Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гилад Цукерман: "Телне үтерү – геноцидның бер төре"


Гилад Цукерман
Гилад Цукерман

Лингвистика профессоры Гилад Цукерман замана кешесе кимендә дүрт тел белергә тиеш дип саный. Кешегә ана телендә сөйләшергә ирек бирмәү, ягъни телне үтерү геноцидның бер төре булып тора, ди галим.

Австралиядәге Аделаида университетының лингвистика һәм юкка чыга барган телләр бүлеге җитәкчесе Гилад Цукерман Мәскәүдә "Телләрне үтерү һәм торгызу: телне торгызуның социаль мәгънәсе" дип аталган лекция укыды. Аны тыңларга Светлов исемендәге кечкенә китапханә бинасына 50гә якын кеше – студентлар, югары уку йорты укытучылары, журналистлар килгән иде. Цукерман үзе 11 телдә сөйләшә, 30 телдә укый белә. Ул замана кешесе кимендә дүрт тел белергә тиеш дип саный. Аның фикеренчә, һәркемгә үз ана телен белү мәҗбүри. Үзе яшәгән илнең дәүләт телен белү мөһим. Моннан тыш халыкара (бүген – инглиз, иртәгә – кытай булырга мөмкин) телне белү кирәк һәм кызыксынган тармак (мисал өчен опера белән кызыксынсаң - итальян, сыр яратсаң - француз) телен өйрәнү кирәк.

Цукерман үз чыгышында телләрне торгызуның өч төп сәбәбе белән таныштырды: этик, эстетик һәм утилитар (психология, икътисад һәм сәламәтлек өчен файда ягыннан). Аның фикеренчә, нәкъ шуның өчен без телләрне торгызуга акча һәм вакытны кызганмаска тиеш.

Этик ягы

Этик ягы турында сөйләгәндә Гилад Цукерман Нобель Тынычлык бүләге иясе Нельсон Мандела сүзләрен китерде. "Кеше белән ул аңлаган телдә сөйләшсәң, син аның башы белән сөйләшәсең. Кеше белән аның ана телендә сөйләшсәң, син аның йөрәге белән сөйләшәсең", дигән ул. Цукерман әйтүенчә, тел – ул идеяләр, кыйммәтләр һәм халык тәҗрибәсе сандыгы. Телне югалту җирне югалтуга караганда да җитдирәк проблем, чөнки бу – мәдәни автономияне, рухи һәм интеллектуаль мөстәкыйльлекне югалту.

Телне югалту җирне югалтуга караганда да җитдирәк

Лингвист сүзләренчә, асаба халыклар аларның телләренең үтерелүе (лингвицид) яисә башка тел тарафыннан йотылуы (глотофагия) өчен дәүләттән компенсация таләп итәргә, җирле телләргә рәсми статус таләп итәргә тиеш.

Эстетик ягы

Эстетик якка күчеп Цукерман Төньяк Америка, Үзәк Америка һәм Австралиянең асаба халыклары телләрен өйрәнгән Американ лингвисты Кенетт Хейлның "Телне югалтканда сез мәдәниятне, интеллектуаль байлыкны югалтасыз. Бу Лувр музеена бомба ташлау кебек", дигән сүзләрен китерде.

Лекциягә килүчеләр
Лекциягә килүчеләр

Алга таба Цукерман Австралия хариталарын чагыштырып күрсәтте. Колонизациягә кадәр харита төрле төсләргә буялган булган. Бу телләр күплегенә бәйле. Ул вакытта 330дан артык тел булган. Хәзерге харита исә бер рәсми тел (инглиз) генә булу сәбәпле, соры төсле булып калган. Шуңа галим телләр күбрәк булган саен дөнья да матуррак дигән нәтиҗә ясады.

Эстетик ягы һәм сәламәтлеккә файда

Цукерман сүзләренчә, ана телен белү кешегә шәхси, рухи, физик яктан канәгатьләнү, горурлык һәм сиңа ихтыяҗ булу хисен бирә. Ягъни, үзеңне файдасыз итеп тоюдан бер дару булып тора.

Яшьләрдә үз-үзеңә кул салу белән ана телен белмәү арасында бәйлелек бар

Галим "Асаба телләрне белү һәм яшьләр арасында үз-үзеңә кул салу турында" тикшерү нәтиҗәләрен дә китерде. Мисал өчен, Канаданың Британ Колумбиясе провинциясендә яшьләрдә үз-үзеңә кул салу белән ана телен белмәү арасында бәйлелек барлыгы ачыкланган.

Цукерман кечкенәдән ике телдә сөйләшкән кешеләрнең өстенлекләре күбрәк булуын әйтә: алар темага тизрәк кереп китә, аларның биремнәрне чишү һәм чит телләрне өйрәнү осталыклары үскән.

Шулай ук медицина ягыннан да өстенлекләр бар. Тикшерү күрсәткәнчә, ике телле мохиттә үскән кешеләрдә картлыкта акыл югалту күренеше сирәгрәк була.

Студентлар сорау бирә
Студентлар сорау бирә

Лекциядән соң анда катнашучылар галимгә сораулар бирде.

Милләте белән башкорт булган Олеся Башкортстанда кеше урыс телендә күбрәк сөйләшкән саен ул белемлерәк дигән тенденция хөкем сөрүен әйтте. Башкорт телендә бары авылларда гына сөйләшүләрен һәм аның музей экспонатына әйләнә баруын: кешеләр милли киемнәр, милли ризыклар белән танышырга кайтуларын сөйләп, урыс һәм башкорт телләре арасында тигезлек була аламы дип кызыксынды.

Гилад Цукерман башкорт теленең грамматик яктан бай булуын һәм урыс телендә булмаган бик сирәк грамматик күренешләргә (мисал өчен, агглютинация) ия булуын әйтте. Галим әйтүенчә, беркайчан да үз ана телеңә кимсенеп карарга ярамый, ул һич кенә дә кухня теле түгел, киресенчә, аның үз лингвистик өстенлекләре бик күп.

Ана телендә белем алган балалар башка телне өйрәнүдә өстенлеккә ия

"Шәһәрләшү һәм глобальләшү кече телләрнең киләчәген еш кына куркыныч астына куя һәм күп кенә ата-аналар үз балалары белән башкорт яки татар телендә сөйләшсә, балаларында урыс теле белән проблем туар дип борчыла. Бу бик ялгыш фикер. Тикшерү күрсәткәнчә, үз ана телендә белем алган балалар, ана телендә сөйләшмәгән балалар белән чагыштырганда башка телне өйрәнүдә дә өстенлеккә ия", ди лингвистика профессоры.

Аня исемле студент урыс һәм инглиз телен яхшы белүен һәм хәзер инде шуларны камилләштерү яхшы булырмы яки өченче тел өйрәнү кирәкме дип киңәш сорады. Цукерман аңа Русиядәге башка асаба халыкларның берәр телен өйрәнергә киңәш итте.

"Русия күп милләтле ил һәм күршеләр белән аларның ана телендә сөйләшү искиткеч булыр иде", диде ул.

Гилад Цукерман
Гилад Цукерман

Лингвистика профессоры Гилад Цукерман Idel. Реалиига әйтүенчә, кешегә ана телендә сөйләшергә ирек бирмәү, ягъни телне үтерү (лингвоцид) геноцидның бер төре булып тора. Гәрчә бу кешене юк итү белән бәйле булмаса да.

Галим фикеренчә, кайбер илләр үз ана телләрендә сөйләшүче халыкны бу илгә куркыныч тудыра дип саный һәм бу бик ялгыш фикер.

"Киресенчә, дәүләткә халыкларның телләрен саклау мөһим, чөнки кечкенәдән үк ике телдә сөйләшкән кешеләр акыллырак була. Шулай ук тикшеренүләр үз ана телендә сөйләшүчеләр бәхетлерәк дигән нәтиҗәгә килгән, чөнки үзләренең мәдәнияте, теле юкка чыкканын күргән халык үзен бик рәнҗетелгән хис итә", диде Гилад Цукерман.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

XS
SM
MD
LG