Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов юлламасы: Путинга – рәхмәт, татар теле белән ал да гөл, Татмедиа һәм конгресска – кисәтү


Миңнеханов еллык юллама белән чыгыш ясый

24 сентябрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт шурасы алдында еллык юллама белән чыгыш ясады. Азатлык бу чыгышны тыңлап андагы кайбер мөһим урыннарны тәкъдим итә.

Дәүләт шурасы утырышы Сәлих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узды, утырышка 700 кеше чакырулы иде. Бу – Миңнехановның тугызынчы юлламасы. Сүз уңаеннан, башка еллардан аермалы Татарстан президенты бу юлы татарча җөмләләр әйткәндә мәдәният һәм авыл хуҗалыгы белән генә чикләнмәде, нефть, сәламәтлек саклау өлкәсе, яшьләр проблемнары хакында гомум сүзләрне булса да татарча әйтте.

Миңнеханов юлламасы: Путинга – рәхмәт, татар теле белән ал да гөл, Татмедиа һәм конгресска – кисәтү
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:43 0:00

Чикләүләр – буйсындыру нияте, Путин – юлбашчыбыз

Миңнеханов чыгышын, Татарстанда – тыныч һәм тотрыклы, милләтара, динара аңлашучанлык дигән сүзләр әйтеп, Русия президенты Владимир Путинга мәдхия уку белән башлады.

"Русия Федерациясе белән горурланабыз", диде ул. Шул ук вакытта ул тышкы сәясәткә дә бәясен бирде. "Чикләүләр, шантаж, куркыту – чит илләрнең басымына буйсындырырга тырышу. Конструктив көчләргә милли лидерыбыз Владимир Путин янында берләшергә кирәк, ул дәүләтнең куәтен арттыра. Татарстан Путинга зур ышаныч белән карый, узган сайлауларда татарстанлыларның 82 проценты Путинны сайлады, аның сәясәтен хуплады", диде ул. Алдан әзерләнгән сценарий нигезендә кебек залдагылар моңа дәррәү кул чапты.

Сайлау сюрпризлары кирәкми

2019 елда Татарстанда парламент сайлаулары узачак. Миңнеханов бу вакыйгага тукталып аңа җитди әзерлек булырга тиеш диде. Дискуссия, полемика, тәнкыйть булсын диде ул, әмма бәхәсләшкән вакытта Татарстанның моңа кадәр яуланган уңышлары күләгәдә калмасын иде дип теләк белдерде ул. Тәнкыйть объектив булсын, диде президент. "Парламентка депутатларның яңа составы сайланачак. Яңару эзлеклелек белән барырга тиеш, ачыклык һәм халыкның эштә катнашуы белән бергә барырга тиеш", диде ул.​

Миңнеханов еллык юллама белән чыгыш ясый
Миңнеханов еллык юллама белән чыгыш ясый

"Бердәм Русия" фиркасенең абруе төшеп бара. Сайлаулар көтелмәгән нәтиҗәләр китерергә мөмкин. Моны узган ялларда Владимир, Хабаровскида булган сайлаулар да күрсәтте. Сайлаучылар "Бердәм Русия" фиркасенә, хәзерге хакимияткә каршы тавыш бирде. "Дежур", күз буяу өчен куелган намзәтләргә протест рәвешендә тавыш бирде.

Миңнеханов Татарстан турында начар мәгълүматлар таралуы хакында да әйтте. Бу очракта ул "Татмедиа" агентлыгына шелтә белдерде. Ялган мәгълүмат тарала икән, димәк "Татмедиа" сыйфатлы, дөрес хәбәр бирми, дип нәтиҗә ясады ул. Шулай ук Миңнеханов министрлыклар, дәүләт идарәләренә мәсьәлә туган икән, оператив мөнәсәбәт күрсәтергә кирәклеген әйтте.

Түгәрәк даталар

Татарстан президенты 2020 елда ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек, КамАЗның 50 еллыгы турында искә төшерде. Быел узып баручы Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын да искә алды. Президент Казанның Иске татар бистәсендә, Мәрҗани мәчете тирәсендә аның истәлегенә һәйкәл куелачак дип вәгъдә итте. Узган атна галимнәр Азатлыкка бу вәгъдә онытылды дип зарланып сөйләгән иде.

Путинга татар теле өчен рәхмәт!

Туган телләрне укытуда Татарстан карашын һәм фикерләрен федераль үзәк, белгечләр ишетте, диде Миңнеханов. Август аенда имзаланган туган телләрне ихтыяри укыту турындагы канун "туган телләрне укытуда барлык мөмкинлекләр тудыра", диде ул.

Миңнеханов Путинның туган телләрне саклау програмын тәкъдим итүе турында әйткәч, зал янә дәррәү алкышлады. Татар теленең дәүләт теле буларак укытылмавы турында юлламада сүз булмады диярлек. Бары тик "Татарстан дәүләт телен укытуны камилләштерү кирәк" диелде, ләкин аның ничек укытылуына ачыклык кертелмәде.

Зал Миңнехановка алкышлый
Зал Миңнехановка алкышлый

Татарстан президенты "татар теле методикалары проблемын хәл итмәү – безнең хата" дигән сүзләрен кабатлады.

Юлламада КФУ каршында педагогия институтын оештыруны төгәлләү максаты да куелды. Президент сүзләреннән аңлашылганча, бу Милли университет булмаячак, ә педагоглар әзерләүче Милли педагогия институты гына булачак.

Татар конгрессы кимчелекләре

Читтәге татарлар, ватандашлар белән тыгызрак эшләргә кирәклеге турында да сүз әйтелде. Милли мәгариф өлкәсендә барысы да "ал да гөл" дип, без теләгән күләмдә татар телен укыйбыз диелсә дә, бу милли яңарыш проблемын хәл итми. Татарстан президенты татар халкының үсеш стратегиясе програмы һаман да булмавы зур кимчелек дип Дөнья татар конгрессын тәнкыйтьләде. Бу документ татар халкының үткәнен, бүгенгесен, киләчәген берләштерергә тиеш дип әйтте. Әмма милли мәгарифсез бу эшне ничек башкарырга – билгесез.

Иҗади яшьләргә ярдәм кирәк

"Иҗади фикерләүче, креатив яшьләребез күп һәм аларның эшчәнлеге игътибар сорый. Креатив индустрия үсәргә тиеш, яңа иҗади үзәкләр булдыру мөһим", диде Татарстан президенты. Әлегә кадәр Казанда татар яшьләре җыелып эшли торган, төрле иҗади берләшмәләргә сыенырлык урын, бина юк.

Миңнеханов чыгышын бик актив, дәртле башласа, ахырда арыган кыяфәт белән: "Без яңача эшләргә тиеш, без булдырабыз!" дип тәмамлады.

Юллама 1 сәгать 9 минут дәвам итте, Миңнехановны 11 тапкыр алкышлар белән бүлдерделәр. Татарстан президенты пенсия реформасына тукталып тормады, гәрчә нәкъ бүген Русия думасы бу өлгене икенче укылышта тикшерәсе иде.

* * *

Татарстан президентының еллык юлламасы алдыннан без казаннарга "Сезне Татарстан кешесе буларак барыннан да бигрәк нәрсә борчый?" дигән сорау биргән идек.

Татарстан халкын нәрсә борчый?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:19 0:00

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG