Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Татарстанның урыс телле ата-аналары берләшмәсен җинаять җаваплылыгына тартуны сорыйлар


Чаллы шәһәре
Чаллы шәһәре

Чаллыда яшәүче Алмаз Имамов шәһәр прокуратурасына "Родительское сообщество Татарстана — РоСТ" оешмасын Җинаять кодексының 136нчы һәм 282нче маддәсе нигезендә җаваплылыкка тарттыруны сорап мөрәҗәгать иткән.

Алмаз Имамов фикеренчә, үзләрен "Татарстан ата-аналары төркеме" дип атаган берләшмәнең Вконтактедагы битендә "кешеләрне (татарларны) милләтләренә карап кимсетүче" материаллар чыга. Моннан тыш, ул берләшмәдә катнашучылар "татар милләтле түрә" һәм "татар укытучылары" кебек социаль төркемнәргә карата нәфрәт уяталар ди ул.

Имамов Чаллы прокуратурасын "татарларны дискриминацияләүгә чакырулар таратучы оешкан төркем һәм аерым затларны" җаваплылыкка тарттыруны сорый.

Алмаз Имамовның үзен дә 282нче маддә нигезендә урыс милләтендәгеләргә карата нәфрәт яки дошманлык уятуда гаеплиләр.

Имамов бар гаепне кире кага. Аның фикеренчә, гаепләүләр аңа дәүләт оешмаларына һәм банкларга татар телендә хезмәт күрсәтү таләпләре белән язган мөрәҗәгатьләре өчен белдерелгән.

2018 елның башында Алмаз Имамов Сбербанк аны татар буларак дискриминацияли дип прокуратурага гариза биргән иде. Банкта бөтен мәгълүмат урыс телендә генә диде ул. Шуннан соң ул шундый ук гаризаны Чаллының салым хезмәтенә дә бәйләп язган.

Прокуратура үз җавабында Татарстанда эшләүче дәүләт оешмалары үз сайтларын татар телендә ясарга мәҗбүр түгел дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG