Язучы, журналист, публицист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәү вафатына быел 85 ел тула. Шул уңайдан аның оныкчыгы Анастасия Галәүетдинова Казанга килде. Ул безнең белән русча сөйләште, гаиләбез татар тамырларыннан бөтенләе белән аерылган һәм моңа нәкъ менә бабабыз белән булган хәлләр сәбәпче, дип аңлатты ул.
БМОның Кеше хокуклары югары комиссары Мишель Бачелет августта Кытайның мөселманнар яшәгән Синҗан төбәгендәге вазгыять турында хисап чыгарачак. Ул быел май аенда эш сәфәре белән Кытайга килде, шуннан соң мәгълүмат чаралары Кытай Бачелетка басым ясый, язылган хисапны чыгармавын сорый, дип язды.
Башкортстанда яшәүче 85 яшьлек пенсионер өч кешене үтерергә маташуда гаепләгән 1959 елгы хөкем карарын гамәлдән чыгару өчен инде 60 елдан артык көрәшә.
Татар феминисты, буллинг корбаны, данга күмелеп яшәүче сәхнә йолдызы, әмма ялгызлыкта вафат булган татар актрисасы. 15 май – татарның беренче актрисасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тууына 130 ел.
Балачаклары Икенче дөнья сугышына, фашистик Германиянең агрессор буларак совет иленә бәреп керү афәтенә туры килгән буын Русиянең бүген Украинага каршы алып барган сугышын ничек кабул итә?
Кытай төрмәсендә 18 ел утырып чыккан Наил Габитов бүген Синҗандагы мөселманнар авыр көннәр кичерә дип саный. Төрмәдән чыккач ул Австралиягә күчеп киткән. Кытайда калган якыннары белән аралашуны аларга зыян килүдән куркып туктатырга мәҗбүр булган.
Биш бала тәрбияләүче Әминовлар гаиләсе кайчандыр җитеш тормышта яшәгән. Дүрт ел элек гаилә башлыгы Зәфәр авырып киткән, аннары хатыны да авырган. Документларда буталчык аркасында, бала пособиесеннән дә мәхрүм калганнар. Гаиләнең авыр язмышы, тормыш шартлары турында Сабина ханым белән сөйләштек.
28 август Русия алманнарының сөргенгә җибәрелүенә 80 ел тулды. Русия хакимияте cөргенгә дучар булган алманнарга вәгъдәләрен әле дә үтәмәде. Идел буендагы алманнарның яшәеше, фикерләре, татарлар белән катнаш никахлар турында сораштык.
Пензада яшәүче Фирдәвес Тумеркина үзенең ерак бабасы Шакир Яваев турында "Шакир-паша эзләреннән" дигән китап чыгарган. "Татар Шакир-паша" Госманлы империясенең хәрби министрлыгында хезмәт итә. Фирдәвес ханым болар турында Азатлыкка сөйләде.
"Гыйбрәтле язмышлар" сәхифәсендә Казаннан 13 яшьлек Тимур Фазлыев. Тумыштан күрмәсә дә, инвалид арбасында гына йөрсә дә, ул бирешми, музыка мәктәбендә укый, Коръән сүрәләре ятлый, чит телләр өйрәнә, зур бәйгеләрдә җиңүләр яулый.
Азатлыкның яңартылган "Гыйбрәтле язмышлар" шәлкемендә беренче кунак — Миләүшә Зарипова. Инвалид арбасындагы эшкуар хатын-кыз. Балачактан әти-әни назын тулаем татый алмаган, яшүсмер чагында юл казасына эләгеп аяксыз калган, әмма авырлыкларны җиңеп үз максатына ирешә алган көчле ханым.
Флүрә Хурамшина әтисез узган балачак елларын үкенеп искә ала. Әтисез, димәк, яклаучысыз, ди ул. Аның фикеренчә, ачлык, сугышны күргән кеше бервакытта да "Можем повторить" дигән шигарне телгә алмаячак. Ул сугыш елларында Казан тормышы турында хатирәләре белән уртаклашты.
дәвам