Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: "Татар теле мәсьәләсендә үзебездә дә җитешсезлек булды"


Миңнеханов: "Тел мәсьәләсендә үзебездә дә җитешсезлек булды"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:41 0:00

Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Кукмарада узган республикакүләм август киңәшмәсенең пленар утырышында президент Рөстәм Миңнеханов татар теле мәсьәләсен күтәрде. Проблемнарның озак вакыт хәл ителмәве безнең дә кимчелек диде президент.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, тел мәсьәләсендә авыр чор узылды. "Проблемнарның озак вакыт хәл ителмәве безнең дә кимчелек. Ул мәсьәләләрне бездән башка беркем чишмәячәк", диде Татарстан президенты.

Ул кайбер мәктәпләрдә укучыларның тел өйрәнүдә конституцион хокуклары исәпкә алынмады, мәктәпләрне гамәлгә куючылар буларак, муниципаль берәмлекләр дә әлеге мәсьәләгә тиешле игътибар бирмәде дип белдерде.

Президент сүзләренчә, бүген иң беренче чиратта, туган телләрне укыту методикасын камилләштерү һәм туган телләрне укытуда цифрлы укыту-методик комплексы булдыру кирәк.

Миңнеханов "Мәгариф турындагы" федераль канунга туган телләрне укытуга кагылышлы үзгәрешләр кертелгәнен дә искәртте.

"Алар мәгариф системына бурычлар куя. Уку планнарында һәм програмнарында бер яктан туган телләрне өйрәнү мәҗбүри булуын, икенче яктан, укучыларның контингентын исәпкә алырга кирәк. Ата-аналар белән эшләү мөһим", диде президент.

"Тел - аралашу чарасы гына түгел. Һәр миләтнең тарихы, дөньяга карашы да. Шуңа күрә туган телдә тиешенчә укыту, яшь буынны милли гореф-гадәтләрне хөрмәтләргә өйрәтү алдынгы бурычның берсе булып тора", диде Миңнеханов бераз татарчага күчеп.

25 июль көнне Русия думасы туган телләрне ихтыяри укыту турында канунны өченче (соңгы) укылышта кабул итте. 4 августта аны Русия президенты Владимир Путин имзалады.

Татарстанда күпме укучының туган тел буларак татар теле сайлавы әлегә билгеле түгел. Беренче мәгълүматларга караганда, күрсәткечләр былтыргы кебек булыр дип көтелә. 2017 елның ноябрендә Татарстанда укучыларның 69,3 проценты туган тел буларак татар телен, 28,9 проценты урыс телен, 1,22 проценты чуаш телен сайлаган. Удмурт, мари, мордва (эрзя, мукшы) телләрен сайлаучылар бер проценттан ким булган.

Башкортстанда 2018-2019 уку елында укучыларның 63,05 проценты ана теле буларак урыс телен сайлавы билгеле. Башкорт телен балаларның 15,6, татар телен 9,45 проценты сайлаган.

XS
SM
MD
LG