Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар телен белмәгән кеше – аутсайдер"


Светлана Фурутина

Татарстанда тел низагы чыгып, республиканың дәүләт телен мәктәпләрдә ихтыярига калдыру карарын кабул итүгә бер ел тула. Азатлык узган ел вакыйгаларын искә алып, туган тел итеп татар телен сайлаган урыс ата-аналары белән әңгәмәләр тәкъдим итә. Беренче әңгәмәдәшебез – Светлана Фурутина.

Светлана Фурутина белеме белән лингвист, Казан кызы. Ире белән бер кыз бала тәрбияли. Балалары Казанның 12 санлы мәктәбендә белем ала. Бу мәктәптә укучыларның күпчелеге татар булса да, туган тел итеп урыс телен сайлаган. Светлана Азатлыкка бер ялгызы татар телен өчен көрәшүе турында сөйләде. Аның фикеренчә, телне укыту-укытмау –республикалар карамагында булырга тиешле мәсьәлә. Ул Татарстан хакимияте халыкта татар рухын күтәрү, үзбилгеләнү проблемын кичекмәстән хәл итәргә тиеш дип саный.

– Бер ел элек татар теле мәктәпләрдә статусын югалтты, ул мәҗбүри укытылудан ихтыярига калды. Сезнең балагыз укыган мәктәптә бер ел эчендә ниләр үзгәрде? Татар дәресләре саны кыскардымы, укыту ысулы ниндигә әйләнде, татар теленә караш нинди?

– Балам Казанның 12 санлы мәктәбендә белем ала, халык телендә ул яһүд мәктәбе дип йөртелә. Тел низагына кадәр мәктәптә атнасына 3 сәгать иврит теле укытылды, укучылар 3 сәгать татар телен өйрәнде. Алар икесе дә туган тел буларак керде. Узган ел ноябрь аенда безгә ата-аналар җыелышында этномәдәният дәрәҗәсен югалтмас өчен ивритны сайларга тәкъдим иттеләр. Әмма моның белән килешә алмадым. Миңа принципиаль рәвештә татар теленең укытылуы кирәк иде һәм минем кебек уйлаучылар күп булыр дип ышандым. Әмма, ни гаҗәп, мәктәптәге укучыларның яртысыннан күбрәге татар балалары, ата-аналары татар милләтеннән булуга карамастан, минем теләкне хуплаучылар аз булып чыкты. Балам белем алган сыйныфта татар телен укучы минем кызым гына һәм параллель сыйныфта тагын бер бала бар. Ягъни без – азчылык.

Светлана Фурутина: "Татар телен белмәгән кеше – аутсайдер"
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:31 0:00

Мин – катнаш гаиләдә тудым, әнием – татар, әтием – урыс. Балачакта авылга кайта идем, әбием минем белән татарча сөйләште, алар аркасында гына телемне сакладым. Әмма мәктәпкә дә рәхмәт, анда да татар телен үзләштерә алдым. Үзем урыс кешесенә кияүгә чыктым, әмма балам үз тамырларын белүен, телне өйрәнүем телим.

Хәлләр ничек үзгәргәнен төгәл әйтә алмыйм, әлегә күзәтәм. Әмма татар теле укытучылары яңадан белем алды, татар теле дәресләре кыскарды. Дәреслекләр шул ук калды, әмма элеккеге кебек татар теленә таләпләр югары түгел. Тел проблемы хәл ителеп бетмәде.

– Тел низагын ничек кичердегез?

Читтән торып республикада нинди телне, ни рәвешле өйрәнүне хәл итү сораулар тудыра

– Авыр булды. Минем позиция башка ата-аналар тарафыннан хупланмады. Мәктәп мөдире белән дә сөйләшүләр булды, әмма мәктәп җитәкчелегенә рәхмәт, алар безгә телне өйрәнү мөмкинлекләрен тудырды. Мин бу мәктәпкә юкка бармадым, чөнки, беренчедән, без күршедә генә яшибез, икенчедән, яһүд мәктәбе булса да татар телен укытуларына кызыгып баламны шунда бирдем. Барысыннан да канәгать идем. Читтән торып республикада нинди телне, ни рәвешле өйрәнүне хәл итү миндә сораулар тудыра. Кемдер каядыр нидер әйтте һәм барысына да кагылышлы, төн йокысын качырган проблем туды. Күңелне кырды бу проблем, чөнки ул милләтара низаг тудырырлык хәл иде. Кемгә кирәк иде бу? Бу халыклар арасында гына түгел, хәтта безнең гаиләдә каршылыкны барлыкка китерде. Бәхәс артыннан бәхәс. 1990нчы елларда кабул ителгән карар берсенә дә комачауламый иде. Татарлар телне, әдәбиятны, тарихны тирәнтен өйрәнде, урыслар исә аларга яраклаштырылган програм нигезендә укыды. Бу дөрес тә иде. Этник республикада яшәп татар телен өйрәнмәү дөрес түгел.

– Сез балагызның татар телен укуын телисез икән, башка мәктәпкә бара аласыз бер яктан. Мондый тәкъдимнәр яңгырый идеме?

– Әйе, булды андый хәл. Хәтта шулай итәргә мәҗбүр булачаксыз дип тә аңлаттылар. Әмма мин дә канунны беләм бит. Туган тел итеп татар телен сайлау – минем генә карар түгел. Татар теле кысрыклана башлагач, балада борчу туганын күрдек. Минеке генә түгел, балаларның күпчелегенең күңеле төште. Татар теле ивритка караганда күпкә җиңелрәк өйрәнелә. Урыс теле дәресләре өстәлде, уку елы уртасында уку планы үзгәрүе мөгаллимнәр өчен дә проблем тудырды. Рөхсәт итмәү, дәресләрне алып ташлау бер, әмма аны нәрсә белән алмаштыру да баш бәласе бит.

Казанның 12 санлы мәктәбе
Казанның 12 санлы мәктәбе
Балада ник мин башкалардан күбрәк укыйм дигән сорау тумый

Балам татар телен бүген җиденче дәрес итеп укый. Бу дөрес түгел, әмма менә шундый гына мөмкинлек табылды. Балада ник мин башкалардан күбрәк укыйм дигән сорау тумый. Киресенчә, дуслары, сыйныфташлары татар теле дәресенә йөрмәгәннәренә үкенә, кызыма кызыгалар дип беләм. "Әниеңә афәрин, ул татар телен укуга мөмкинлек тапты" дип әйтәләр дип кызым кайтып сөйли. Башкалар да татар телен өйрәнергә тели, әмма мәктәп җитәкчелеге белән каршылыкка килү яхшы түгел дип ата-аналар курка.

– Еш очрый торган күренеш: урыс кешеләре туган тел итеп татар телен сайлый, ә татар гаиләсендә туган тел итеп урыс теленә өстенлек бирелә. Сезнең мәктәптә дә шулай. Сәбәпләре нинди дип уйлыйсыз?

– БДИдан куркалар. Урыс телен начар билгеләргә тапшырырбыз дип уйлыйлар. Татар телен корбан итеп бирсәк, мәсьәлә уңай хәл ителер дип фикер йөртәләр.

– Әгәр дә БДИны туган телдә бирү мөмкинлеге булса, югары белемне татар телендә алу шарты тудырылса, халыкның телгә карашы үзгәрәчәкме?

– Каршылык каршылык кына тудыра. Мин моны практик куллану яссылыгында карамас идем, тел – ул йөрәк, күңел өлкәсе. Телне белмәү мәдәниятсезлек икәне сеңдерелү кирәк. XVIII гасырда француз телен белмәүчеләр югары катламга керә алмаган. Бүген дә татар телен белмисең икән, син – аутсайдер дигәнне җиткерергә кирәк. Яшьләр арасында татар телендә аралашучылар күп. Алар телне белә, тел низагы аларга кагылмаган кебек тә. Камал театрында андыйлар күп, аларның сөйләшүләрен ишетү йөрәккә сары май булып ята. Әмма барыбер татардан үзбилгеләнү мәсьәләсе авыррак. Әгәр дә мин үз мәктәбебездә исем-фамилиям урыс була торып берүзем татарларга туган тел итеп татар телен сайлыйк дип кыстап йөрим икән, каядыр китек ягы бар бит үзбилгеләнү өлкәсендә. Ник татар исемле ата-аналар читтә тора?

– Тел низагы калкып чаккан чакта урыс телен өйрәнү аксый, урыс теленнән ахыр чиктә БДИ бирергә кирәк дигән фикер әйтелде, аны үзләштерә алмауда татар теле гаепле дип табылды. Сез бу фикер белән килешәсезме?

– Бу фикерне күп тапкырлар ишеттем, музыка мәктәбендә дә шул хакта күңелне кырган сөйләшүләр булды. БДИны ничек бирәсез дигәнгә мин курыкмыйм. Әнием саф татар авылында тәрбияләнгән килеш 5нче сыйныфта урыс мохитенә эләгеп ахыр чиктә урыс милләтеннән булган сыйныфташлырыннан да уздырып урыс телен үзләштергән. Иншалары үрнәк булган. Акцентсыз сөйләшә ул, әмма ахыр чиктә ассимиляциягә дучар булган. Урыс телен белми калу мөмкин түгел.

Светлана Фурутина
Светлана Фурутина
Бу вазгыять белән канәгать түгел икән кеше, урыс телле мохитле Киров өлкәсе бар бит

Ник урыслар татар телен өйрәнергә тиеш дигән сорау кую да минем башыма сыймый. Әгәр дә ошамый, бу вазгыять белән канәгать түгел икән кеше, урыс телле мохитле Киров өлкәсе бар бит. Ник шунда төпләнмәскә? Телсез милләт булмый. Милләтнең көзгесе – тел. Ул югала икән, милләт тә, халык та юк. Яһүдләр хәтта борыңгы идиш телен дә саклап калган. Без кайсы як белән ким?

– Тел үлмәс өчен, сез дә, башкалар да телне өйрәнәм дип атлыгып торсын өчен Татарстан хакимияте нишләргә тиеш?

– Кемгә кирәк ул татар теле дип әйтәләр. Вакытында Русия империясендә барлык аксөякләр, алардан калышырга теләмәүчеләр француз телен өйрәнгән, ул аралашу теле булган. Пушкин белән Лермонтов әсәрләрен укыйбыз, әмма ничә кеше аларны истә тота, цитат итеп сөйли? Алар да бит көндәлек тормышта кирәкми. Телне белү милли үзаң, үзбилгеләнү мәсьәләләре белән тыгыз бәйле. Кеше бит үз-үзенә "мин - кем?" дигән сорау да бирергә тиеш. Мисал өчен, Илдус улы Фәрит Рәхимов дип әйтү генә җитми, бу исем артында да нидер булырга тиеш. Этник татарлар бар, исеме татар, әмма телне, мәдәниятне, тарихны белми, дуңгыз итен ашый.

Татар теле белән вазгыять катлауланачак. Әнә, Чаллы кешесе татар телендә хезмәт ала алмаганга күрә мәхкәмә юлын таптый. Бик ямьсез күренеш. Татар теле көндәлек тормыштан кысрыклап чыгарыла кебек. Ник фин татарлары телен саклаганнар, кайдан аларда андый шартлар? Алар белән аралашканым булды, үземнең татар телен белү дәрәҗәсе өчен оялдым.

Светлана Фурутина
Светлана Фурутина

Телнең ничек үлгәнен беләм. Мисаллар күп бит. Мәктәптә татар теле өйрәнелүе мөһим. Телнең дәрәҗәсе булырга тиеш. Кешеләр белән эшләргә, аңлатырга кирәк. Без бит Совет Берлеге вакытындагы вазгыятьне хәтерлибез. Укытучы булып эшләгән әнием укытчылар бүлмәсендә бер урыс кешесе булса татарча сөйләшү тыелган иде дип искә ала. Шушы хәлләр кирәкме безгә? Мин теләмим.

– Татарстан, Казан хакимиятенә дәгъвалар күп, һәр ишегалдында булмаса да, берничә көчле, элиталы татар мәктәбе оештыра алмаганга халыкның үпкәсе зур. Кайбер фәннәр татарча укытылып, башка фәннәрдән көчле мөгалимнәр белем биргән, чит телләр югары дәрәҗәдә укытылган, балалар сайлап алынган татар мәктәбе оештырылса, сез балагызны шунда бирер идегезме?

– Бирер идем, әлбәттә. Беләсезме, мин вакытыныда имам Шамил Галәветдиновка хат та язган идем. Без балаларны ничек тәрбиялибез, мәктәптә дини, милли тәрбия нинди була ала дип фикерләрем белән уртаклаштым. Балам өченче ел яһүд мәктәбендә укый, танышларым балаларын христиан мәктәбенә йөртә. Ә татарда бармы андый уку йортлары, балалар бакчалары? Юк бит. Мәчет каршындагы бакчага йөрдек. Бакчада дини мультфильмнар карадылар, дисбе тартырга өйрәттеләр, әмма җитми ул. Татарларда ничектер түрә, дәүләт эшлекләре бер катлам булып оешкан, галимнәр, мәдәният кешеләре аерым йөри, руханилар өченче дөнья булдырып шунда бикләнеп яши. Хәтта татар мәктәпләре үзара да аралашмый кебек миңа.

Яһүд мәктәбендә балага: "син – яһүд" дигәнне сеңдерәләр

Яһүд мәктәбендә яһүд баласын берничә буынга сакланырлык итеп "син – яһүд" дигәнне сеңдереп тәрбиялиләр. Мәктәптә бөтен дини бәйрәмнәр уза. Татар мәктәбендә дини бәйрәмнәрнең узганын ишеткәнем юк. Яһүд мәктәбендә дини тәрбия дә югары куелган, дин – милләтнең аерылгысыз канаты, алар өчен ул – яшәү рәвеше. Иврит теленең өч дәресе икән, аның берсе яһүдләрнең гореф-гадәтен өйрәнүгә багышланган. Татар мәктәпләрен карадым, юк ул. Пәйгамбәрләрнең тарихын сөйләгән мәктәпләрне белмим. Бездә гореф-гадәт дигәч каз өмәсе йоласын гына беләләр.

– Светлана, тел низагын ничек юкка чыгарырга? Вазгыять ничек үзгәрер дип уйлыйсыз?

– Кешеләрне тел нигезендә каршы кую тенденцияләре көчәя, бу – начар күренеш. Әкрен генә, үз вакытын көткән шартлаткычны хәтерләтә. Бездә катнаш никахлар күп. Аннары мәктәпләрдә балалар арасында бүленеш барлыкка килә. Без – татарлар, сез – урыслар һәм телне өйрәнмисез дигән аеру куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөкин. Бу – сәяси мәсьәлә, шуның белән дә ул куркыныч.

Татар теленә басым. 2017 ел

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
  • 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
  • 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –​татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
  • 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
  • 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
  • 4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG