Accessibility links

Кайбер мәктәпләрдә ата-аналарга татар телен һәм әдәбиятын мәҗбүри укыту мөмкинлеге биргән вариантны бөтенләй күрсәтеп тормыйлар.

25 октябрь Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Татарстанда тел сәясәтен камилләштерүгә, рус һәм татар телләрен укытуны җайга салуга багышланган киңәшмәдән соң республиканың милли мәгариф өлкәсендә кая таба юл тотасы беркадәр ачыклана төште кебек. Киңәшмәдә тикшерелгән, Русия мәгариф министрлыгына җибәреләчәк тәкъдим өлгесенә 1-9нчы сыйныфларда татар телен һәм әдәбиятны мәҗбүри, ә 10-11нче сыйныфларда ихтыяри итү турында язылган. Һичшиксез ата-аналарда, укытучыларда күпме сәгать укытылачак соң дигән сорау да туачак. Ә сәгатьләр санын мәктәпләр сайлаган вариант хәл итәчәк.

Бу көннәрдә Татарстан мәктәпләрендә ата-аналар җыелышлары үтә. Прокуратура тикшерүләреннән соң мәктәп җитәкчеләре ата-аналарга Русиянең мәгариф стандартындагы укыту планы вариантларын тәкъдим итә. Русия мәгариф кануны нигезендә бу вариантлар ата-аналар белән килештерелергә тиеш. Укыту планнарында 1-4нче сыйныфларга (башлангыч) һәм 5-9нчы сыйныфларга (урта мәктәп) аерым вариантлар каралган. Әлеге планнардагы вариантларның кайберләре милли телләрне укытуны бөтенләй күз алдында тотмый.

4нче варианттан баш тартмагыз!

Кайбер мәктәпләрдә ата-аналарга һәр вариантның үзенчәлеге турында аңлатып тору түгел, кайберләрен бөтенләй күрсәтмәү очраклары да булуы ачыкланды. Бу хакта ата-аналар, активистлар социаль челтәрләргә язды.

"Мәктәпләрдә татар телен ничек укытуга карата җыелышлар башланды. Күп әти-әниләр укыту програмнары турында берни белми һәм 1нче, 2нче, 3нче вариантларны сайлап кул куя. 4нче варианттан баш тартмагыз!", дип язды бер активист Фейсбукта.

Социаль челтәрләрдә "мәктәпләрдә ата-аналарга милли телләрне укыту мөмкинлеге биргән вариантларны күрсәтеп тә тормаганнар, 1нче вариантны гына тәкъдим иткәннәр" дип ачынучылар да булды.

Русия мәгариф министрлыгының гомум белем бирүдә укыту-методик берләшмәсе бу вариантларны 2015 елның апрель аенда раслаган.

Башлангыч мәктәпкә (1-4нче сыйныф) IV вариант тәкъдим ителә

I вариант – мәктәпләрдә русча гына укыту каралган. Анда Русиядәге милли телләргә бер сәгать тә бирелмәгән.

II вариант – мәктәпләрдә русча гына белем һәм Русия халыклары телләренең берсен укыту мөмкинлеге бирә.

III вариант – ана телендә белем биргән (рус телендә укытылмаган) мәктәпләргә тәкъдим ителә. Бу вариантта башлангычта һәр сыйныфка да татар теле һәм әдәбияты уку өчен өчәр сәгать карала.

IV вариант – Русиядәге республикаларының канун нигезендә дәүләт (милли - ред.) телендә укытылган мәктәпләргә. Бу вариантта ана телен 1, 2, 4нче сыйныфларда атнасына биш, 3нче сыйныфта ​алты сәгать укыту каралган.

Урта мәктәпкә (5-9нчы сыйныф) V вариант тәкъдим ителә

I, II, III вариантлар – бары тик рус телендә генә белем биргән мәктәпләр өчен. Анда милли телләргә сәгатьләр бөтенләй каралмаган.

IV вариант – рус телендә белем бирү белән беррәттән Русия халыкларының бер телен дә укыту мөмкинлеге бирә. Бу вариантта һәр сыйныфта ана теленә өч сәгать карала.

V вариант – белем бирү Русиядәге берәр халыкның ана телендә оештырылган мәктәпләр өчен. Милли тел һәм әдәбиятка 5, 6, 9нчы сыйныфларда биш, 7, 8нче сыйныфларда дүрт сәгать карала.

Әлеге вариантлардан кала мәктәп үз теләге белән теге йә бу фәнгә, шул исәптән татар теле һәм әдәбиятына да өстәмә сәгатьләр бирә ала. Аны мәгариф хезмәткәрләре "вариатив" өлеш дип атый. Андый мөмкинлек һәр вариантта каралган. Мисал өчен, 5-9нчы сыйныфлар өчен булган IV вариантта 5, 7, 8, 9нчы сыйныфларга ике, 6нчы сыйныфка бер сәгать каралган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG