Accessibility links

Татар ата-аналары төркеме: "Тел өчен көрәш дәвам итә"


Татар ата-аналары төркеме: "Тел өчен көрәш дәвам итә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:21:07 0:00

18 ноябрь Казанда татар ата-аналары җыены уза. "Яңа шартларда туган телдә тәрбия" дип исемләнгән конференция – татар ата-аналары төркеменең беренче зур җыены. Азатлык аның актив вәкилләре белән татар теленең бүгенге хәле, планнар һәм нәрсәгә өмет итүләре турында сөйләште.

Татар ата-аналары төркеме

Татар ата-аналары төркеме 2017 елның сентябрендә татар теле тирәсендә вазгыять кискенләшкәч барлыкка килде. Төркем Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылырга тиеш дип таләп итте, төрле ачык хатлар, имза җыюлар оештырды. Кыска вакыт эчендә төркемгә меңнәрчә кеше кушылды, бүгенге көндә анда 12 меңнән артык кеше бар.

Ксения Зарипова һәм Чулпан Хәмидова – татар ата-аналары төркеме активистлары. Азатлыкка алар халык телне саклау өчен нишләргә тиеш, хакимият белән депутатлар киләчәк буын алдында ни рәвешле җавап бирәчәк һәм Татар конгрессы Башкорт корылтаеннан кайсы ягы белән ким булуы турында сөйләде.

—​ Бер ел элек бу вакытта Татарстанда туган, дәүләт телләре өчен көрәш барды, урам җыеннары булды. Сез дә ул эшнең эчендә кайнадыгыз, халыкны күтәрергә тырыштыгыз. Бүген ул көрәшнең нәтиҗәсе билгеле – татар теле гариза язу нигезендә укытыла, мәктәп җәдвәлләрендә, көндәлекләрдә татар теле дигән төшенчә юкка чыкты, аны туган тел дип гомумиләштерделәр. Бер ел эчендә сезнең тормышта нинди үзгәрешләр булды, шәхсән сез ниләр кичердегез?

Ксения:

Ксения Зарипова
Ксения Зарипова

— Мин – татар теле укытучысы, туган телемне балаларга укытам дип укыдым, гомеремне шуңа багышладым. Шулай дип күз алдына китердем, әмма узган елдагы хәлләр тормышымны астын өскә китерде. Мин күпчелек татар теле укытучылары кебек эшсез калмас өчен яңадан укыдым. Урыс телен укытуга күчтем. Һәрберебезнең артында гаиләбез бар, яшәргә кирәк. Материаль яктан авыр хәлгә калу – бер хәл, минем өчен иң авыры психологик басымны кичерү булды. Туган телем кирәксезгә чыгарылып урыс телен укыта башлауны күңелем кабул итмәде. Аны күпме тырышсаң да, төбенә төшеп балаларга белемне җиткерә алмыйсың. Шушы хәрәкәткә кереп киттем, эшчәнлегемә ирем каршы килмәде.

Чулпан:

Чулпан Хәмидова
Чулпан Хәмидова

— Тормышымда беренче тапкыр шундый авыр психологик басымга дучар булдым. Моның белән очрашканым булмады, узган ел татар теленә каршы булган төркемнәрдә безне төрлечә чайкадылар. Татар теленә каршы булган төркемнәр максатчан эшләде. Мин анда язучылар белән аралашырга, аңлатырга тырыштым башта. Әмма аларның саны көз көне кинәт артты һәм аларга каршы тору мөмкин түгел иде. Аккаунтларын да өйрәнгәнем булды, аларның күбесе фейк аккаунтлар яки Татарстанга бернинди катнашы булмаган кешеләр иде. Болар эшне оста башкарды, бу алдан планлаштырылган, түләнелгән эш булды дип саныйм. Без исә самимиләрчә эш иттек.

