Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда күпме укучының татар телен сайлавы сентябрьдә генә билгеле булачак


Казан мәктәбе укучылары
Казан мәктәбе укучылары

Татарстанда күпме укучының туган тел буларак татар теле сайлавы әлегә билгеле түгел. Бу хакта Азатлыкка республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин җавабында күренә. Әлеге сан сентябрьдә генә билгеле булачак.

Азатлыкның мәктәпләрдә туган тел дәресләренә кагылышлы сорауларына Татарстан мәгариф һәм фән миинистрлыгы күпме укучының туган тел буларак татар телен сайлавы сентябрьдә генә билгеле була дип җавап бирелде. Беренче мәгълүматларга караганда, күрсәткечләр былтыргы кебек булыр дип көтелә.

Министрлык җавабыннан күренүенчә, 2017 елның ноябрендә Татарстанда укучыларның 69,3 проценты туган тел буларак татар телен, 28,9 проценты урыс телен, 1,22 проценты чуаш телен сайлаган. Удмурт, мари, мордва (эрзя, мукшы) телләрен сайлаучылар бер проценттан ким булган.

Республикадагы 1413 мәктәптә барлыгы 417955 укучы белем ала диелә.

Хатта язылганча, былтыргы уку елында Татарстанда 714 мәктәптә укыту татар телендә барган. 93 мәктәптә – чуаш, 27 мәктәптә – удмурт, 19 мәктәптә мари телендә берем бирелгән. Әлеге мәктәпләрдә милли телләрдә укыту бары тик башлангыч сыйныфларда гына.

Башкортстанда 2018-2019 уку елында укучыларның 63,05 проценты ана теле буларак урыс телен сайлавы билгеле. Башкорт телен балаларның 15,6, татар телен 9,45 проценты сайлаган.

XS
SM
MD
LG