне саклауда мөһим фактор булган. "Русия телләре кече халыкларны гасырлар буе төрле ысул белән бастырырга һәм ассимиляцияләргә омтылган дәүләттән ярдәм алырга тарихи хокукка ия", ди галимнәр.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG