Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Борһанов: Татар милли педагогика институты булдыру мәсьәләсе өйрәнелә


Рәфис Борһанов
Рәфис Борһанов

Татар милли педагогика институты булдыру мәсьәләсе җентекләп өйрәнелә. Ләкин аны ачу белән генә түгел, әлеге уку йортын тәмамлаган студентларга ихтыяҗ да югары булырга тиеш, дип саный Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов.

"Бүген милли институт булдыру мәсьәләсе җентекләп өйрәнелә. Төрле вариантлар карала. Социологик тикшеренүләр үткәрелә. Чөнки институтны ачу белән генә түгел, анда югары сыйфатлы белем бирелергә һәм әлеге уку йортын тәмамлаган студентларга ихтыяҗ да югары булырга тиеш", дигән министр "Татар-информга" биргән интервьюда.

Борһанов белдерүенчә, билингваль даирәдә эшләүгә сәләтле, ике дәүләт телен дә камил белгән укытучыларга ихтыяҗ бар.

Татарстанның суверенитет декларациясе кабул ителгән еллардан бирле җәмәгатьчелек, галимнәр, зыялылар республиканың үз Милли университетын булдыру идеясен көн кадагыннан төшермәде. Ләкин ул төзелмәде.

2017 ел көзендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасына юлламада Милли пединститут булдырылачагы турында әйтте. Галимнәр арасында әлеге уку йортының концепциясе әзерләнә дигән сүзләр дә йөри. Әмма кайда әзерләнә, оештыру төркеменә кемнәр кергән – бу хакта рәсми хәбәрләр күренми.

Белгечләр Милли университетны педагогия инстиутына алыштыру - чигенү билгесе дип саный.

XS
SM
MD
LG