Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле укытучыларының күбесе урыс телен укытуга күчкән 


Узган уку елының икенче чирегеннән дәресләре кыскарган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының күп өлеше быелдан рус теле һәм әдәбиятын укытачак.

Моның өчен педагоглар яңадан укып махсус дипломга ия булган. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирү үсеше бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова сүзләренә сылтанып "Татар-информ" хәбәр итә.

"Сәгатьләре кыскарган татар теле һәм әдәбият укытучыларының 33 проценты – урыс теле һәм әдәбияты, 27 проценттан артыграгы – башлангыч сыйныфлар укытучысы, 10 проценты мәктәпкәчә белем бирү, 30 проценты башка юнәлешләрне сайлады. Бу – логопедия, сынлы сәнгать, музыка, технология, география, тарих белгечлекләре", дигән Шәяхмәтова.

Әлеге юнәлешләр мәктәпләрнең аттестация комиссиясе белән килешеп эшләнгән.

"Укытучыны нинди юнәлеш буенча укырга җибәрәсен аттестация комиссиясе хәл итә. Комиссия аны белем бирү оешмасында нинди вакантлы урыннар барлыгын һәм укытучының мөмкинлекләрен исәпкә алып төзи. Белем бирү оешмаларының аттестация комиссиясе карары нигезендә шушы юнәлешләр сайлап алынды", дип өстәгән министрлык түрәсе.

Мәктәпләрдә ана телләрен ихтыяри укыту турындагы канун кабул ителгәннән соң Татарстанда татар теле дәресләре кимеде. Татар телен туган тел фәне итеп сайлаучыларның төгәл саны әлегә билгеле түгел. Азатлык белешкән кайбер мәктәпләрдә татар теле укытучыларының башка фәннәрне укытуга күчүләрен расладылар. Сәгатьләр җитмәү сәбәпле, хезмәт хаклары кимегән кайбер мөгаллимнәр мәктәпләрдән китәргә мәҗбүр булган.

XS
SM
MD
LG