Accessibility links

Алмаз Имамовның җинаять эше материалларын татарчага тәрҗемә итү мөрәҗәгате кире кагылды


Татарстанның Чаллы шәһәре мәхәкәсе Алмаз Имамовның эш материалларын һәм гаепләү бәяләмәсен татар теленә тәрҗемә итү өчен җинаять эшен кайтару турындагы мөрәҗәгатен кире каккан.

Активист үзенең хокуклары бозылган дип саный. Ул җинаять-процессуаль кодексының мәхкәмә эше теле турындагы 18нче маддәсенә сылтана. Анда җинаять эше урыс телендә һәм республикаларның дәүләт телендә алып барыла дип язылган.

Кодекска ярашлы, тикшерү һәм мәхкәмә документлары шикләнелүчегә, гаепләнүчегә яки мәхкәмә эшендә катнашкан башка затка мотлак рәвештә тапшырылырга тиеш икән, алар әлеге затның туган теленә яки ул белгән башка телгә тәрҗемә ителергә тиеш.

Имамов Чаллы мәхкәмәсе карарын Татарстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять итәргә җыена.

18 июль көнне Чаллы мәхкәмәсе Алмаз Имамов эшен карауга кереште. Ул Вконтактеда урнаштырган язмалары белән милләтара низаг тудыруда гаепләнә. Тәртип саклау оешмалары фикеренчә, әлеге язмалар урыс милләте һәм христиан дине вәкилләрен мыскыллый.

Имамов гаепләү бәяләмәсен, татарча булмау сәбәпле, алудан баш тартты. Ул шулай ук татарча сөйләшмәве һәм полиция белән якын мөнәсәбәттә булу ихтималы аркасында дәүләт адвокатыннан баш тартты. Имамов мәхкәмә эшен татарча алып баруны таләп итте.

2018 елның башында Алмаз Имамов Сбербанк аны татар буларак дискриминацияли дип прокуратурага гариза биргән. Банкта бөтен мәгълүмат урыс телендә генә диде ул. Шуннан соң ул шундый ук гаризаны Чаллының салым хезмәтенә дә бәйләп язган.

Прокуратура үз җавабында Татарстанда эшләүче дәүләт оешмалары үз сайтларын татар телендә ясарга мәҗбүр түгел дип белдергән.

Соңрак ул шәһәр прокуратурасына "Родительское сообщество Татарстана — РоСТ" оешмасын Җинаять кодексының 136нчы һәм 282нче маддәсе нигезендә җаваплылыкка тарттыруны сорап мөрәҗәгать итте.

Алмаз Имамов фикеренчә, үзләрен "Татарстан ата-аналары төркеме" дип атаган берләшмәнең Вконтактедагы битендә "кешеләрне (татарларны) милләтләренә карап кимсетүче" материаллар чыга. Моннан тыш, ул берләшмәдә катнашучылар "татар милләтле түрә" һәм "татар укытучылары" кебек социаль төркемнәргә карата нәфрәт уяталар ди ул.

XS
SM
MD
LG