Бу тел низагына кадәр мин гарәп теле белгече буларак эшчәнлегемне дәвам итәрмен дип уйлаган идем, аннары максатларым үзгәрде. Бүген татар тарихы, борынгы татар әдәбияты, кулъязмаларны өйрәнүне, аны дөньяга танытуны үзмаксат итеп куйдым. Минем татарның мәдәниятен үстерүгә өлеш кертәсем килә.

Күпләр тел низанына кадәр иллюзияләрдә яшәде, бу тәмам чәлпәрәмә килде

Җәмгыятькә килгәндә, төрле хәлләр күзәтелә. Үзем – Путин чорында формалашкан кеше, 1990нчы елларны мин ишетеп кенә беләм. Депуталарның милли идеяләр белән халык белән бергә мәйданда янганын күрмәдем, әмма милләт җанлымын. Күпләр тел низанына кадәр иллюзияләрдә яшәде, бу тәмам чәлпәрәмә килде дип уйлыйм. Өметсезлеккә бирелделәр. Әмма татарлык, тел турында аз гына да кызыксынып карамаган кешеләр дә бар, аларга бу тел темасы уңай тәэсир итте. Татар теленә барган һөҗүм аркасында андыйларның башында мин – кем, татар телемне саклап кала аламмы, мин аның үсешенә өлеш кертә аламмы дигән фикер туды. Кимендә уйлана башлады, бәлки татар проектларына кушылып китүчеләр дә булгандыр. Татарстан парламенты каршынды Әлифба китапларын тотып басып торган, "Туган тел" җырын башкарган студентларның да йөрәгендә кала ул. Әйе, татар теле дәүләт теле буларак укытылуы калыр дигән өмет булды, әмма эшләр барып чыкмады.

— Ни өчен татар укытучылары татар телен яклау хәрәкәтенә кушылмады?

Ксения:

— Битарафлык хөкем сөрде дип әйтә алмыйм. Беренче чиратта күбесен курку биләде. Каршы чыкмауның, хокукларын якламауның һәрберсенең үз сәбәбе бар. Мин сөйләшкән укытучыларның күбесе көрәшнең нәтиҗәсе булмаячак диләр иде, барысы да хәл ителгән инде дип җиңелүне кулайрак күрде. Барган хәрәкәткә читтән карап афәрин дип хуплыйлар иде, әмма очрашуларга чакырсам, татар теле уытучылары килми иде. Укытучылар бәйле, алар – бюджет кешеләре. Мин үземне дә көрәшче димәс идем, мин бары тик үз хокукларымны яклап чыктым. Укытучылар да, башкалар да мәсьәләне хәл итү юлларын да күрмиләр, һәр кеше үзенчә эш итә, халыкта бердәмлек юк. Шуңа да, бәлки, бу хәлгә төшкәнбездер.

— Узган ел татар иҗтимагый хәрәкәте тел низагына карата хакимияттән, депутатлардан сүз әйттерүгә иреште. Бу мәсьәләне җәмәгать эшлеклеләре дәүләт дәрәҗәсенә күтәрде. 20 ел күзәтелмәгән хәл: халык радио аша Татарстан парламенты утырышларын тыңлады. Анда башта бәхәс барды, аннары тукталды. Көрәш кыяфәтен чыгарып сез читкә этәрелдегез, сезне кулландылар дигән хис калмадымы?

Ксения:

Алай санамыйм. Татарстан көрәште, имитация булмады. Бу юнәлештә эш тәмамланмады, алар ярдәм итәрләр дип ышанам. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән аралашабыз, турыдан-туры ярдәм юк, әмма алар аралашуга ачык, безнең тәкъдимнәрне тыңладылар. Татар ата-аналары төркеменең үз проектлары бар, тормышка ашыра алсак, татар телен өйрәнүдә уңай нәтиҗәгә киленергә мөмкин. Фонд булдырып балалар арасында мотивацион чаралар уздырып, татар телен өйрәнүдә уңышларга ирешкән балаларны үсендерү дә яхшы булыр иде дип саныйбыз.

— Башкортстандагы башкорт милли хәрәкәте бик җиңел схема нигезендә эшли. Педагог, психолог, хокук белгече, танылган шәхес, җәмәгать эшлеклесеннән торган төркем республика буйлап мәктәптән мәктәпкә йөреп башкорт телен туган тел буларак сайларга үгетләп йөри. Америка ачмаганнар, бер уйласаң. Ни өчен Татарстан моны оештыра алмый, мондый эшчәнлек җәелдерүгә нәрсә комачаулый?

Чулпан:

Башкортстанда милли идея бар, ә бездә – толерантлык

— Бездә мәктәпләргә үтеп керү гаять катлаулы булып чыкты. Аларның мөдирләренә мөрәҗәгать иткән булды, әмма алар рәсми хат сорый, сезнең белән эшләр өчен министрлык яки муниципаль берәмлектән рөхсәт кәгазе кирәк диләр. Мәктәпләргә үтеп керә алмыйбыз, без легитим түгел. Татарстан белән Башкортстанны чагыштырганда, безнең милли үзаң төрле дәрәҗәдә дип саныйм. Башкортстанда милли идея бар, ә бездә аның урынына толерантлык идеясен сеңдерәләр. Татарлыгыңны ассызыклама, татар телеңне өстен күрмә, Сабантуй кысыларыннан чыкма. Татар теле турында ачыграк сөйли башласаң, милләтчелектә гаепли башлыйлар. Ул тискәре бәяләнә.

Татар мәктәпләренә килсәк тә, татар телле ата-аналар беренче булып узган ел безгә татар теле кирәкми, Аллага шөкер, татар теле бетте дип шатланды. Бу – безнең милли үзаңның түбән булу проблемы. Димәк без кешеләр белән эшли белмибез. Урам җыеннарын искә төшерик, 200-300 кеше килә, Казан кешеләренә ул кирәкми, алар милли мәсьәләгә битараф. Балам татар бакчасына йөри, төркемдә 25 бала, шуларның ата-анасын аерым чакырдым чараларга, берсе дә килмәде. Татар кешесе баласы урысча белми калыр дип курка, татар түгәрәкләренә ачка түләп йөртергә риза түгел.

Ксения:

— Мәктәпләр муниципаль берәмлекләргә буйсына, башкарма комитетлар белән тыгызрак эшләргә кирәк. Әлегә эшебезнең төп юнәләше – районнарда тел мәсьәләсендә актив булган ата-аналар, укытучылар, җәмәгать эшлеклеләрен табып, аларның челтәрен булдыру. Әлегә максатыбыз шул. Һәрбер районда андыйлар бар, 18 ноябрьдә узачак конференциягә андый кешеләр азмы-күпме барланды. Иң актив төркем ул Чаллыда. Алар актив эшли. Әлмәт, Бөгелмә якларында татар теле факультатив дәрескә калган мәктәпләр бар. Алар белән эшнең куелуы кирәк.

Урыс теленнән качып булмый

Бәйсез мониторинг уздыру да кирәк, әмма ул киләсе адым булачак. Мәктәпләрдә татар теле ничек куелганы, нинди програм белән укытылуы да билегеле түгел. Ата-аналар татар теленең кирәклеген аңлыйлар кебек. Тик бүгенге шартларда урыс телен сайларга мәҗбүр, балаларның БДИны начар бирүеннән курка. Аларның күпчелеге татар мәктәпләрен тәмамлап тормышта үз урынын тапкан кешеләр югыйсә, ник балаларында шикләнәләр? Урыс теленнән качып булмый, саф татар авылында, саф татар гаиләләрендә дә балалар урыс телендә сиптерә. Бүген инде балаларның туган телен онытуларыннан куркырга кирәк.

— Татар телен туган тел итеп сайлаттырыр өчен нишләргә кирәк? Хакимиятнең бурычы нинди бу очракта?

Чулпан:

— Татар телен өйрәнүгә мотивация булырга тиеш. Милли үзаңны үстерү ул сәясәт эше. Моны иҗтимагый хәрәкәт көче белән генә ерып чыгып булмый. Күп кабатлана, әмма шулай да хакимият үзеннән башласын иде. Дәүләт эшендә эшлисең икән, татар теленең нигез өлешен бел, өйрән. Шундый гап-гади таләп куелсын. Телне өйрәнүдә аудио-визуаль мәгълүмат булуы мөһим. Татар теленең кирәклеге шунда күренә кимендә. Хатасыз язарга өйрәнсәк, яхшы булыр иде.

Ярар, татар мәктәбе булсын, әмма анда тәрбия, белем бирү яхшы бит

Хакимиятнең тагын бер зур бурычы – татар, инглиз, төрек телләрен югары дәрәҗәдә өйрәтә торган, заманча җиһазландырылган, төгәл фәннәрне югары дәрәҗәдә өйрәткән, көчле укытучылардан торган полилингваль мәктәпләр булдыру. Ата-аналар анда балаларын бирергә омтылыр иде, ярар, татар мәктәбе булсын, әмма анда тәрбия, белем яхшы бит дип күз йомачак. Ул мәктәпләр шәһәрнең һәр районында булырга тиеш. Урыс телле мәктәп төзелә икән, рәхим итеп янәшәсендә татар өчен дә ач.

— Төркем бар, конференция дә узар, әмма сезнең барыгызның да төп эш урыныгыз бар. Берничәгә ярыла алмыйсыз. Эшегезне җанландырыр өчен нишләргә? Берничә белгечтән торган штаб эшләргә мөмкинме, ул конгресс, министрлык каршында булырга тиешме?

Ксения:

— Чыннан да безнең төп эшебез бар, гаиләләр бар, өлгермибез. Штаб юк, әмма ул кирәк. Андый урын булса, анда даими белгечләр хезмәт куйса, эш алга китәр иде. Без киңәшләр бирәбез, кулдан килгәнчә булышабыз, булдыра алмасак, белгеч белән элемтә булдырабыз. Чит төбәкләрдән дә шалтыратучылар бар.

Чулпан:

Дөнья башкорт корылтаеннан конгресс кай ягы белән ким?

Конгресстан активрак эшчәнлек күрәсе килә. Башкорт корылтаеннан конгресс кай ягы белән ким? "Татар кызы", Парижда сабантуйлар бик шәп, бик матур, әмма алар ярдәмендә татар телен саклап калып булмый. Тел - ул сәясәт, сәяси эштән курку киркәми, кайчан да булса барысы да беткәч, бу бәйрәмнәрне горурланып искә төшерерләрме? Депутатлар авызларын йомып утырулары белән башкарган уңай эшләрен сызып ташлыйлар. "Шаян ТВ"га "Яшь ТНВ"дан күчерелгән тапшырулар белән юанабызмы? Безнең 25 еллык дәүләтебез бар, Youtube-та татар телле берничә канал булырга тиеш иде бит. Икътисади яктан куәтебез була торып башка мәнфәгатьне кайгырталармы?

Ксения:

1990нчы елларда татар теле, татар халкы өчен бөтен шартлар тудырылды. Хәзер вазгыять үзгәрде. Җитәкчеләр дә, халык та үз сүзен әйтергә тиеш. 90нчы елларда барысы да әйбәт дип уйладык, татар теле кайчан да булса мәктәптә ихтыярига калуны күз алдына китерми идек. Халыкның күпчелеге әлегә кадәр хәлне аңламый да. Без кемгәдер ышанып яшәдек, хәзер без үз-үзебезгә ышанып эшләргә тиеш. Һәрберебез кулыбыздан килгәнчә, кануннар кысалырында, эшне дәвам итәргә тиеш.

Татар теленә басым. 2017 ел

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
  • 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
  • 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –​татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
  • 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
  • 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
  • 4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.
XS
SM
MD
LG