Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда милләтара низаг тудыруда гаепләнгән Алмаз Имамов эшен карау башлана


Дәүләт оешмаларыннан һәм Сбербанктан татар телендә хезмәт күрсәтүне таләп иткәннән соң, Алмаз Имамовка тәртип саклау органнары игътибар итте, Вконтактеда экстремистик дип танылган берничә язма тапты. Имамов гаепләүне кире кага.

18 июль көнне Чаллы мәхкәмәсе Алмаз Имамов эшен карауга керешә. Ул Вконтактеда урнаштырган язмалары белән милләтара низаг тудыруда гаепләнә. Тәртип саклау оешмалары фикеренчә, әлеге язмалар урыс милләте һәм христиан дине вәкилләрен мыскыллый.

Имамов бар гаепне кире кага. Аның фикеренчә, гаепләүләр аңа дәүләт оешмаларына һәм банкларга татар телендә хезмәт күрсәтү таләпләре белән язган мөрәҗәгатьләре өчен белдерелгән.

"Кеше үз телендә беркая да мөрәҗәгать итә дә алмый. Мин моны татар кешесе хокукларының дискриминациясе дип саныйм. Сайт урысча булса, ул татарча да булырга тиеш. Татарча юк икән, димәк, бу дәүләт оешмасы түгел", ди ул.

Имамов гаепләү бәяләмәсен, татарча булмау сәбәпле, алудан баш тартты. Ул шулай ук татарча сөйләшмәве һәм полиция белән якын мөнәсәбәттә булу ихтималы аркасында дәүләт адвокатыннан баш тартты. Имамов мәхкәмә эшен татарча алып баруны таләп итте.

2018 елның башында Алмаз Имамов Сбербанк аны татар буларак дискриминацияли дип прокуратурага гариза биргән. Банкта бөтен мәгълүмат урыс телендә генә диде ул. Шуннан соң ул шундый ук гаризаны Чаллының салым хезмәтенә дә бәйләп язган.

Прокуратура үз җавабында Татарстанда эшләүче дәүләт оешмалары үз сайтларын татар телендә ясарга мәҗбүр түгел дип белдергән.

Азатлык әлеге мәхкәмә эше барышын күзәтәчәк.

XS
SM
MD
LG