Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәрҗани тел бетүгә түзеп тора алмаган булыр иде"


"Мәрҗани тел бетүгә түзеп тора алмаган булыр иде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:28 0:00

16 гыйнвар татар мәгърифәтчесе, галим, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел тула. Азатлык аның туган авылы Ябынчы, балачагы узган Ташкичү авылларына, шулай ук Комырхуҗа авылындагы музейда булып кайтты.

Татар мәгърифәтчесе, тарихчы, фәлсәфәче, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани тууына – 200 ел. Татарстан Диния нәзарәте аның каберен зиярәт итте. Татарстанның Милли музеенда "Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Мәрҗанинең туган ягы, балачагы узган Әтнә районы Ташкичү авылы мәктәбе фәнни-гамәли конференциягә әзерләнә. Комыргуҗа авылы мәктәбендә урнашкан музей да Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган чаралар оештыру мәшәкатьләре белән йөри.

Азатлык Мәрҗанинең тормыш юлын, иҗатын өйрәнгән галим Айдар Юзиев белән әңгәмә корды.

– Айдар әфәнде, Шиһабетдин Мәрҗани әлеге буын кешеләренә кайсы ягы белән үрнәк? Без аның масштабын аңлый һәм тиешле бәя бирә алабызмы?

– Мәрҗани – уникаль шәхес. Татар тарихында андый кешенең барлыкка килүе зур бәхет. Аны чын галим, олуг шәхес итеп гаиләсе һәм ул үскән мохит формалаштыра. Әтисе – Бохарада белем алган, ихтирам казанган билгеле кеше. Аның белеме шулкадәр югары була, Бохара әмире аңа калырга, укыту эшен дәвам итәргә тәкъдим итә. Әмма ул туган ягына кайтырга карар кыла, авылда күбрәк файда китерермен дип фикер йөртә.

Шиһабетдин Мәрҗани (1818–1889)
Шиһабетдин Мәрҗани (1818–1889)

Шиһабетдин әнә шундый кешенең улы була. Балага 5 яшь тулганда әнисе вафат була. Әтисе яңадан өйләнә. Сүз уңаеннан, аның үги әнисе – үз әнисенең сеңлесе, әмма аларның мөнәсәбәтләре киеренкерәк булганга күрә булачак галим күп вакытын ике яктан да булган бабайлары өендә уздырган. Ике яктан да бабайлар – белемле мөселманнар, имам, мөдәррисләр. Аның гыйлемгә тартылуы үзеннән-үзе барлыкка килә.

18 яшендә Шиһабетдин Мәрҗани беренче китабын яза. Ул вакытка ул гарәп, фарсы, төрек телләрендә иркен сөйләшкән. Мәрҗани балачактан ук максатчан, үҗәт булып үскән, нәсел дә үз эшен эшләгән. Физик яктан сәламәт, нык булган. Белем тупларга да өлгергән, көрәш белән дә шөгыльләнергә вакыт тапкан. Сабантуйларда чыгыш ясар өчен аның әтисеннән килеп рөхсәт сораганнар. Еш кына җиңүче калган.

Шәкертләр Мәрҗанидән дер калтырап торган

1839 елда ул Бохарага китә, анда 11 ел дәвамында белем ала. Ике-өч елдан соң ул инде укыта да башлаган. Шәкертләр аңардан дер калтырап торган. Беренчедән, укуда таләпчән, кырыс була, аннары зур гәүдәсе, көрәшү сәләтенә ия булганга күрә үрә катып торганнар. Ул вакытта шәкертләр исертә торган үлән иснәү белән мавыкканннар, әмма аның шәкертләре Мәрҗанидән куркып андый адымга бармаган.

Кайсы ягы белән үрнәк дигәндә, 1915 елда аның 100 еллыгына аның хакында җыентык чыккан. Хезмәттә аны белгән кешеләр хәтирәләре белән уртаклаша. Барысы да диярлек аны принципиаль кеше булганын әйтә.

– Мәсәлән, бу нәрсәдә чагылган?

Айдар Юзиев
Айдар Юзиев

– Бер мисал искә төшә. Урта Азиядән кайтканчыга кадәр зур галим кайта икән дип Казан шау-гөр килә. Кайтуга аны билгеле сәүдәгәр Ибраһим Юнысов үзенә чакырта һәм Юныс мәчетендә имам-хатыйб булырга кыстый. Сәүдәгәр каты холыклы кеше, кырыс булган, каршылыкка түзмәгән, үз карамагында булган имамнардан көлү, төрттерү кебек гадәте дә булган. Мәрҗани имамлыкка ризалаша, әмма озак та үтми алар арасында каршылык туа. Меценат юк кына әйбергә бәйләнеп берничә тапкыр вазифасыннан читләштерелгән. Мәчет, мәдрәсәләрне төзү, аларны багу бай сәүдәгәрләр кулында булган, шуңа руханилар аларга бәйле булган. Шуңа түзгәннәр. Ә Шиһабетдин Мәрҗани үз бәясен белгән. Ишелеп барган мәдрәсәне төземәсәгез, бу эшне үзем башкарам, ярдәмегезгә мохтаҗ түгелмен дигән дә чыгып киткән, Ибраһим Юнысов белән араны өзгән.

Мәрҗани – мәхәлләсендә булган сәүдәгәләрне, меценатларны туплый алган беренче кеше. Алар аңа акча бирә, бина төзелә. Бу аның менеджер осталыгын күрсәтә. Юнысов аның белән дуслашырга тели.

Мәрҗанинең белеме, абруе шулкадәр югары була ки, ул хаҗга чыгып киткәч, сәфәре Төркия аша узганын белгән Төркия министрлары аны зурлап каршы ала. Аны солтан белән таныштырабыз дигәннәр, әмма Мәрҗани ашыгам дип юлын дәвам иткән. Ул кайда гына булмасын, матбугат аның килүен мөһим вакыйга итеп тасвирлаган. Бөек галим килә дип язганнар. Бүген бездә чит илләрдә дә югарылыкка күтәрелгән рухани, галим бармы? Кызганычка, юк. Аның кадәр бөеклеккә күтәрелүне бүген күз алдына китерү авыррак.

– Бүгенге төрле дин кешеләре, шул исәптән ислам дине әһелләре артык купшы тормыш алып баралар, мал артыннан куалар, затлы машиналарда җилдертәләр дип утлы табада сикертелә. Тыйнаграк тормыш алып бару матуррак, күркәмрәк булыр иде дигән фикер бар. Мал табуга карата Мәрҗанинең карашы нинди була?

Сәүдәгрәләр генә түгел, белемле кешеләр дә лаеклы тормыш алып бара ала дигәнне күрсәткән

– Ул фәкыйрьлектә яшәми, киресенчә, затлы, купшы әйберләр яраткан. Бик матур кыйммәтле киемнәрдән йөргән. Аның фаэтоны иң затлы һәм кыйммәтлеләрдән саналган. Аның фикеренчә, имам-мөдәррис – ихтирам казанган кеше, кешеләр аны югары бәяләргә тиеш. Галим гап-гади кеше түгел, белем туплап та бай, мул тормышка ирешеп була дип кешеләрдә мотивация тудырган. Сәүдәгәрләр генә түгел, белемле кешеләр дә лаеклы тормыш алып бара алуны үз мисалында күрсәтергә теләгән. Аның ике катлы йорты да затлы, кыйммәтле әйберләр белән җиһазландырылган була, өйләрендә пианино да булган.

Шиһабетдин Мәрҗанинең туган Ябынчы авылы
Шиһабетдин Мәрҗанинең туган Ябынчы авылы

– Айдар әфәнде, Мәрҗани кадимчеме, җәдитчеме? Күпләр аны җәдитче ди, әмма Мәрҗани калфак киюне тәнкыйтьләгән. Шул ук вакытта милләтне милли кием дә саклый дигән фикерен беләбез. Аның тел, дин, гореф-гадәт татарлыкны саклый дигән формуласы ни кадәр дөрес?

– Мәгарифтәге үзгәрешләр кертүе белән ул, һичшиксез, җәдитче. Мәсәлән, шәкертләр гарәп телен ятлаган, ә мәгънәсен аңламаган. Исмәгыйль Гаспралы да, Шиһабетдин Мәрҗани дә телне өйрәнергә кирәк дип санаган. Шул рәвешле генә Коръәнне өйрәнеп була, диннең асылына тирән төшәргә мөмкин дигән карашта торган. Ул – беренче реформатор. Коръәнгә, сөннәткә нигезләнеп карарлар чыгарган.

Мәрҗани фикеренчә, шәкертләр иң тәүдә татар телен өйрәнергә тиеш

Аның формуласына килгәндә, хаклымы ул, юкмы икәненә бәя бирә алмыйм. Ул беренчеләрдән булып татар этнонимыннан баш тартмаска дип чыгыш ясый. Казанда укытучылар мәктәбендә дә укыта, анда ул дин нигезләрен өйрәткән. Шәкертләр урыс теленә өйрәнгән. Мәрҗани фикеренчә, шәкертләр иң тәүдә татар телен өйрәнергә тиеш. Сүз уңаеннан, аның бу сүзләренә колак салмагач, ул анда эшләүдән баш тарта. Башта туган тел, аннары башка телләрне дә өйрәнергә кирәк дигән карашына хыянәт итми.

– Айдар әфәнде, ничек уйлыйсыз, әгәр дә Мәрҗани бүген безнең арада яшәгән булса, татар телен дәүләт мәктәпләреннән кысрыклап чыгару эшенә нинди бәя бирер иде һәм милли мәгариф мәсьәләсен хәл итә алыр идеме?

– Ул вакытта татарлар мәктәп, мәдрәсә, мәчетләрен үзләре баккан. Ягъни милли мәгарифкә дәүләтнең кагылышы булмаган. Мәрҗани вакытында татар, гарәп телендә белем алганнар. Барлык чыгымнар меценатлар җилкәсенә төшкән. Бүген башка вазгыять. Дәүләттән башка татар телен саклап калу мөмкин дә түгел кебек. Әйе, мәчетләр каршында ниндидер курслар оештырыла. Афәрин, әмма бу җитди түгел. Милли мәгариф мәсьәләсе дәүләт дәрәҗәсендә башкарылырга тиеш. Татар байлары арасында да хосусый татар мәктәбен ачам дип атлыгып торучылар күренми.

– Бүген руханиларны хакимият кубызына бии, аларны дәүләтнең йомышчы малае ролен үти дип тәнкыйтьлиләр. Ә Мәрҗанинең хакимият белән мөнәсәбәтләре ничек булган?

– Бик уңай. Казан губерниясе губернаторы белән тыгыз аралашкан. Мәрҗани фикеренчә, әгәр дә татарлар урыс мохитендә яши икән, моны инкарь итү түгел, ә уртак фикергә килеп яшәү якларын кайгыртырга кирәк. Губернатор соравы нигезендә ул хайваннарга яхшы мөнәсәбәт күрсәтү турында трактат яза. Ягъни хакимияткә халыкка, шул исәптән татарларга үз идеяләрен җиткерергә кирәк бит. Мәрҗани абруеннан файдаланганнар.

Ябынчы авылында Шиһабетдин Мәрҗанинең туган нигезе янында тактаташ
Ябынчы авылында Шиһабетдин Мәрҗанинең туган нигезе янында тактаташ

Мәрҗанинең мөфти вазифасына билгеләнүенә миссионер Ильминский каршы төшә

Сүз уңаеннан, аның мөфти вазифасын үтәү теләге дә була. Ул үз намзәтен тәкъдим итә. Әмма моңа Ильминский каршы төшә, аның киңәше белән Мәрҗанине бу вазифага якын китермиләр. Ильминский аның никадәр абруйлы, ихтирамга лаек булганын аңлаган, мөфти булса, татарлар тагын да канат җәер дип шүрләгән. Ильминский белән аралашмаган, алар очрашмагандыр да. Әмма Ильминский Петербурда Мәрҗанинең укучысы, галим Хөсәен Фәезханов белән аралашканы билгеле.

Хакимият оештырган чараларда Мәрҗани чакырылган кадерле кунак була. Шәрык белгечләре, географлар җәмгыятендә аны үз кешесе итеп санаганнар. Рус, чит ил галимнәре янына ул чалма, чапаннан килгән. Урысча начар сөйләшкән, әмма аңлаган. 1876 елда шәрыкчылар, археологлар җыены була. Ул анда катнаша, әмма чыгыш ясамый, аның татарлар, болгарлар тарихы турында чыгышын галим Радлов укый.

– Мәрҗани зур галим булган. Ничек уйлыйсыз: ни өчен аның укучылары аның дәрәҗәсенә җитә алмаган?

– Әйткәнемчә, аның бер укучысы – Хөсәен Фәезханов. Әмма ул, кызганычка, иртә үлә. Мәрҗани исән чагында аның шәкерте үпкә авыруыннан җан бирә. Мәрҗанинең өч хатыны була. Беренчесе бала тапканда үлә. Икенчегә өйләнә. Ике никахтан ике улы, ике кызы була. Өченче никахта балалары тумый. Өлкән улы әтисен имамлыкта алыштырырга, ә икенчесе әтисе кебек фән юлыннан китәргә тиеш була. Анысы бик талантлы була. Аңа зур өметләр баглана, әтисе аны фән дөньясына ныклап әзерли. Әмма 19 яшендә улы кинәт чирли һәм вафат була. Бу – Мәрҗанинең иң зур фаҗигасе. Улының вафаты аны аяктан ега. Сәламәтлеге какшый, урын өстенә ята.

Соңгы елларында Галимҗан Баруди белән аралаша. Баруди Мәрҗани өендә еш була, мәҗлесләргә чакырулы була. Әмма ул Мәрҗани укучысы булмый.

Белешмә

Шиһабетдин Мәрҗани – күренекле татар мәгърифәтчесе, тарихчы, фәлсәфәче, дин әһеле. Моннан тыш филология, этнография, халык иҗаты, археология, нумизматика, география һәм башка өлкәләр белгече.

1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Төрле мәдрәсәләрдә укый, Бохара һәм Сәмәркандта белем ала. 1848 елда кайта, Казанның беренче мәчетендә имам була һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли: руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен алып бара. Мәрҗанинең 1879-1880 елларда Истанбул аша Гарәбстанга хаҗга баруы билгеле.

Иң танылган әсәре – "Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар" (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”). Аны кыскача татар тарихы китабы дип атыйлар. Анда татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында төрле мәгълүматлар тупланган. Барлыгы Мәрҗани төрле өлкәгә караган утыздан артык хезмәт язган.

Мәгърифәтче 1889 елның 15 апрелендә Казанда вафат була. Кабере Яңа бистә зиратында урнашкан.

Айдар Юзиев – галим, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор. 1980 елда Петербурда "гарәп теле һәм әдәбияты" белгечлеген тәмамлый. 1990 елда "Ш.Мәрҗанинең дөньяга карашы һәм гарәп-мөселман фәлсәфәсе" темасына кандидатлык диссертациясен яклый. 1998 елда "XVIII гасыр азагы - XIX гасырда татарның фәлсәфи фикере" темасына докторлык диссертациясен яклый.

Төрле университетларда лекцияләр укый, фәнни эш алып бара. 2006 елдан хәзерге вакыткача Русия дәүләт хокук университетында эшли. Татар һәм ислам фәлсәфи фикер темасына дистәләп монография һәм йөздән артык мәкалә авторы.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG