Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беренче татар актрисасы язмышы — теләп алган бәхет һәм фаҗига


Айгөл Әхмәтгалиеваның "Туташ" китабы 3 мең тираж белән 2019 елда басылып чыкты

Татар феминисты, буллинг корбаны, данга күмелеп яшәүче сәхнә йолдызы, әмма ялгызлыкта вафат булган татар актрисасы. 15 май – татарның беренче актрисасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тууына 130 ел.

Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская — татарның данлыкны шәхесе, татар театр сәнгәтенә нигез салучыларның берсе. Озын гомер кичерә, биографиясендәге булган вакыйгалар тулы бер Һолливуд киносындагы сюжет кебек. Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирхан белән аралашкан, шәригать кануннарын атлап чыгып сәхнәгә чыгуы аркасында каһәрләнгән һәм кыйналган, дусларының хыянәтен кабул итмичә читкә чыгып китеп гомер буена Казанга кайту турында хыяланып кайтса да меңәрләгән кешеләр алкышларында, яратуында яшәгән актриса гомер азагында япа-ялгыз кала һәм чит кешеләр янында авырып үлә. Аның җирләнүе дә үзе бер коточкыч гыйбрәтле хәл.

Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская үз кулы белән язып калдырылган көндәлекләр исән, тик шулай да аның биографиясендә ачык таплар бик күп, аңа бәйле шәхси документлар сакланмаган, ул большевикларның хакимияткә килүен ничек кабул иткәне дә, кызыл террордан ничек котыла алганы да сораулар тудыра. Хатын-кыз буларак бәхетле булганмы һәм үзен корбан итүнең җимешләрен татый алганмы? Бу хакта без аның турында "Туташ" документаль романын иҗат иткән язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән сөйләштек.

— Айгөл ханым, актрисаның тормышын өйрәнгәндә иң тетрәндергече ни иде?

Айгөл Әхмәтгалиева
Айгөл Әхмәтгалиева

— Аның тормышын ике ел өйрәндем, аның берничә ае романны язуга китте. 2019 елда "Туташ" китабы дөнья күрде. Өйрәнә башлагач, Сәхипҗамал Волжскаяны бөтенләй белмәгәнмен икән дигән нәтиҗә ясадым. Мин дә, күпләр кебек, аны беренче татар артисткасы буларак төрле шәһәрләрдә татар театр труппалары ачканын һәм рольләрен белә идем, шул кыска энциклопедик белешмәдән артык мәгълүматым юк иде. Галимнәребезнең, язучыларыбызның аның турында документаль язмалары бар, шөкер. Әмма аның биографиясендә әлегә кадәр ак таплар, ачыкланмаган фактлар шактый. Кайда туган, кайчан туган – бернинди дә документ юк диярлек. Без аның майда туганын да чамалап беләбез. Тукай аңа энҗе чәчәкләрен нәкъ туган көненә бүләк иткәне билгеле. Туган елы белән дә шул ук мәрәкә. Үз көндәлекләрендә туган елын өч дәфтәрдә өч төрле итеп күрсәткән. Туган урынын, килеп чыгышы турында мәгълүматны язганда картлык чорында хәтере чуалганмы, әллә шәхес культы вакытында махсус яшерү хәйләсе булганмы – белмим. Ул әтисен Яшел Үзәннең Әрә авылыннан дип яза. Казан, Уфа, Ижау архивларында утырдым, бу авылда аның әтисенә кагылышлы бер генә документ та табылмады. Ул үзен ярлы гаиләдән дип тасвирлый, әмма бу да бер хәйлә була ала. Затлы мулла нәселеннән булучыларның күбесе, совет сәясәтен аңлап, үзләрен ярлы крестьян гаиләсеннән дип сөйләргә мәҗбүр булган. Сәхипҗамалның ярлы гаиләдә тууына ышанып бетмим, чөнки ул башта мәдрәсәдә дини белем ала, аннары Маһруй Мозаффария укыткан кызлар өчен урыс-татар мәктәбендә укый. Бүгенге тел белән әйткәндә, элита мәктәбе. Өстәвенә, бал биюләре мәктәбенә йөри. Анда уку чыгымнар таләп иткән, теләсә кем килеп укый алмаган. Шуңа да аның үзен ярлы гаиләдә тудым дип тасвирлавы ул чордагы язылмаган кануннарга буйсынырга туры килү дип чамалыйм.

Сөенечле табышым – Ижау архивында ире белән никахлашу документының табылуы. Анда актрисаның туган җире итеп Чуашстанның Козловский районы Әлмән авылы язылган. Соңрак архивта әтисе Гыйззәтулла Хәмидуллиның документлары да нәкъ шунда туганлыгын раслады. Әтисенең бертуган абыйлары турында да мәгълүматларга тап булдым. Димәк, Волжскаяның нәсел тамыры - Әлмән авылыннан.

Миңа тәэсир иткән тагын бер факт. Ул әни булу бәхетенә ирешә алмый. Бик күп эшләү, гастрольләрдә ачлы-туклы йөрүләр аркасында аның саулыгы тәмам туза. Үпкәсе белән дә, ашказаны белән дә проблемнары була. Сәхнәдә эшләү бәрабәренә ул әни булу бәхетеннән мәхрүм кала.

— Бәлки, Сез үзегезнең күзлектән чыгып карап мондый нәтиҗә ясыйсыздыр, кемдер гаилә, бала табуны бәхет дип санамаска да мөмкин.

— Бу минем генә фараз түгел. Актриса Ижауда яшәгәндә аның янына язучы Гази Кашшаф килә һәм аңа биргән әңгәмәсендә Сәхипҗамал бу темага да кагыла. "Кызганыч, бер бала алып кайткан идек, ул кайту белән үлде", - ди. Авыру булу сәбәпле мин бала таба алмадым дигән истәлекләре дә бар. Сәхнәне өстен кую гына булмаган, әни бәхетен татып карый алмаганына үкенү хисләрен кичерә. Шулай да алар ире белән олыгайгач тәрбиягә бала алып кайта. Сугыштан соң Ижауда "балалар йортын ябабыз, балаларны таратабыз" дигән хәбәр чыккач, актриса ире белән үзләренә асрамага мәктәп укучысы яшендә бер кызны сайлаган. Аның бертуган энесеме, абыйсымы да булган. Балалар йорты мөдире икесен дә алырга, аермаска сорый, әмма актриса кыз бала гына кирәк дип кырт кисә. Ул кызның исемен ачыклап бетерә алмадым. Кемдер аны Неля ди, кемдер Сәхипҗамалның аңа Асия дип дәшкәнен әйтә. Күршеләре актриса һәр иртәне ул баланың чәчләрен үреп, тасмалар тагып мәктәпкә үзе озатты, көн саен каршы алды дип искә ала. Шулай да ул кызга кырысрак булды диләр, артык чәпчемәгән, назламыйча, кочакламыйча, үзенчә яраткан. Ә менә ире Владимир Русинов аны үз баласы кебек яратты диләр. Кыз баланың язмышы билгесез, медицина институтын бетергәч, Яңа Чабаксар шәһәренә эшкә киткән. Һөнәре – табиб. Мин аны да эзләдем, ләкин таба алмадым. Баштагы мәлдә картлар йортына эләккән Сәхипҗамал янына асрамага алган кызы килеп йөргән дип әйттеләр, аннары юк булган. Ни өчен янәшәсендә калмаган дигән сорауларга җавап юк.

— Сәхипҗамалга, яшүсмер кызга, сәхнәгә чыгарга язучы Фатих Әмирхан тәкъдим итүе билгеле. Сәхипҗамалның сәхнәгә чыгуы татар дөньясында бомба шартлавы белән бер була. Йөзе капланмаган килеш ирләр рәтендә бар кеше хозурына чыгу ул вакытта башка сыймаслык гамәл. Бүген моны нинди вакыйга белән дә чагыштырырга мөмкин – белмим. Ни өчен нәкъ менә Сәхипҗамал? Кыз бала мондый адым ясар өчен аның холкында нинди сыйфатлар булырга тиеш?

Сәхипҗамалның таланты, даны, һөнәре – Аллаһ биргән, шул ук вакытта үзе теләп алган бәхете һәм фаҗигасе дә

— Аллаһ Тәгалә аңа Үзе шушы миссияне тәгаенләгән, күрәсең. Сәхипҗамалның таланты, даны, һөнәре – Аллаһ биргән, шул ук вакытта үзе теләп алган бәхете һәм фаҗигасе дә. Аның белән аралашкан кешеләр барысы да аны коеп куйган артист иде дип әйтә. Аның тавышы бик матур булган, икенчедән, бик хисле иде, диләр. Талант иясе. Образларны шулкадәр үтемле итеп күрсәтә алган. Һичшиксез, кыю кеше. Башкаларда да талант булгандыр, әмма беренчеләрдән булырга Сәхипҗамал батырчылык иткән.

Мәктәптә укыганда ул урыс театрына барып йөри, театр белән җенләнә. Татар театры туып кына килә, әмма анда ирләр генә уйный. Сәхипҗамал – Фатыйх Әмирхан белән күрше яшәгән кыз, ә ул – заманның иң прогрессив фикер ияләренең берсе. Габдулла Тукай, Хөсәен Ямашев белән дус. Шәһәр яшьләре бергә кайнашкан, милли үзаң ачылган вакыт, ник татарлар ябылып яши, ник татар шулкадәр консерватив дигән сораулар бимазалый. Шәригать кануннары көчле заман булса да, ничектер Сәхипҗамал театр идеясе белән янып, ярамый дигәнне атлап чыга; кем белә, бәлки башкалар да минем артымнан иярер дип уйлагандыр.

— Ул мондый адымга барганда никадәр коточкыч басым астында калачагын күз алдына китергәнме икән? Беренче татар актрисасы дигән данлы исем белән бергә аны тел белән мыскыллау белән чикләнмиләр, куып тотып кыйныйлар, мондый берничә очрак була, буып үтерергә маташалар, Җаекта гастрольләргә барганда аңа хәтта пистолеттан аталар, чак кына исән кала... Бүгенге көн терминнары белән әйткәндә, буллинг корбанына әйләнә. Аны патриархаль җәмгыять кабул итми. Мондый хәлләр булуын белсә, чамаласа, бу адымга барыр идеме икән?

— Белгән, чамалаган булса да, ул кире борылмас иде бу сукмактан. Сәхнә белән агуланган кеше үз хыялыннан баш тартмый. Табигатьләре шундый. Менә бүген артистларга карыйм, әлбәттә, XX гасыр башындагы шартлар белән чагыштырып булмый, әмма алар кечкенә хезмәт хакы алуга, тәүлек буена балаларны да онытып эшләргә туры килүгә, эт булып аруларына карамастан, сәхнәдән баш тарта алмыйлар. Сәхипҗамал да сәхнәдән ваз кичә алмаган. Әйе, аны җәберлиләр, ачлыкта, фәкыйрьлектә яшәгән чаклары күп була, аңа даими яныйлар, әмма ул татар театрын булдырам дигән идея белән яши.

— Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская – татарның иң кыю феминисты. Ул татар хатын-кызы да театрда эшләргә хаклы һәм гомумән хатын-кызлар ничек тели, шулай яшәргә хокуклы дип үз үрнәгендә күрсәтә. Башкалар андый юлны сайлыймы, юкмы – башка мәсьәлә, әмма мондый мөмкинлек бар дип әйтелә. Патриархаль яшәешкә протест күрсәтү кебек яңгырый. Ул гомер буена мин булдырам, хатын-кызлар булдыра, татарлар менә шундый дип яшәгән дигән хис туа. Ягъни һәрвакыт нәрсәдер дәлилли. XX гасыр башы белән чагыштырганда, бүгенге хатын-кызларның хокукларын чагыштырырлык түгел, шулай да Русиядә барыбер патриархаль караш саклана һәм хатын-кызларга үз урыны өчен көрәшергә туры килә. Берни үзгәрмәде, хатын-кыз икенчел рольләрдә кала бирә кебек. Моның белән килешәсезме?

— Сәхипҗамал тормышын өйрәнү миндә күптөрле каршылыклы фикер тудырды. Минем өчен аның шәригать кануннарын атлап чыгуы барыбер сораулар калдырды. Ул вакытта сәхнәгә аяк баскан хатын-кызлар әти-әни фатыйхасыннан баш тарткан. Хатын-кызмы, ир-атмы - бу гамәл бер кешене дә бәхетле итми. Батырлыкмы бу, шулай кирәк булганмы дип бәяләргә тиешбезме – һәр кеше үзе хәл итсен. Сәхипҗамал – дини тәрбия алган кеше, ул чорда йөзен ачып, чәчен капламыйча кеше хозурына чыгу кая алып барганын, алда бәхет көтмәгәнен чамалагандыр. Бәлки, чамалап та бетермәгәндер. Кыз бала гына булган бит.

Шушы адымга бармаса, үзен корбан итмәгән булса, безнең бүген гөрләп торган театрларыбыз булыр идеме?

Ләкин шушы адымга бармаса, үзен корбан итмәгән булса, безнең бүген гөрләп торган театрларыбыз булыр идеме? Татар театры – безнең йөзек кашыбыз. Сәхипҗамалны хатын-кыз буларак кызганам. Кирәк булганмы бу корбан, юкмы дигән эчке бәрелеш булды миндә. Өйдә тәти хатын булып яшәү дә, бәлки, аны бәхетле итәр иде, әмма милләт өчен бу югалту булыр иде. Үзен корбан итеп, сәнгатькә фидакарь хезмәт итүе өчен без аңа барыбер рәхмәтле булырга тиеш.

Ә патриархаль җәмгыятькә килгәндә, мин бүген хатын-кызлар үзенең асылын онытып бара дип, дилбегәне үзебезгә алуыбыз артык дип саныйм. Акча да эшлибез, идарә дә итәбез, машина да йөртәбез, ирләр белән беррәттән чабабыз... Аллаһы Тәгалә юкка гына ирләр һәм хатыннар рәвешендә безне төрле итеп яратмаган, төрле сыйфатлар белән бизәмәгән, ул табигатьне бозарга кирәкми.

— Актрисаның мемуарында кызык бер тарих бар. Татар труппасы белән Семей шәһәренә баралар һәм аларга анда спектакль куярга сәхнә бирмиләр. Башта татарның театры бармы дип мыскыл итәләр, аннары ничек инде татарча спектакль куясыз, бәлки, сез анда патшаны хурлыйсыздыр дип цензура кертәләр һәм тәүлек эчендә шәһәрдән китәргә кушалар. Актриса хурлана, әмма шәһәрдән китми, ачлы-туклы яши труппа, әмма сәхнә табып спекталь күрсәтә. Бу – патша заманы. Совет вакытында да, Путин Русиясендә дә татарларга карата, татар телендәге проектларга карата"ә бәлки сез каршы нидер эшлисез" дигән сылтау белән эш ителә. Шул сылтау белән милли мәгариф тә тар-мар ителеп килә, театрлар да күзәтү астында. Берни үзгәрмәгән дигән хис кала. Һаман да шул татар үз хокукларын якларга тырышып йөри булып чыга.

Ул татар сәнгате урысныкыннан ким булмаска тиеш дигән фикер белән яши һәм шул юнәлештә эшли

— Сәхипҗамалны бик милли җанлы кеше дип күзаллыйм, ул чыннан да татарда ни өчен бусы юк, ни өчен без ябылып яшибез дип үҗәтләнеп эшли һәм яши. Ул булсын дип тырыша. Һәм сез искә алган сюжет аның татар өчен янып-көеп яшәвенең бер кечкенә мисалы. Ул татар сәнгате урысныкыннан ким булмаска тиеш дигән фикер белән яши һәм шул юнәлештә эшли.

Үзем театрда эшләү дәвереннән чыгып, театрларны Мәскәү сәясәте астында дип әйтә алмыйм. Татар театрлары күп очракта ирекле эш итә, үз фикерен җиткереп килә. Ниндидер коточкыч цензура астында эшлибез дип әйтә алмыйм (Айгөл Әхмәтгалиева Чаллы татар драма театрында әдәби бүлекне җитәкли – ред.). Әмма мәктәпләрдәге татар теле белән булган вазгыять – ул йөрәк авыртуы һәм бу чыннан да Русия сәясәте басымы белән эшләнде. Кызганычка, Татарстан берни эшли алмады, хәтта татар теле кирәкми диючеләрнең күп өлеше үзебезнең татар кешеләре булып чыкты. Бу - халык белән эшли белмәү нәтиҗәсеме, татар теленә карата мөнәсәбәт нәтиҗәсе булдымы – төпле анализ ясыйсы бар.

— Бер яктан актриса татарлар туган телендә сәхнәдә үз әсәрләрен куярга хаклы дип аяк терәп тарткалаша, икенче яктан урыс теле, мәдәниятенә мөкиббән киткән дигән хис кала. Фамилиясенә урысчалатып "Волжская" өлешен өсти, мемуарларында урыс режиссерлары, актерлары турында мөкиббән китеп яза, ул вакытта гадәттән тыш хәл булып саналса да, урыс кешесенә кияүгә чыга. Моны ничек аңлатасыз: урысча әйткәндәй, "комплекс неполноценности" яки мода, мөгез чыгару булганмы?

— Әйе, ул вакытта катнаш никахлар сирәк күренеш булган, әмма ул мөгез чыгару яки шаккатыру өчен махсус урыс кешесе белән гаилә корыйм әле димәгәндер. Актриса бик соң кияүгә чыга. 41 яшендә була ул, ә Владимир Русинов аңардан 9 яшькә кечерәк тә әле. Кечкенә деталь – никахларын теркәгәндә Сәхипҗамалның яшен 21 яшь дип язалар. Хатамы, әллә махсус шулай язганнармы – белмим. Алар 1921 елның 8 гыйнварында язылышканнар. Кияүгә чыгуы зур мәхәббәттән дә булмагандыр. Шулай да Сәхипҗамалны хәтерләүчеләр Русиновның аңа карата бик җылы карашта булганын, аның көен көйләп, һәрвакыт булышуын сөйлиләр.

Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская кияүгә чыгарга кирәк, тормышта таянырлык кеше булсын дип никахлашкандыр

Актриса – үзен беренче итеп күрергә күнеккән кеше, уйлаганын туры әйткән, капризлары да, мин-минлеге дә җитәрлек. Кияүгә чыкканда бер кочак чире була, әле үпкәсе, әле ашказаны авырта, болар хакында шул чордагы медицина белешмәләре сөйли. Ире аны бала кебек тәрбияләгән. Кем белә, бәлки, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская кияүгә чыгарга кирәк, тормышта таянырлык кеше булсын дип никахлашкандыр. Аларның күршеләре Русиновны чуаш иде бугай, дип тә сөйли. Сүз уңаеннан, ул бай нәселдән, большевикларның сәясәтен кабул итә алмыйча аның әти-әнисе чит илгә китә, Владимир Николаевич исә шәһәрдә кала. Аның гаиләсе турында документлар бик аз. Русинов ул вакытта Ижау шәһәренең башкарма комитет сәркатибе була. Ул Сәхипҗамал эшләгән рус театрына килеп йөргән, шунда танышып, аннан никахлашканнар.

Әмма артистканың урыс мәдәниятенә исе китүе турындагы фикерегез белән килешеп бетмим, ул Казанга кайтырга тели, татар театрында уйнарга хыяллана. Кайта, әмма Казанда инде ул түгел, ә башкалар йолдыз. Афишада, матбугатта – Тинчурин белән Болгарская исемнәре. Аңа төп рольләрне бирмиләр. Актриса моңа гарьләнә, мин Казанга вак-төяк рольләр уйнарга кайтмадым дип үпкәләп, кире Ижауга китә. Ә анда – урыс театры. Ул шунда уйный, әмма бу аны канәгатьләндерми. Сәхипҗамал заводдагы эшче татар кызлар-егетләрен туплап, татарча театр түгәрәкләре оештыра. Мәрзия Миңлебаева аның театр түгәрәгенә йөреп данлыклы артисткага әверелә. Димәк, Волжская татарлыкка тартылу, сусау белән эшләгән.

— Актрисаның мемуарларын укыганда ул большевиклар фанаты булган дигән фикер туа. Кызылларны яклап язуы нәрсәне аңлата: Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская инкыйлабны куанып каршы алганмы, яки бу аның ниндидер бер хәйлә белән сакланырга тырышуымы? Кызыл террор вакытында татар зыялыларын кемне алма, ялган донос нигезендә кулга алынып төрмәгә утыртыла. Күпләрне атып үтергәннәр, кемдер сөргенгә җибәрелгән. Алар арасында татар драматурглары, артистлар, режиссерлар бар. Гаҗәп, Сәхипҗамал Гыйззәтулина-Волжская Сталин тегермәненә эләкми кала.

Дини тәрбия алган, күңелендә Аллаһка ышану булган актрисаның кеше рухына кизәнгән сәясәтне җаны белән кабул итүенә ышанып бетә алмыйм

— Үзен ярлы гаиләдән дип ассызыклаганын әйттем, әмма бу алай түгел, Сәхипҗамалның рухы гафу итсен. Казанда үз йортлары белән яшәгән алар. Эзли торгач, Ижауда аның бертуган апасы яшәгәнен ачыкладык. Гражданнар сугышы башланганда, кызыллар һәм аклар бәрелешкәндә алар бөтен хәзинәләрен алып Ижауга килеп төпләнгән. Азмы-күпме җитеш тормышта яшәгәннәр. Бусы бер. Икенчедән, һәр кешегә үз тормышы кадерле. Гомерен саклап калу бәрабәренә яңа сәясәтне кабул итәргә мәҗбүр булган дип гоманлыйм. Большевикларга каршы чыкканнарның язмышы ничек тәмамланганын үз күзләре белән күргән. Кемне атканнар, кемне ат койрыгына бәйләп өстерәп үтергәннәр, кемне асканнар. Дини тәрбия алган, күңелендә Аллаһка ышану булган актрисаның кеше рухына кизәнгән сәясәтне җаны белән кабул итүенә ышанып бетә алмыйм.

Кызыл террор елларында актриса ничек исән калган дигән сорауга җавап мондыйрак. Ул вакытта аның ире Владимир Русинов Ижауда НКВД системында эшли, ул озак еллар "особый сектор" бүлеген җитәкләгән. Авызны чамалап ачарга, карашларны яңа заман таләпләренә салып үзгәртергә туры килүен бәлки ул да аңлаткандыр...

— Кәрим Тинчурин, Габдулла Кариев, Мохтар Мутин һәм башкаларны хөкем иткәндә актрисаның роле нинди була? Ул аларның төрмәгә эләгүенә булышамы, әллә НКВД аны кулланганмы?

— Театр тарихын өйрәнгәндә КГБның кайбер архив документлары белән танышырга туры килде. Халык дошманнарын эзләү, ачыклау, шпионнарны фаш итү җыеннары – бу чорның куркыныч битләре. Театр утырышлары хәзерге Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында була. Ул вакытта Сәхипҗамал Ижауда яши, әмма бер җыелышка аны да чакыралар. Ире белән килүе билгеле. Аның ясаган чыгышлары сакланып калган. Җыелышны театрның парторгы Ишморатова алып бара. Сөйләшү беркетмәләренең күп өлеше "Туташ" романында бар. Габдулла Кариев театрны таркаттымы дип сорыйлар актрисадан. Сәхипҗамал "Кариевны гаепләү урынсыз, акчабыз да җитмәде, артистлар котыртуга бирелеп, үпкәләшләр аркасында таркалдык", ди. Спектакльләрдән акча керми иде, Кариев безне ничек туйдыра алсын, дип сөйли.

Сәхипҗамалны үз хезмәттәшләренә каршы корал итеп кулланганнар дигән хис кала

Кәрим Тинчуриннар белән уртак фикергә килә алмыйча Ижауга чыгып китүенең сәбәпләрен сорыйлар. Актриса, туры сүзле булуым өчен мине яратмадылар, Казанга кайтсам да миңа роль бирергә ашыкмадылар дип сөйләп, Тинчурин белән Болгарскаяга үпкәсен белдерә. Тинчурин һаман яшь егетләрне уйнап йөри дип тә чеметеп ала. Бер яктан миңа роль бирмәделәр дип аларны сүгә, әмма шул ук вакытта алардан халык дошманы да ясамый.

Беләсезме, без ул чорда яшәмәдек, һәр кеше үзен ул кешеләр урынына куеп карарга тиеш. Гомеренә куркыныч янаганда кеше үзен ничек тота? Мәҗбүр ителгәндә кемдер башкаларны пычратуга да бара, кемдер җәза алдында баш имичә, намусы каршында тугры булып кала. Төрле кешенең рухы төрлечә. Кемдер сына, кемдер үлемгә күрәләтә бара. Сәхипҗамалны үз хезмәттәшләренә каршы корал итеп кулланганнар дигән хис кала. Җил-давылдан исән калуына тагын бер әйләнеп кайтсак, ире дә аның документларын яшереп, төрмәдән саклап калгандыр дип фаразлыйм. Шуңа да күп мәгълүмат юк, аларның махсус юк ителүе дә мөмкин.

— Актрисаның соңгы еллары күп сораулар тудыра. Кайда үлә, ничек, кайчан җирләнә – гел буталчык мәгълүматлар. Аның җәсәден бер кабердән казып алып икенче кабер казу тарихында ачыклык бармы?

— Сәхипҗамал Казанга кайту хыялыннан баш тартмый, мин татар театрына кирәк, мин Казанымда үлеп, Тукай янында җирләнергә телим дип яши. Ул мондый эчтәлекле хатларны ТАССРның дәүләт оешмаларына юллый. Ире картайган көндә кубарылып күченеп китүне өнәми, әмма Сәхипҗамал барыбер үзенекен итә. Кайталар, аларга Яңа бистәдә, Камил Якуб урамы, 2нче йортта фатир бирәләр. Ире чирләп китә, психик авырулар диспансерына эләгә һәм шунда вафат була. Аннары актриса: "Мин бу фатирда тора алмыйм, иремнең өрәге яшәргә ирек бирми" дип җәфалана һәм аңа ул фатирны Карл Маркс урамындагы фатирга алыштырырга ярдәм итәләр. Татар театрына якын гына. Волжская театрга гел йөрермен, дип хыяллана, мин театрга кирәк дип уйлый. Әмма ул теләгәнчә булмый, ара-тирә театр училищесына, премьераларга чакыралар, тик бу гына җитәрлекме... Үзенең кирәклеген тоеп, дәрәҗәсен белүләрен теләде дип сөйлиләр. Мондый мөнәсәсбәт күрмәгәч, үзенә йомылган.

Сәхипҗамал Казанга кайту хыялыннан баш тартмый, мин татар театрына кирәк, мин Казанымда үлеп, Тукай янында җирләнергә телим дип яши

Берара театр мөдире Рәшидә Җиһаншина янына Волжскаяның күршеләре килеп, актриса урамдагы песиләрне җыя, алар белән сөйләшә, кайчак өен таба алмый, оныта, адаша, газны ачып калдырыр дип куркабыз, дип зарлана. Бу – тере шаһитларның хәтирәләре. Сәхипҗамалның күршесендә яшәгән Равил Шәрәфи дә, аның, өен онытып, озатып куярга соравы турында хәтерли. Хәле чыннан да начарайган, авыруы көчәйгән, туганнары булмагач, караулы, тук булыр дип Дәрвишләр бистәсендәге картлар йортына урнаштыралар. Мин актрисаны кабул иткән, караган табибны эзләп таптым. Кәүсәрия апа исән-сау, ул аны яхшы хәтерли. Картлар йортында Сәхипҗамал апаның чире аза башлады, Волков урамындагы психодиспансер табибларына күрсәтергә алып бардык, дип сөйләде. Аңа деменция диагнозы куела һәм Чистай шәһәрендәге психоневрологик интернатка урнаштырырга дигән фикергә киләләр. Картлар йортыннан аны машинага утыртып, бер шәфкать туташы озата бара.

Чистайга бардым, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская яткан вакытта эшләгән шәфкать туташын эзләп таптым. Ул аның ябык, хәлсез булуын, орден тагылган пәлтә кигән килеш алып килүләрен хәтерли. Үзе белән песи ияртеп килгән. Кашык тотып үзе ашый алмаган хәлдә иде, берсен дә танымый, сорауларга җавап бирми иде, дип сөйли ул ханым актриса турында. Озак яшәми анда Сәхипҗамал, шунда вафат була. Аны интернат янындагы зиратта башкалар кебек үк, исем-фамилиясез генә, номер белән генә җирлиләр. Хәнифә апа безгә зират булган урынны да күрсәтте. Берничә айдан соң Чистайга кинәт кенә Казаннан кешеләр килеп төшә. Алар Югары Совет президиумы рәисе Салих Батыев фәрманын - данлыклы татар артисткасының Тукай янында җирләнергә телим дигән васыятен үтәргә тиешбез дип аңлаталар. Ягъни аның җәсәде тиз арада Чистай зиратыннан Казандагы Татар зиратына күчерелергә тиеш. Төп бурыч СССРның халык артисты Фуат Халитовка йөкләнә. Төнлә кабер казыла, сөякләрне полиэтиленга төреп, шул ук төнне Казанга алып китәләр, Татар зиратында җирләү эшләре башкарыла. Тукай янында актрисаның кабер ташы куела. Алып киткән сөякләр чыннан да Волжскаяныкы һәм чыннан да Тукай янында ул җирләгәндер дип уйлыйк. Алай түгел икән, гөнаһлыларны Аллаһ үзе кичерсен. Шушы җирләүдә катнашкан кешеләргә аерым бүләкләр дә бирелә, күрәсең, авызларын яптырыр өчен...

Сәхипҗамал Гыйззәттулина-Волжская турында галим Җәүдәт Миңнуллин да җентекләп өйрәнгән. Ул да тарихи документлар юк дип сөйләде. Гәрчә актриса озын гомер кичерә, ул күп вакыйгаларга тере шаһит була. Ваемсызлыгыбыз, шәхесләр белән кызыксынмавыбыз, аларны барлый белмәвебез, зурламавыбыз аркасында, кызганыч, күпне югалтабыз.

Сәхибҗамал Гыйззәтуллинна-Волжская

Сәхибҗамал Гыйззәтуллинна-Волжская (Сәхибҗамал Хәмидуллина) (1892-1974) — татар совет актрисасы, режиссер, театр эшлеклесе, Татар АССРының атказанган актрисасы (1926). Беренче татар актрисасы. ТАССР атказанган артисты (1926). 1907 елдан "Сәйяр" беренче профессиональ татар труппасында чыгыш ясый. 1912 елда Уфада "Hyp" трупасын оештыра. Соңыннан шул труппа нигезендә Уфада "Нур" театры оеша.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG