Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар телен югалтмас өчен 1990-нчы еллар тәҗрибәсен куллану кирәк"


Татар теле дәресе. kazanfirst.ru фотосы

Яңа уку елында туган телләр гариза нигезендә укытылачак. Бу кануни яктан теркәлде. Әмма Татарстанда ничә процент ата-ана үз баласына туган тел итеп татар телен сайлаячагы билгесез. Аларның санын киметмәс өчен бүген 1990нчы еллардагы татар сыйныфларын, мәктәпләрен ачу тәҗрибәсен кулланырга мөмкин.

Яңа уку елы башланырга бер атна вакыт кала. Белем эстәү елы исә телләр турындагы канунга үзгәрешләр кертүдән соң яңа тәртип нигезендә башкарыла. Дөрес, узган елны ук прокуратура мәктәпләрнең астын өскә китереп Татарстанда татар теле, Башкортостанда башкорт теле һәм башка милли республикаларда туган телләр чамадан тыш артык укытыла дип камчылап "тәртип урнаштырды". Туган телләр укыту програмында мәҗбүри булса да, хәзер яңа канун нигезендә туган телне укырга теләүчеләр гариза язарга тиеш. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы республикада күпме укучының туган тел буларак татар телен сайлавы сентябрьдә генә билгеле булачак диде. Күрсәткечләр былтыргыдан аерылмас дип тынычландыра түрәләр. Былтыр укучыларның 69,3 проценты туган тел буларак татар телен, 28,9 проценты урыс телен, 1,22 проценты чуаш телен сайлаган иде. Әмма татар телен сайлаучылар быел инде азрак та булырга мөмкин. Белгечләр фикеренчә, эш гариза язып укуга калгач, алга таба татар телен сайлап укучылар саны бермәбер кимиячәк.

Дәүләт телен популярлаштыру юнәлешендә масштаблы эшләр башкарылмаганын аңлаган ата-ана киләчәктә аңлы рәвештә туган тел итеп татар телен сайлармы?

Татарстанда татар телен туган тел итеп сайларга кирәклеген яки аның өстен булу якларын аңлату эшләре ни мәгариф министрлыгы тарафыннан, ни Дөнья татар конгрессы кебек иҗтимагый оешмалар ягыннан башкарылмый. Республикада тынлык. Рәсми матбугат та дәшми, кулга төшерелгән блогерлар да бу хакта сөйләми. Гәрчә республика җитәкчелеге мактанган милләтләр арасындагы баланс саклансын өчен дә ата-аналар арасында эш алып барылуы берсенә дә комачауламас иде. Әмма түрәләр дәшми, барысы да ата-аналарның ихтиярына, аларның аңлы эш итүенә ышана. Тик татар телен яклауда Татарстан җитәкчеләренең артка җиңел генә чигенүен, депутатларның көрәшмичә җиңелгәнен күреп, республикадагы дәүләт телен популярлаштыру юнәлешендә масштаблы эшләр башкарылмаганын аңлаган ата-ана киләчәктә аңлы рәвештә туган тел итеп татар телен сайлармы? Шикле. Мәктәпкә барырга әзерләнгән бала, аларның ата-аналары ничек эш итәргә, нәрсәгә хокуклы булуы турында да, дөресен генә әйткәндә, белми. Аптырашта калган ата-аналар белән даими эшләүче комитет, иҗтимагый оешма була ала, әмма Татарстанда бу юк. Даими консультация бирерлек белгечләр дә юк.

Мәктәпләрдә башкорт теле укытылуы өчен көрәшкән башкорт милли хәрәкәте исә Дөнья башкорт корылтае канаты астына сыенды. Әйтергә кирәк, корылтайның рәисе урынбасары – Фирдәвес Хисаметдинова, ул 1995-1998 елларда Башкортстанда мәгариф министры булып эшләгән шәхес. Корылтайның башкарма комитетында шулай ук 2004-2011 елларда Башкортстан мәгариф һәм фән министрлыгында Милли мәктәпләр, милли китаплар чыгару бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Рәйсә Күзбәкова да бар. Бүген ул башкорт милли хәрәкәтендәге ата-аналар белән тыгыз эшли. Һәр районда диярлек үз вәкилләре бар, мәктәпләр белән элемтә оештырып, туган тел итеп башкорт телен сайлау кирәклеген аңлату эшен җәелдергәннәр. Корылтайда кимендә ике милли мәгариф белгече эшли, ә татар конгрессында бу юк. Уфа тәҗрибәсен татар конгрессы кулланырга ашыкмый.

1990 нчы елларда оешкан милли хәрәкәт активистлары татар теле дәресләрен арттыруда, Казан, Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Әлмәт кебек шәһәрләрдә ата-аналар, мәктәп мөдирләре, укытучылар белән тыгыз аралашкан, актив аңлату эшен алып барган. Алар фикеренчә, бүген 1990-нчы еллар тәҗрибәсе актуаль.

Татар иҗтимагый үзәге активисты, 1990-нчы елларда Казанның Ленин районы, аннары шәһәр шурасы депутаты Шамил Каюмов вакытында һәр мәктәпне җәяү узып, ата-аналар белән очрашып мәктәпләр ачтыруга ирешкән кеше. Азатлыкка ул эш алымнары турында уртаклашты.

Шамил Каюмов
Шамил Каюмов

"1990-1995 елларда Казанның Ленин районы депутаты булдым. Татар иҗтимагагый үзәгеннән сайландым. Мин сайланган очракта халыкка да, үземә дә милли мәгариф темасы белән шөгыльләнәчәкмен дип сүз бирдем. 1970 елларда ук Казанда милли мәгариф учаклары инде юк иде. Татарча эшли торган бердәнбер ятим балалар өчен интернат бар иде.

Эшне нидән башладым? Иң тәүдә мәгълүмат тупладым. Кулымда – депутат мандатым. Безнең районда (бүген ул Авиатөзелеш районы) 36 мәктәп бар иде, һәрберсен җәяүләп уздым. Мөдир яки аның урынбасары белән очрашып, мәктәп, уку йортының һәрбер сыйныфында ничә бала укый, шуларның ничәсе чеп-чи татар, кайсылары катнаш никахтан туган балалар – барысы хакында мәгълүмат тупладым. Балаларның һәркайсысының татар телен белү дәрәҗәсе нинди икәнен дә сорашып теркәп бардым. Дәресләргә дә кереп утырганым булды, ничек сөйләшәләр, аңлыйлармы, белем бирү дәрәҗәләрен дә исәпкә алынды. Бер ел дәвамында шушы эшләр белән йөрдем, мәгълүмат тупладым

Депутат манданты булгач, мәктәпләренә керү тыелмады

Ул вакытта "Мәрҗани" җәмгыяте актив иде, алар белән тыгыз элемтәдә эшләдек. Алар да, мин дә районыбызда татар мәктәпләрен ачу максаты белән яндык. Алар да, мин дә төрле мәктәпләрдә узган ата-аналар җыелышларына йөрдек. Кулымда җыелышларның җәдвәле бар иде. Җыелышлар 2-3 җирдә бер үк вакытка туры килә икән, активистлар белән кем кайда бара дип эшне бүлешә идек. Минем мандат булгач, мәктәпләргә керү тыелмады. Кайдадыр колач җәеп каршы алалар иде, кемдер шикләнде, араларында безнең эшчәнлеккә, иҗигамый активлыкка нәфрәт белән караучылар да булды. Мәгълүмат бирмим, чөнки сез Татар иҗтимагый үзәгеннән, сезнең эшчәнлекне яратмыйм диюче мөдирләр дә булды. Әмма халык тарафыннан сайланган депутат буларак, мандатны күрсәткәч, мине кертмәү, мәгълүматны яшерү – депутат эшчәнлегенә комачаулау дип аңлата идем. Ә бу җинаять булып санала. Җинаять кодексын үзем белән йөрттем, шуны күрсәткәч, кертәләр, барлык мәгълүматны әйтәләр, җыелышларда чыгыш ясарга мөмкинлек бирәләр иде. Аннан шүрлиләр иде.

Ул елны ике гимназия ачылды

Татар теле укытучылары, фәннәрне укытуны баккан мөдир урынбасарлар арасында татар телен укыту проблемын аңлап, безгә ярдәм итүчеләр булды. Алар аша ата-аналарга татар мәктәпләре, гимназиясе кирәк дигән гариза бланкларын тараттык. Совет берлеге, РСФСР, ТАССР конституцияләре һәрвакыт үзем белән иде, өчесендә дә һәр кеше туган телендә белем алырга хокуклы дип язылган. Моны район депутатлары утырышларында чыгыш ясап искә төшердем. Нишлибез, татар мәктәпләре кирәк дип чыгыш ясадым. Каршы чыгучы да, хуплаучылар да табылмады. Ике комиссия эшләде, икесе дә бернинди карар кабул итмәде. Бөтен материалларымны президиумга тапшырдым, чөнки бу – карап торып каршы эш итү. Милли хәрәкәт көчле иде, шуннан да курыктылар. Районда милли хәрәкәт күтәрелер дип курыктылар бугай. 1992 елның 10 сентябрендә президиумның 70-нче санлы карары чыкты. Ул елны ике гимназия ачылды. Ата-аналар арасында көчле агитация булды, бер мәктәптә җиде беренче сыйныф барлыкка килде.

Аннары мин шәһәр думасы депутаты булдым, эшем күбәйде. Бу мәктәпләрне артык контрольдә тота алмадым, әмма ул вакытта татар мәктәпләре саны артты.

Һәрбер ата-ананың күңеленә үтеп керердәй сүзләр табып була

Бүген андый депутатлар юк, урамнан беркем дә мәктәпкә үтеп керә алмый. Безгә ата-аналар белән эшләргә кирәк. Татар телен укыту мәҗбүри, гариза язарга үгетләргә кирәк. Бер уңайдан халыктан БДИны татар телендә бирүне таләп итүне дә оештырырга кирәк. Бу эш өчен актив ата-аналар күп булып тупланып, Казан, Чаллы мәктәпләрен бүлешеп эшләп була. Мәктәп мөдирләре, урынбасарлары аркылы эшлик, һәр мәктәптә татар җанлы актив ата-ана бар. Аңлату эшләрен миниcтрлык алып бара алмый икән, конгресс аша, иҗтимагый пулат ярдәмендә мөмкин. Һәрбер ата-ананың күңеленә үтеп керердәй сүзләр табып була, татар кешесенең гамәли сыйфатын истә тотып аңлатырга мөмкин. Татар мәктәбенең өстенлекләрен аңлатыйк. Казанда 180 мәктәп икән, барысын да йөреп чыгарга кирәк. Кеше юк.

Бүген депутатлар ярдәмгә килер иде, әмма алар милли мәгариф өлкәсендә эшләргә әзер түгелләр. Разил Вәлиев бар, әмма ул ялгыз. Әмма ул бу эшкә алынса, аңа активистлар ярдәмгә килер иде. Үзем бүген үк мәктәпләрне урап узарга, анда агитация эшен алып барырга әзермен. Казан мэры Илсур Метшин, мәгариф министры Рәфис Борһанов белән очрашырга кирәк. Мине кабул итәрләрме – белмим", дип сөйләде Шамил Каюмов Азатлыкка.

Мари Иле республикасының элеккеге мәгариф министры урынбасары, җәмәгать эшлеклесе Римма Катаева да Idel.Реалиига туган телләрне саклап калыр өчен 1990нчы еллар тәҗрибәсен эшкә җигәргә кирәк дип сөйләде.

фикерләр (27)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG