Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа уку елы башланды. Татар теле ничек укытылачак?


Архив фотосы

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы татар телен туган тел фәне итеп сайлаучыларның төгәл санын әлегәчә белми. Азатлык республикадагы кайбер мәктәпләргә шалтыратып вазгыятьне тикшерде.

Мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары уза. Мәктәп тәртибе белән танышкан арада ата-аналар бер уңайдан туган телне сайлау гаризаларын да яза. Мәктәпләрдә сыйныфлар формалашып бетте диярлек. Алар хәзер өч төргә бүленә: татар төркеме, урыс төркеме һәм туган телне урыс теле буларак сайлаучылар. Алар өч төрле програм нигезендә укыячак.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында республикада татар телен күпме бала сайлаганы турында әлегә төгәл саннар юк. Ата-аналарның туган тел буларак нинди телне сайлавы, татар яисә урыс теле өчен күпме гариза язылуын белешү максатыннан Азатлык Татарстандагы кайбер мәктәп мөдирләре белән сөйләште.

УКЫТУЧЫЛАР ЯҢАДАН УКЫДЫ

Казан шәһәренең 16 санлы татар-инглиз гимназиясенең укыту эшләре буенча мөдир урынбасары Эльза Ярмөхәммәтова мәктәптә барысы 1138 бала укуын әйтте.

"Шуларның 9 проценты, ягъни 100ләп бала туган тел итеп урысчаны сайлады, калганнары – татар телен. Безнең бистәдә урыс балалары да бар. Быел мәктәпкә 120 бала укырга керде һәм ата-аналар, 100% очракта туган тел итеп татар телен укытуны сорап гариза язды. Бишенче сыйныфка баручылар да туган тел итеп татар телен сайлар дип көтәбез. Узган ел бу укучыларның барлык ата-аналары да туган тел буларак татар телен сайлап гариза имзалады.

Укыту програмы IV, V укыту вариантлары нигезендә башкарыла. Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты биш сәгать укытыла һәм укыту татар телендә бара. Ә 5-9нчы сыйныфларда – өч сәгать" диде Эльза Ярмөхәммәтова.

Башлангыч мәктәпкә (1-4нче сыйныф) дүрт вариант тәкъдим ителә

"Сездә татар теле укытучылары кыскартылу, аларның башка фәннәрне укыта башлау очраклары булдымы?" дигәнгә ул: "Юк, бездә сәгатьләр кимемәде. Дүрт укытучы "страховка" йөзеннән башка фәннән белем бирер өчен квалификация узды", диде.

ТАТАР ТЕЛЕ БЕРАЗ КЫСКАРДЫ

Казанның 180 санлы мәктәп мөдире Илдар Сәяхов белем йортында 1250 бала укуы һәм 75 процент бала туган тел итеп татар, ә 25 проценты урыс телен сайлавын турында сөйләде.

"Бездә беренчедән алып тугызынчы сыйныфка кадәр укучылар белем ала. Быел беренче тапкыр өч тугызынчы чыгарылыш булачак. Башлангыч сыйныфларда, гадәттәгечә, төп максат – татар телен үзләштерү һәм чит телләрең башлангыч нигезенә өйрәтү.

Башлангыч сыйныф балаларына укытуның III вариант нигезендә белем бирелә. Биредә туган тел дәресе мәҗбүри. Балалар атнасына ике дәрес татар телен укый, берсе татар әдәбиятына кала. Урта сыйныфларда – IV вариант. Биредә лингвистик сыйныфлар бар, анда икенче тел итеп бала төрек, гарәп, кытай, испан телен сайлап укый ала. Шул сәбәпле алар татар телен ике сәгать кенә укый булып чыга. Әмма башлангычта татар сыйныфлары итеп укыган балалар өчен аерым фәннәрне урысча, татарча укытуны дәвам итәбез. Укыту програмнары үзгәрмәде, узган елдагыча калды.

Урта мәктәпкә (5-9нчы сыйныф) биш вариант тәкъдим ителә

Түбән хезмәт хакына яшәп булмый дип үз теләге белән китүчеләр булды

Татар теле укытучылары арасында кыскатулар булмады. Алар башка фәннәрне укытыр өчен укыды. Дөресен әйтим, җан асрар өчен тегеннән-моннан сәгатьләр җыеп бирдек, әмма түбән хезмәт хакына яшәп булмый дип үз теләге белән китүчеләр булды", диде ул.

Казанның 19 санлы гимназиянең мөдир урынбасары Артур Галиәхмәтов Азатлыкка 1600 укучының 600е туган тел итеп урыс телен, калганнары татар телен сайлаган дип әйтте.

"Бездә 1600 бала укый, шуларның 1000е быел туган тел итеп татар телен укыячак, калганнарның ата-аналары урыс телен укытуны теләп гариза язды. Узган ел да шул чама булды, зур үзгәрешләр юк. Гимназиядә укыту IV укыту програм нигезендә башкарыла. Ягъни атнасына 2 татар теле дәресе укытыла, 1 дәрес татар әдәбиятына бирелә. Бер мөгаллимебез дә эштән китмәде, аларга сәгатьләр җыелды", диде мөдир урынбасары.

ТАТАРЧА ДӘРЕСЛЕКЛӘР ЮК

Түбән Кама шәһәренең 2 санлы татар гимназиясендә ата-аналарның 100 проценты үз баласына туган тел буларак татар телен сайлаган. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Кинҗәбулатова татар гимназиясендә тел сайлау мәсьәләсендә проблем була алмый дип саный. Бездә татарча укырга дип килгән балалар белем ала ди ул.

"Бездә 1162 бала укый. Ата-аналар белән узган елның ноябрь аенда ук җыелыш уздырган идек. Алар гаризалар язды. Туган телне шул гариза нигезендә укытабыз. Ә 1-5нче сыйныфларга гаризаны сентябрь аенда язачаклар, чөнки ата-аналарны иртәрәк барыбер җыеп булмый. Әлбәттә, алар татар телен сайлаячак, чөнки бу татар гимназиясе.

Татар теле сәгатьләре кимемәде, чөнки без V укыту програмы нигезендә белем бирәбез. Бишенче вариант – татар телендә укытыла торган сыйныфлар варианты. Безнең укучылар атнасына биш сәгать татар теле белән әдәбият укый. Моннан тыш бездә барлык чаралар татар телендә уздырыла һәм балаларның үзара аралашуы да татарча. Үзебезнең мәктәпне бик бәхетле мәктәп дип саныйм", диде ул.

Кайбер балалар "апа, татарча җавап бирсәм буламы?" дип сорый

"Башка фәннәр нинди телдә укытыла?" дигәнгә ул: "10-11нче сыйныфларда – профильле укыту. Анда бернинди татарча китаплар юк. Алай да без балаларга ике телдә укытабыз. Татарча да, русча да аңлатабыз.

Башлангычларда татарча гына укытабыз. Бишенче сыйныфтан башлап, кайсы дәреслек татарча бар – шуны татарча укытабыз, ләкин татарча дәреслекләр юк диярлек, чөнки ФГОС таләпләренә туры килерлек тәрҗемә дәреслекләре әлегә юк. Балалар терминнарның татарчасын белә. Урысча укытылса да балаларның кайберләре "апа, татарча җавап бирсәм буламы?" дип сорый, татарча сөйлиләр", диде Энҗе Кинҗәбулатова.

ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ КИРӘКЛЕГЕН АҢЛАТАБЫЗ

Яшел Үзәннең 7 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең милли эшләр һәм уку-укыту эшләре буенча мөдир урынбасары Резидә Зәйнуллина быел 180 баланың укырга керүе һәм шуларның 58%ы туган тел буларак татар телен укыячагы турында әйтте.

Кайбер татар гаиләләре дә туган тел буларак урыс телен сайлаган очраклар бар

"Безнең мәктәптә 1053 бала укый һәм шуның 58%ы туган тел итеп татар телен сайлады. Әмма бу әле соңгы саннар түгел, алар әлегәчә көн дә үзгәреп тора. Кайбер татар гаиләләре дә туган тел буларак урыс телен сайлаган очраклар бар, алар белән әкрен генә сөйләшүләр уздырабыз, татар теленең кирәклеге турында да аңлатырга тырышабыз. "Туган тел" дип атыйсы түгел иде ул фәнне баштан ук. Дәүләт теленең кайсын укыйсыгыз килә, дип әйтеп сорыйсы иде. Сорауны алай дип куйганда, татар телен сайлаучылар күбрәк булыр иде дип уйлыйм.

Бу үзгәрешләргә кадәр кайбер сыйныфларда татар теле белән әдәбиятына атнасына 6 сәгать аерыла иде. Хәзер атнасына 3 сәгать калды.

Ун укытучыбыз татар теле укыта иде, шуларның 6сы хәзер дә татар теле укыта, ә калган дүртесе башлангыч сыйныф укытучысы булып калды, чөнки андый белемнәре дә бар иде" диде Резеда Зәйнуллина.

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕ КИМЕГӘН

Сарман гомуми урта белем бирү мәктәбе мөдире Гөлназ Сабирҗанова быел укырга керүче 55 баланың да ата-анасы туган тел итеп татар телен сайлаулары турында әйтте.

"Бездә 520 бала укый һәм туган тел итеп бездә татар телен сайлыйлар. Бишенче-сигезенче сыйныфларда хәзер татар теле һәм әдәбияты 4 сәгать укытыла, ә элек ул 5 сәгать иде. Татар теле укытучыларыбызны кыскартмадык – алар бездә өчәү. Атнасына 23-24 сәгать укыталар, ставка нигезендә 18 генә дәрес каралган", диде ул.

УКЫТУЧЫЛАР КЫСКАРТЫЛМАДЫ

Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Фәнүзә Гыйматова Азатлыкка мәктәптә 690 бала укуы һәм аларның барысы да туган тел буларак татар телен сайлавы турында сөйләде.

"Быел туган телне сайлау буенча ата-аналардан гаризалар җыелмады әле, бу – узган елгы күрсәткечләре. Быел да үзгәреш булмас дип уйлыйбыз. Без туган телне урыс мәктәпләренә тәгаенләнгән програм нигезендә укытабыз, ягъни татар теле белән әдәбиятына атнасына 3 сәгать вакыт бирелә. 10-11нче сыйныфта – икешәр сәгать. Башка бар фәннәр дә урысча укытыла, чөнки бу – урыс мәктәбе. Укытучылар кыскартылмады, әмма укыту сәгатьләре кимеде. Элек татар теле белән әдәбияты атнага 5 сәгать керә иде", диде Фәнүзә ханым.

ЯҢАДАН СӨЙЛӘШҮ ОЕШТЫРЫЛАЧАК

Әлмәт районы Түбән Мактама урта гомуми белем бирү мәктәбенең укыту эшләре буенча мөдир урынбасары Ләйсән Вильданова мәктәптә 570 бала укуын һәм 9-10 баланың гына туган тел буларак урыс телен сайлавын әйтте.

"Безнең мәктәптә татар теле һәм әдәбиятына атнасына өч сәгать бирелә, III, IV укыту програмнары сайланды. Фәннәр башлыча урыс телендә укытыла. Ата-аналар туган тел татар теле булуга каршы түгел, берничә ата-ана гына гаризаны урыс теле дип язды. Без алар белән кабат сөйләшербез дип ниятлибез. Өченче сыйныфта өч баланың ата-анасы урыс телен сайлады да, унынчыда алты ата-ана. Мисал өчен, өченче сыйныф өчкә бүленгән булып чыга. Татар төркеме, урыс төркеме һәм туган тел итеп урысча укучылар. Быел укырга кергән балаларның ата-аналары барысы да туган тел буларак татар теленә гариза язды", диде ул.

БАР ФӘННӘР ДӘ УРЫСЧА

Мамадышның 1 санлы гомуми белем бирү мәктәбенең укыту эшләре буенча мөдир урынбасары Әлфия Зиннәтова барлык укучыларның 4 проценты туган тел итеп урысчаны сайлавы хакында әйтте.

"Безнең мәктәптә 463 бала укый, шуның 23е туган тел итеп урысчаны сайлады. Быел беренче сыйныфка 60 бала керә, шуларның 7 ата-ана үз баласына туган теле итеп урыс телен билгеләде. Безнең мәктәп туган тел укытуның беренче вариант програмын сайлады – татар теле һәм әдәбияты атнасына өч сәгать керә, башка бар фәннәр дә урысча укытыла", диде ул.

ЧИСТАЙДА КҮПЧЕЛЕКТӘ УРЫС ТЕЛЕ

Чистай шәһәренең 2 санлы гимназиясе укыту буенча мөдире урынбасары Роза Шиһапова шәһәрдә күпчелекнең урыс телен үз итүе турында әйтте.

"Безнең мәктәптә 728 бала укый һәм шулардан 323 бала туган тел буларак татар телен сайлады, 405 бала – урысчаны. Без үзебез дә ата-аналар белән сөйләшәбез, татар теленең барыбер кирәк булуы турында искәртәбез. Бар фәннәрнең дә барыбер урысча укытылуы турында да әйтәбез. Агитация бармаса, татар телен сайлаучылар моның кадәр булмас иде. Укытучылар кыскартылмады, әмма сәгатьләре ике тапкыр диярлек кимеде" диде Роза Шиһапова.

Биредә укыту програмының III, IV укыту вариантлары сайлаган һәм атнасына өч сәгать татар теле һәм әдәбият укытыла. Һәр параллельдә бер татар сыйныфы бар, алар татар теле белән әдәбиятны атнасына биш сәгать укый.

Туган телне сайлау гаризасы
Туган телне сайлау гаризасы

ИКЕШӘР ДӘРЕСЛЕК КУЛЛАНЫЛА

Бөгелмә шәһәренең Һади Атласи исемендәге 14 санлы татар гимназиясе мөдире Фәнис Гайнуллин да татар мәктәбе булу сәбәпле соңгы үзгәрешләрнең аларга кагылмавын әйтте.

"Уку йортыбызда 338 бала укый һәм аларның барысы да туган тел итеп татар телен сайлады. Башкача була да алмый, чөнки бу – татар мәктәбе. Үзгәрешләр безгә бик кагылмады, татар теле дәресләре дә элек ничек булса шулай ук. Укытучыларны кыскарту да булмады.

Югары сыйныфлар бердәм дәүләт имтиханын тапшырасы булу сәбәпле, урысча дәреслекләрдән укый, ә калганнарда татарча дәреслек тә бар, урысчасы да. Терминологияне урысча да, татарча да бирәбез”, диде ул.

Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 санлы гимназиясендә 858 укучының барысы да туган тел буларак татар теле сайлавын әйттеләр. Гимназиянең укыту эшләре буенча мөдир урынбасары Нурзия Сәлимҗанова моны татар гимназиясе булу белән аңлатты.

"Татар гимназиясе буларак эшлибез икән, балаларның туган тел итеп татарны сайлавы – табигый. Ата-аналар арасында ризасызлык белдерүчеләр булмады. Тел мәсьәләсендә шундый хәл килеп тугач, туган телне сайлау турындагы гаризаны узган ел ук яздырган идек. Быел менә тагын – беренче, бишенче һәм унынчы сыйныфларга яздырабыз. Каршылар юк. Башлангыч сыйныфларда бездә уку гел татарча гына алып барыла, бишенче сыйныфтан башлап исә, кайбер фәннәр татарча, ә кайберләре урысча укытыла башлый. Татар теле белән әдәбият фәне башлангыч сыйныфларда атнасына – 5-6 сәгать, ә урта сыйныфларда дүрт сәгать укытыла. 10-11нче сыйныфларда исә татар теле белән әдәбият атнасына өч сәгать керә," диде ул.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG