Accessibility links

"Мәрҗани​ Русия хакимиятләре өчен бүген дә куркыныч"


Конференциянең пленар утырышы
Конференциянең пленар утырышы

20-21 сентябрь Казанда мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел тулу уңаеннан "Мәрҗанинең фәнни мирасы һәм иҗтимагый эшчәнлеге" дигән халыкара фәнни-гамәли конференция узды.

Мәрҗани конференциясе зурлап оештырылуга карамастан, 20 сентябрь пленар утырышы узган көнне Татарстан фәннәр академиясенең актлар залының өчтән бер өлеше генә тулы иде. Анда килүчеләрнең дә күбесе чарада катнашучылар үзләре иде.

Конференцияне ачып җибәргән Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев үз чыгышында Мәрҗанинең "Һәр татар кешесе үзенең туган телен бик яхшы белергә, аның чисталыгын сакларга тиеш", дигән сүзләрен искә төшереп, "Мәрҗани беренче булып дин әһелләренә урыс телен өйрәнүнең зарурлыгын шәригать белән дәлилләгән" дип ни өчендер галим сүзләре аша урыс телен өйрәнүне дә пропагандалап алды.

"Конференциядә чалмалы кешеләр аз"

Дин әһелләре дигәннән, Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары​ Дамир Мөхетдинов чыгышында конференциягә дин әһелләренең бик аз санда килүенә тукталды.

"Мин монда чалмалы кешеләрне бик аз күрәм. Мөселман җәмәгатьчелеге шушындый конференциядән әллә хәбәрдар түгел, әллә инде Шиһабетдин хәзрәтнең яшьлегендә булганы кебек дин әһелләре аны тулысынча кабул итми", дип белдерде ул.

Сүз уңаеннан, пленар утырышта чыгыш ясарга тиешле Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да конференциядә күренмәде.

"Мәрҗани – татарларда милли идеологиягә нигез салучы"

Азатлык чарада катнашкан галимнәрдән Мәрҗани мирасының бүгенге көндәге әһәмияте турында сорашты.

"Мәрҗанинең эш алымнары бүгенге көндә актуальләшә бара"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:57 0:00

Галим Дамир Исхаков фикеренчә дә, Шиһабетдин Мәрҗанинең кем икәненә хәзерге дин әһелләре төшенеп җитми.

"Шиһабетдин Мәрҗани бер үк вакытта төрки дөньяда иң беренче милли тарихны язучы булган. Шуңа да карамастан Шиһаб хәзрәт тарихчы буларак та, дин белгече буларак та Татарстанда бик начар өйрәнелгән. Мәрҗанинең күпчелек әсәрләре әле чыгарылмаган, коментарлар эшләнмәгән, дип белдерде ул Азатлыкка.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

"Хәзерге дин әһелләре Мәрҗанинең кем икәнлеген бик төшенмиләр. Tөшенгән булсалар, бүген алар бу залда тезелешеп утырган булырлар иде. Дин әһелләре юк диярлек залда. Бу бик кызганыч. Шуңа күрә тарихчыларга һәм дин өлкәсендәге белгечләргә алга таба Мәрҗанинең әсәрләре нигезендә аның кем икәнлеген халыкка җиткерү өчен бик нык тырышырга кирәк булачак", диде ул.

Ни өчен аның бүгенге көндә һәйкәле юк, дигән сорауга Исхаков, Мәрҗани әле хәзер дә милләтче буларак, милли идеолог буларак Русиянең бүгенге хакимиятләренә яраклы кеше түгел, дип әйтеп үтте.

"Билгеле булганча, Мәрҗани күп елар буена тыелган шәхес иде. Совет чоры идеологиясенең бер чагылышы әле һаман да бетмәде. Русиядә киресенчә кире якка киттек. Яңадан империячел рухлар күтәрелә башлады. Мәрҗани ул кысаларга сыймый һәм ярамый торган фигура булып кала. Ул Исхакидан иртәрәк яшәгән булса да, аның юлы шул Исхакилар барган юл, ул башлап җибәрүче. Шуңа күрә минем уйлавымча, дөньялар үзгәргәч һәм Русиядә демократия көчәйгәч Мәрҗани ныграк күтәрелер дип уйлыйм", диде Дамир Исхаков.

"Мәрҗани​ – заманча татар тарихына нигез салучы"

АКШ галиме Юлай Шамилоглы Шиһабетдин Мәрҗанине аңлар өчен бик күп гыйлем кирәк дип саный.

Юлай Шамилоглы
Юлай Шамилоглы

"Мәрҗанинең бүгенге татарлар өчен керткән иң зур өлеше – аның заманча татар тарихына нигез салуында. Ул бер китабында беренче мәртәбә татарлар кем, кем булырга тиеш дип аларның тарихын Болгар ханлыгына, Алтын Урдага, Казан ханлыгына, үз дәверендәге мөселман төркиләргә бәйләгән. Аңардан соң килгәннәр татар тарихының принципларын кабатлыйлар. Һәм бу идеология хәленә килгән. Төрки дөньяда беренче булып татарларда милли идеология барлыкка килгән һәм моңа нигез салучы Шиһабетдин Мәрҗани була. Башка андый шәхес юк", ди Шамилоглы.

"Мәрҗани​гә һәйкәл ачу нияте барып чыкмады"

Мәрҗани исемендәге тарих институты галиме Марат Гыйбатдинов сүзләренчә, Мәрҗанине күбрәк дин әһелләре белә.

Марат Гыйбатдинов
Марат Гыйбатдинов

"Мәрҗани гарәп телендә язган һәм бу әсәрләр бик тирән фәлсәфи һәм дини мәсьәләләргә багышланган. Аның язганнарын укыр һәм аңлар өчен безнең галимнәр әле ул дәрәҗәгә үсеп җитмәгән. Аның исемен белсәләр дә, аның хезмәтләре тирәнтен өйрәнелгән дип әйтеп булмый", ди ул.

Быелгы Мәрҗани елы ничек узды, ниләр көткән идегез һәм бу өметләр акландымы, дигән сорауга Гыйбатдинов, институт буларак планлаштырылган барлык чараларны да үти алуларын җиткерде.

Галим сүзләренчә, конференция көннәрендә Казанда Шиһабетдин Мәрҗанигә куеласы һәйкәлне ачу да планлаштырылган булган, тик бу эш барып чыкмаган.

"Без шушы конференция вакытында бергәләп Мәрҗани һәйкәлен ачырга теләгән идек. Ул Иске Татар бистәсендә ачылырга тиеш иде. Һәйкәл буларак бар инде ул, әмма аны кайчан куярлар, мин белмим", диде Гыйбатдинов.

"Милли мәгариф проблемнары Мәрҗани​ чорына якынлаша"

Галим Марат Лотфуллин фикеренчә, Мәрҗани елы бик югары дәрәҗәдә уза дип булмаса да, әлеге конференциянең әһәмияте елдан ел зурая бара.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

"Шиһабетдин Мәрҗани – милли мәгарифкә дә нигез салучыларның берсе. Ул ислам мәгарифе нигезендә эшләсә дә, шул кысада милли мәгарифне төзи башлаган кеше. Кызганыч, бүгенге көндә безнең милли мәгариф проблемнары Мәрҗани чорына якынлаша бара.

Мәгариф өлкәсендә хәзерге Русиянең сәясәте Русия империясендәге телләр сәяәтенә көннән көн якыная бара. Шуңа күрә Мәрҗанинең эш алымнары да бүгенге көндә көннән көн актуальләшә бара", диде Марат әфәнде Азатлыкка.

* * *

21 сентябрь конференция кысаларында "Төрки-татарларның урта гасыр тарихы Шиһабетдин Мәрҗани концепциясендә" дигән секция узды. Анда олугъ галим турында бер генә чыгыш яңгырады. Казакъстандагы Назарбаев университеты профессоры Юлай Шамилоглы мәгърифәтченең "Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар" әсәренә анализ ясап "Ни өчен бу китапта казакълар турында, Хива, Коканд турында да сүз бара. Бәлки Мәрҗани Русия мөселманнарын берләштерергә тырышкандыр" дигән сорау куйды.

Сүз уңаеннан, әлеге секциядә катнашучы биш галимнең дүртесе чит илдән иде. Финляндиянең Оулу университеты доценты Роман Хаутала үз чыгышында Алтын Урдада Үзбәк-хан (1313-1341) идарә иткән чорда францискларның насара динен таратуы турында латин чыганакларында язылганын сөйләде.

Мәрҗанинең нәсел дәвамчысы Әскәр Хөснетдинов (с) һәм ИРСИКА мөдире Халит Эрен
Мәрҗанинең нәсел дәвамчысы Әскәр Хөснетдинов (с) һәм ИРСИКА мөдире Халит Эрен


Маҗарстан башкаласы Будапешттагы Үзәк Европа университеты профессоры Стивен Поу нотыгында әйтелгән фикерләр залда бәхәс уятты. Ул "монгол" һәм "татар" сүзләренең ничек кулланылганы турында сөйләде. Поу төрле чыганакларга таянып, аларны ул рәсми һәм рәсми булмаганнарга бүлеп, татарлар дип куылган монголларның аталуын җиткерде. Мондый концепция белән риза булмаучылар арасында тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов та бар.

"Стивен минемчә бөтенесен бутап бетергән. Рәсми булмаган чыганакларны өйрәнсә дә, ул рәсми, ягъни Сарайдагы елъязмадагы фикерләр дөрес дип исәпли. Урта гасырларда милли тәңгәллекне паспортка карап чыгармаганнар бит. Монгол империясенә кадәр аксөякләр дип татарлар исәпләнгән, ә соңрак атаклы ырулар дип монголларны атый башлыйлыр. Бу империянең төрле почмакларында төрлечә чагылыш тапкан. Монголлар үзләре яшәгән илендә бу рәсми рәвештә кабул ителә, ә Алтын Урдада аксөякләр, киресенчә татарлар дип атала башлаган" ди Измайлов.​

Чыгыш ясаучылар арасында бердәнбер русияле - Русия фәннәр академиясенең гомуми тарих институты баш фәнни хезмәткәре Татьяна Джаксон үз сүзендә бер кызыклы темага тукталды. Исланд сагаларында татарлар турында да әйтелә икән. Кайбер язмаларда бәхәсле фикерләр дә бар.

"1400нче елларда язылган сагаларның берсендә, мәсәлән, Һолмгард, ягъни Новгород патшалыгынң көнчыгышында Галиция урнашкан, Галициядән төньякка таба Киев Русе тора, кареллар җире, алыплар җире, бер аяклылар, кәрләләр иле бар диелгән. Ә Һолмгардны татар иле дип атаганнар. Бу европаларга Русьнең Алтын Урдага буйсынганы мәгълүм булганын раслый" ди Джаксон.

Секциядә чыгыш ясаучыларның соңгысы - Болгарстан башкаласы София университеты профессоры Александер Николов византиялеләрнең Chronica Breviora чыганагында татарлар турында әйтелгән урыннарын укып чыкты.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан фәннәр академиясе ярдәме белән Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештырган конференциягә уннан артык чит илдән һәм Русиянең төрле төбәкләреннән килгән 100гә якын галим катнашты.

Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗани авылы кешесе була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә псевдоним итеп ала.

Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Шиһабетдин Мәрҗани​ һәйкәленә бәйге үткәрелде, проект сайланды, нигә һаман да һәйкәл куелмады, дигән сораулар куйган иде. Элегрәк Казан башкарма комитетының архитектура, шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Жанна Белицкая Азатлыкка Казанда якын арада Шиһабетдин Мәрҗани​ һәйкәлен аның исемендәге урамда кую планлаштырыла дип җавап биргән иде.

XS
SM
MD
LG