Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үз-үзебезне алдап үле телләр баскычына төштек


Татар теле һәм әдәбияты укытучылары корылтаенда катнашучылар

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов буш корылтайлар уздырып һәм юк-бар ямаулык гамәлләр турында сөйләп, халыкны һәм үз-үзен алдый.

Быел җәй көне Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенрусия корылтае узды. Шуның пленар утырышында мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов урысча чыгыш ясарга җыенучыны туктатып: "Президиумда татарчаны аңламаучы бар, шуңа русча сөйлим дип әйтү – ул безне алдау түгел, үзегезне алдау", дигән икән. Шуны күпчелек татар матбугаты каләмгә алган. Мәгариф министры татар телен саклау өчен хәлиткеч сүз әйткән диярсең.

Инде җиденче тапкыр мондый буп-буш корылтайлар уздырып һәм ана телен татар теле дәресләре чикләрендә генә калдыру – үз-үзеңне алдау түгелме? Татар теле дәресләре генә тел сакланышын тәэмин итә алмавын бала үстергән һәр татар гаиләсе төшенеп җитте бит инде! Корылтайга җыелган укытучыларның үз гаиләсендә йә баласы, йә булмаса оныгы урыстелле.

Мультфильмнар гына татар телен саклау мәсьәләсен хәл итә алмый

Быелның май азагында биргән әңгәмәдә мәгариф министры Борһанов: "Татарстан республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан республикасы дәүләт програмы" кысаларында гаятъ күләмле эш башкарыла: бәйге-конкурслар, олимпиадалар, җәйге ял лагерьлары, татар телендә мультфильмнар, әдәби әсбаплар чыгару һәм башка бик күпләр", ди. Болар бернинди уңай үзгәрешкә китерми торган гамәлләр. Телне саклаучы төп һәм хәлиткеч чара: бакчаларда, мәктәпләрдә тулысынча татар телендә тәрбия һәм белем бирү. Интернетка куелган мультфильмнар гына татар телен саклау мәсьәләсен хәл итә алмый. Көн дәвамында татарча эшләүче берничә балалар телеканалы һәм радиосы кирәк! Министр болар турында әйтми, ә юк-бар ямаулык гамәлләр турында сөйләп, халыкны һәм үз-үзен алдый.

Шул ук әңгәмәдә министр, татар балаларының 35%ы (60913 укучы) татар мәктәпләрендә укый, ди. Аның сүзләренчә, рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә 806 татар сыйныфы ачылган, алардагы укучылар саны – 14 705 (8,5%) икән. Күбек саннар... Ул "татар" мәктәпләренең, "татар" сыйныфларының күптәннән урысча дәреслекләр буенча урыс телендә белем бирүе министрга билгеле, югыйсә. Татар телендә дәреслекләр бөтенләй диярлек бастырылмавын да белә. Саннарын министрлык яшерә, әйтми. Министр һаман үз-үзен алдавын дәвам итә.

Октябрь башында урыслашкан татар гимназияләре турында "Яңа гасыр" телеканалы, ниһаять, дөрес итеп сөйли башлады. "Семь дней" тапшыруы республиканың берничә гимназиясендә чын журналист тикшерүе уздырган. Ата-аналар, укучылар белән аралашканнар, дәфтәрләрне тикшергәннәр һәм татар гимназияләре гадәти урыс мәктәбенә әверелгән дигән дөрес нәтиҗәгә килгәннәр.

Билингваль система дигән булып татар балаларын урыслаштыра башлыйлар

Татар авылларының мәктәпләрендә дә белем урысча бирелә. Бакчаларда тәрбия-укыту эшләре ике телдә алып барыла: 50 процент урысча, 50 процент татарча. Билингваль система дигән булып, "өстән" шундый таләп куела икән. Җайлап кына татар балаларын бакча яшеннән урыслаштыра башлыйлар. Өстәвенә балалар телевизордан көн-төн урысча мультфильмнар карый. Нәтиҗәдә республикада шундый вазгыять тудырылды: татарча аралашкан гаиләләрдә дә татар теле ата-анадан балага күчми. Кызганыч, саф татар авылларында да балалар үзара урыс телендә аралаша.

1994 елдан башлап Татарстан республикасы халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча өч дәүләт програмы кабул ителде. Шуңа миллионлаган сум акча бүленеп бирелгән. Хисап ясалган, ә нәтиҗә – ноль: бу чор эчендә татар теле үле телләр баскычына төште.

2016 елда Татарстан хөкүмәте тарафыннан милли мәгарифне үстерү концепциясе кабул ителде, "юл харитасы" төзелде. Бу да тормышка ашырылмаган башлангыч булып калды. Мәгариф түрәләре аларны да тиз онытты. Ә югыйсә, әлеге документлар түрәләрнең өстәл китабы булырга тиеш иде бит!

Президент Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсеннән соң хәзер "Татар халкының үсеш стратегиясе" исемле тумышыннан ук үле яңа документ төзергә тотындылар. Тагын үз-үзләрен алдау. Ул документта да тел саклау гаилә өстенә өеп куелыр инде.

Татар телен торгызу – Миңнехановның турыдан-туры бурычы

Татар телен торгызу – беренче чиратта Татарстан Конституциясе гаранты – президент Рөстәм Миңнехановның турыдан-туры бурычы. Аның: "Әгәр өйдә ата-ана үзара татарча аралашса, бала да татарча сөйләшәчәк", дигән фикере белән һич кенә килешеп булмый. Телне гаиләдә саклый алган милләт дөнья тарихында юк.

Тел саклансын һәм үссен өчен милли мәгариф кирәк. Бу дөнья практикасында билгеле төп юнәлеш! Татарча дәреслекләр, эш дәфтәрләре, методик ярдәмлекләр, сынауга әзерләнү җыентыклары, электрон әсбаплар белән тәэмин ителгән татар гимназияләре кирәк. Бүгенге көндә мондый уку йортлары республикада юк. Хәтта контроль эшләр министрлыктан урыс телендә генә төшерелә. Татар телендә белем бирүгә игътибар булмау, татар мәгарифе өчен акча жәлләү 2000нче елларда башланган иде, бу битарафлык һәм саранлык хәзер дә дәвам итә.

Татар мәгарифен торгызуны сорап президент Рөстәм Миңнехановка байтак хатлар юлланылды. Ләкин вазгыятьнең уңай якка үзгәргәне әле дә күренми. Президенттан үтәргә дигән боерык булмагач, министр Борһанов та, шәһәр һәм район башлыклары да татар мәгарифен торгызу өчен кыл да селкетми.

Тәлгать Әхмәдишин
Чаллы шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG