Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар телен махсус сайладык, телләр белү керемне арттыра"


Светлана Гаранина
Светлана Гаранина

Эшмәкәр Светлана Гаранина кызының татар мәктәбендә белем алуы, татар телен өйрәнүе киләчәктә файдага гына дип ышана. Өй эшләрен күз яшьләре белән әзерләргә туры килсә дә, татар теленнән баш тартмыйбыз, ди ул.

Азатлык мәктәпләрдә туган тел итеп татар телен сайлаган ата-аналар белән таныштыруын дәвам итә. Светлана Гаранинаның кызы Казанның 16 санлы татар-инглиз гимназиясендә белем ала. Биредә татар теле тирәнтен өйрәнелә. Казанда татар мәктәпләре арасында яхшылардан санала. Светлана ханым балага мәктәп сайлау мәсьәләсе килеп баскач, 16 санлы гимназия яшәгән урыныбызга якын булганга күрә генә сайланмады ди. Баланың биредә белем ала башлавы уку йортының абруе югары булуга бәйле ди ул. Узган елгы тел низагын мәктәп тыныч уздырган. Күпчелек балалар, шул исәптән урыс милләтеннән булучылар да туган тел итеп татар телен сайлаган. Светлана ханым Азатлыкка татар телен белү финанс ягыннан керемне арттырырга ярдәм итә дип әйтте.

— Светлана, урыс теллеләр өчен Казанда яхшы мәктәпләр бихисап, күңелгә хуш килгәнен тот та сайла. Ник сез балагызны кайбер фәннәрне татарча укыткан, татар теле дәресләре күп булган мәктәпкә бирдегез?

—​ Беренчедән, якын. Бу бик мөһим, баланы көн саен каядыр еракка йөртү авыр. Шөкер, безнең андый проблем юк, баланы йөртә дә ала идек. Әмма балалар бакчасыннан ук нинди мәктәпкә бирүне сайлаганда күршеләр, таныш-белешләрдән һәрвакыт 16 санлы гимназия, аның укытучылары турында яхшы бәяләмәләр ишеттем. Биредә күп кенә дусларыбызның балалары укый. Тәртип булуы да безнең өчен әһәмиятле иде. Әзерлек курсларына йөргәндә монда эшләүче укытучыларның балаларга карата дустанә мөнәсәбәттә, белемле булулары да ошады. Сыйныф җитәкчебез дә бик яхшы мөгаллим. Аңа эләгүебезгә сөенеп бетә алмыйбыз. Балабызның телләр, шул исәптән инглиз, татар телләрен белүен теләдек.

Светлана Гаранина: "Телләр белү керемне арттыра"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:48 0:00

Татар телен ана теле буларак аңлы рәвештә сайладык

Татар теленең гимназиядә туган тел саналуы турында безгә башта ук хәбәр ителде, аңлатылды. Әзерлек курсларына йөргәндә дә, мәктәпкә укырга кергәндә дә: "Укыту програмы авыр, ул татар телендә сөйләшүче балаларга исәпләнгән", дип кат-кат искәрттеләр. Әмма без артка чигенмәдек, моңа әзер идек инде. Татар телен ана теле буларак аңлы рәвештә сайладык. Безгә укытучыбыз да ошый, күңелгә ятмаган берни булмагач, канәгать булганга күрә татар телен туган тел итеп сайладык.

— Узган елның көзендә мәктәпләрдә прокуратура тикшерүләре уку йортларының тормышын астын өскә китерде, мөгаллимнәр дә, балалар да, аларның ата-аналары да тел низагына тартып кертелде. Мәктәпләр бәхәс, тарткалаш мәйданына әверелде. Сезнең мәктәп, аеруча сезнең гаилә бу чорны ничек кичерде?

— Тулаем алганда ниләр майтарылганын әйтә алмыйм, ләкин шунысын төгәл беләм: әлеге вакыйгаларны безнең сыйныф тыныч кына уздырып җибәрде. Бу аңлашыла да. Татар телендә сөйләшүче балалар укыган мәктәпкә укырга керүебезне белеп тордык бит. Татар теле дәресләренең күп булачагына да әзер идек. Мәктәптә урыс телле ата-аналар бар, берсе дә тавыш куптармады, татар теле кирәкми дигән сүзләр белән ташланмады. Татар мәктәбендә андый фикер булуы да мөмкин түгел. Зур җыелышлар бездә узмады, үпкәләшүләрне хәтерләмим. Әйе, бездә дә башкалардагы кебек татар теле сәгатьләре кимеде, бу хакта хәбәрне тыныч кабул иттек. Бу бәхәс безнең сыйныфка гына түгел, мәктәбебезгә дә кагылмады дип беләм. Укучылар, шәхсән үзебезнең балабыз тарафыннан бернинди канәгатьсезлек белдерү булмады. Балалар бары тик татар теленнән азрак өй эше бирә башлауларына сөенделәр.

— Ягъни, сездә кайбер мәктәпләрдәге кебек ата-аналар арасында канәгатьсезлек белдерүчеләр дә булмаганмы?

— Дусларыбызның балалары укыган мәктәптә төрле гаризалар язып, татар теле сәгатьләрен кыскартуны сораган ата-аналар булды. Безнең мәктәптә мондый хәл күзәтелмәде. Безнең сыйныфта бу хакта уйлап та караучы булмады. Әйткәнемчә, татар мәктәбендә укыячагыбызны белеп бардык. Без генә түгел, башкалар да аңлы рәвештә татар мәктәбен сайлаган.

Дөресен әйткәндә, телләр ихтыярига күчү турында канун чыккач, без мәктәптә инглиз теле сәгатьләре артыр дип өметләнгән идек. Ни дисәң дә, балабыз татар-инглиз гимназиясендә укый бит. Башлангыч сыйныфта инглиз теле атнага бер мәртәбә генә укытыла иде. Шуңа күрә инглиз һәм татар теле сәгатьләре саны тигезләшер дип көттек. Инглиз дәресләре артмады.

— Ничек уйлыйсыз: узган елгы тел белән бәйле низаг аркасында җәмгыятьтә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр үзгәрдеме?

— Үзгәрешләрне сизмим. Татарстан – күпмилләтле республика. Без элек-электән дустанә мохиттә яшибез, милләтара низагларның булганы юк. Моңа кадәр тел белән бәйле бәхәсләр килеп чыкканы булмады. Татар теле сәгатьләрен киметү мәсьәләсе дә балаларга бирелгән өй эшләренең артык күп һәм аңлаешсыз булуы аркасында гына килеп чыкты дип саныйм.

Ата-аналар артыгын кыландылар кебек. Уйламыйча әйтелгән сүзләр дә күп ишетелде

Татарстанда урыс телле ата-аналар комитетының, татар ата-аналары төркемнәренең ничек эшләвен күзәтеп бармадым, моның белән артык төбенә төшеп кызыксынмадым да, чөнки бу яктан безнең мәктәптә тынычлык иде. Әйткәнемчә, бу бәхәс безгә кагылмады. Әмма башка мәктәптәге күп кенә укытучыларга аңлатма язарга туры килүе, өстәмә кәгазь эше өстәлү турында ишеттем. Ата-аналар артыгын кыландылар кебек. Уйламыйча әйтелгән сүзләр дә күп ишетелде. Татарстанда мондый тигез җирдә килеп чыккан низаглар булмасын иде. Моңарчы ничек дус яшәсәк, моннан соң да шулай булсын иде.

— Күп кенә урыс телле балаларның ата-аналары: "Мәктәптә 11 ел буе татар телен укыталар, балалар исә барыбер юньләп татарча сөйләшә белми", дип зарлана. Сез мәктәбегездә татар телен ничек укытуларыннан канәгатьме?

— Укыту програмы катлаулы. Ул урыс телле балаларга гына түгел, хәтта татар телендә сөйләшүче балаларга да авыр. Шуңа күрә укыту програмын үзгәртсәләр, мәктәптә укуы җиңелрәк булыр иде.

Безгә дә өй эшләрен башкару авыр. Аеруча башлангыч сыйныфларда кичләр татар теленә әзерләнү белән уза иде. Өй эшен хәзерләгәндә хезмәттәшләргә, туганнарга, хезмәттәшләрнең туганнарына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән чаклар күп әле дә. Әмма өй эшләрен барыбер тиешенчә эшлибез. Балама репититор да яллаган чакларым булды. Хәзер исә балам өй эшен үзе эшли.

Светлана Гаранина
Светлана Гаранина

Балам татар телен өйрәнүгә каршы түгел. Без даими рәвештә Камал театрына йөрибез. Андагы балалар өчен куелган бөтен спектакльләрне дә карап чыктык. Кайберләрен хәтта берничә тапкыр карадык. Концертларга да еш йөрибез. Балалар һәр нәрсәгә бик тиз өйрәнә, програмның гына аңлаешлы булуы гына кирәк.​

— Элегрәк атнасына ким дигәндә алты татар теле һәм әдәбияты дәресе укытыла иде. Хәзер сәгатьләр саны кимеде. Күп кенә мәктәпләрдә: "Татар теле дәресендә сөйләшеп кенә утыралар, билге куймыйлар", дип әйтәләр. Бу яктан сездә үзгәрешләр бармы?

— Билгеләргә карасаң, безнең балаларны артык иркәләп торучы юк. Башлангыч сыйныфларда таләпләр җитди иде. Алдагы еллардагы кебек үк күп булмаса да, өй эшләрен дә бирәләр. Баланың дәфтәре буенча фикер йөртсәң, һәр татар теле дәресендә эш бара, алар уйнап утырмый.

— Соңгы арада татар теленә ихтыяҗ турында бик күп сөйләнә. Шәхсән сезнең балагызга киләчәктә татар теле кирәк булыр дип саныйсызмы?

Телләр белү керемне арттыра

— Татарстанда яшибез икән, татар телен дә өйрәнергә тиешбез. Без күршебез, дустыбызның ни сөйләвен аңларга, татар гаиләсенең гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Мин үзем дә мәктәптә татар телен өйрәндем. Шактый яхшы аңлыйм. Татар телен өйрәнүне шәхсән үзем, безнең буын өчен кирәк саныйм. Ирем дә татар телен өйрәнә. Мин татарчаны аңлыйм гына, ә ул инде сөйләшергә маташа. Хезмәттәшләре белән дә татарча аралаша. Ул да, мин дә эшмәкәр, безгә татар теле бик кирәк. Мин җитәкләгән бизнес кешеләргә хезмәт күрсәтүгә корылган. Билгеле инде, көндәлек эшебездә татар теленең кирәге чыга. Клиентларыбыз арасында татарча гына сөйләшүчеләр дә бар. Алар белән ничек тә аңлашырга кирәк. Телләр белү керемне арттыра. Мәктәп програмында татар теле дәресе булырга тиеш. Әмма ул моңа кадәр укытылган кебек авыр итеп өйрәтелмәсен иде. Ирем белән балаларыбыз татар телен укыймы, юкмы дип баш ватмадык, хәтта бу мәсьәлә уңаеннан фикер алышырга кирәк дип тапмадык. Аны канун буларак кабул иттек. Татар телен өйрәнәчәкбез – бетте китте.

​Икенче балабыз әлегә бакчада тәрбияләнә. Ул татар, инглиз телләрен, өстәмә рәвештә кытай телен дә өйрәнә. Телләр белү – бик мөһим, минемчә.

— "Татар теле нәрсәгә ул?" кебек сораулар тумасын өчен татар телен ничек популярлаштырырга? Моның өчен нәрсәне үзгәртергә кирәк дип саныйсыз?

— Әйткәнемчә, моның өчен иң элек мәктәп програмын үзгәртергә кирәк. Миңа калса, татар телен укытуның билгеле бер системы юк. Балалар бакчасында татар телен укыту белән мәктәптәгесен чагыштырсаң, бакчада күпкә кызыграк өйрәтәләр. Балалар аны уен аша өйрәнә. Татар телен мәктәптә дә шулай ук өйрәтергә кирәк дип әйтмим, әмма ул анда да аңлаешлы булсын иде. Укытучы баланы кызыксындыра белергә тиеш. Нәрсә эшләгәнен аңлаган бала дәрескә дә теләп йөриячәк. Бүгенге укыту програмында исә нәрсә эшләгәнебезне аңлап җиткермәгән урыннар шактый. Бәлки татар телен грамматика, орфографиядән тыш, җырлар ярдәмендә дә өйрәтергәдер?

Татар теленә басым. 2017 ел

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
  • 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
  • 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –​татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
  • 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
  • 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
  • 4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.
XS
SM
MD
LG