Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Минем бурыч: Мәхмүт Галәү биографиясендәге хаталарны төзәтү"


Мәхмүт Галәүнең Мәскәү төрмәсендә төшкән фотосы. 1937 ел
Мәхмүт Галәүнең Мәскәү төрмәсендә төшкән фотосы. 1937 ел

Язучы, журналист, публицист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәүнең атып үтерелүенә 4 ноябрьдә 85 ел булды. Бу көннәрдә аның оныкчыгы Анастасия Галәүетдинова Казанга килде. Камал театрында Мәхмүт Галәү әсәре нигезендә куелган "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" премьерасын карады. Моннан тыш, Мәхмүт Галәү мирасын халыкка җиткерү максатыннан журналистлар белән матбугат очрашуы үткәрергә, Ташкичү авылындагы Мәхмүт Галәү һәм Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәлләренә сәфәр кылырга, Тукай музеенда очрашу оештырырга тели. Анастасия әңгәмә кордык, ул безнең белән русча сөйләште, гаиләбез татар тамырларыннан бөтенләе белән аерылган һәм моңа нәкъ менә бабабыз белән булган фаҗигале хәлләр сәбәпче, дип аңлатты ул.

— Анастасия, бабагызның татар халкы өчен мәгълүм шәхес, зур язучы булуын кайчан, нинди шартларда белдегез?

— Безнең гаиләдә аның турында беркайчан да онытмадылар, балачагымнан ук сөйләделәр, белеп үстек. Тирәнтен өйрәнү, ФСБдан аның шәхси эшен соратып алу, ниндидер чараларда катнашулар 2000нче еллардан соң башланды.

— Казанга беренче тапкыр кайчан килдегез?

Анастасия Галәүетдинова
Анастасия Галәүетдинова

—Мин табиб-дерматолог булып эшлим, 2016 елда Казанга чираттагы укуларга килдем. Шунда, хезмәттәшләребез белән, Казан буенча экскурсия алдык. Бу август ае иде. Таксига төялдек тә, экскурсовод Наталья безне шәһәр белән таныштырды. Мәрҗани мәчете янына җиткәндә әйттем: "Мин дә Шиһабетдин Мәрҗани нәселеннән, Мәхмүт Галәүнең оныкчыгы булам", дидем. Бу синең өчен гадәти әйбер кебек, ә Натальяның да, таксистның да реакциясе көтелмәгәнчә булды. Алар башта гаҗәпләнде, аннан сокланды. Наталья миңа юнәлеш бирде, үзем турында белгертергә кушты. Шуннан соң мин, Тукай музее мөдире Гүзәл ханым белән таныштым. Ул тиз арада бу теманы күтәрде, шул елның ноябрендә без Мәхмүт Галәүнең тууына 130 ел тулу уңаеннан 15 медаль эшләттек. Казанга әти белән бергә килдек. Арча районы, Ташкичү авылында да булдык. 2017 елда кабат килдек, анда инде Ташкичүдә Шиһабетдин Мәрҗанигә һәм Мәхмүт Галәүгә һәйкәл ачылышында катнаштык. Безнең хакта ишетеп, Мәрҗәни нәселе вәкилләре дә безнең тирәгә тартыла башлады. Һәр нәрсәнең үз вакыты, күрәсең, Мәхмүт Галәү исеменең халыкка өр-яңадан ачылуына вакыт җиткәндер.

— Бу елларга кадәр аның мирасы белән беркем кызыксынмаганмы?

— Мәхмүт Галәү, репрессияләнеп, атып үтерелгән миллионлаган кешеләрнең бер очрагы гына. Андый кешеләрнең гаиләсе белән алга таба ниләр булганын беләсездер. Ни өчен гаиләдә бабагыз, атагыз бу эш белән шөгыльләнмәгән дигән сорауны куеп булмый, чөнки чоры шундый. Мәхмүт Галәүнең улы Надир – минем бабам – хәрби кеше булган. Ул әтисенең репрессияләнгән булуын, аннары реабилитацияләнүен яшермәгән, тик биографиясен тирәнтен өйрәнмәгән. Бабам Икенче дөнья сугышында да катнашкан, полковник дәрәҗәсенә ирешеп пенсиягә чыккан. Аның улы – минем әтием Олег, 1989 елда аңа Мәхмүт Галәүнең документлары белән тулы бер тартма архивы килеп ирешкәч тә, алар өйрәнелмәгән.

1990нчы елларны беләсез: Совет берлеге таркалган, икътисади кризис еллары. Татарстанга да Мәхмүт Галәү мирасы 2016 елдан соң, мин үзем турында белгерткәч кенә кызык була башлады. Аңарчы әти-әнием ике тапкыр талпынып караган, тик бернинди кызыксыну күрмәгән. Беренчесе, 2000нче еллар башында, әтием ниндидер тапшыру караганмы, әллә мәкалә укыганмы, Казанга, Тукай музеена шалтыраткан. Шул чактагы музей мөдиренә әти үзенең Мәхмүт Галәү оныгы булуы, Хабаровскида торуын әйткән. "Сезгә кирәк булса, бездә документлар, гаилә архивы бар", дигән. "Берәр чара уздырсак, шалтыратырбыз", дигәннәр, әмма беркем шалтыратмаган. 2009 елда әти-әнием Тукай музеена хат та язган булган. Аның күчермәсе бездә бар. "Интернеттан белдем: бабамның мирасын барлау, саклау буенча эш алып барасыз икән. Моның өчен зур рәхмәт. Әгәр минем белән элемтә булдырырга теләсәгез, шалтырата яза аласыз дигән." Тагын бернинди җавап алмаган.

— Ачыклык кертәсем килә: Мәхмүт Галәүнең бердәнбер улы Надирның бер улы бар. Ул сезнең әтиегез – Олег. Сез үзегез гаиләдә ничә бала? Нәсел дәвам итәме?

— Без гаиләдә ике кыз: апам Ольга һәм мин. Ольганың бер кызы бар – Александра.

— Мәхмүт Галәүнең документлары, архивы 1989 елда кулыбызга керде, дидегез. Аларны кем туплаган?

— Мәхмүт Галәүнең өченче хатыны туплаган. Әйе, аның өч хатыны булган. Беренче хатыны Хәдичә дип беләбез, әмма документлары юк. Аларның Диләрә исемле кызы туган.

Икенче хатыны – Фатыйма. Безнең гаилә шушы икенче хатыны буенча дәвам итә. Аларның улы Надир Галәүетдинов – минем бабам – 1923 елның 17 февралендә туган. Июнь аенда алар инде аерылышканнар да. Безнең гаилә архивында Мәхмүт белән Фатыйма Галәүетдиновларның аерылышу турындагы таныклыгы бар.

1925 елның февралендә Мәхмүт Галәү Зәйнәб исемле хатынга өйләнә, аларның никахлашу таныклыгы да сакланган. Кызлары Ләлә туа. Барлык документларны, аның архивын шушы өченче хатыны туплаган. Ул безнең бабабыз Надир белән хатлар да алышкан. Кызганыч, Зәйнәбтән килгән хатлар сакланмаган, бабабыз Надирдан аңа килгәннәре генә бар.

Мәхмүт Галәү өченче хатыны Зәйнәб белән, 1925 ел
Мәхмүт Галәү өченче хатыны Зәйнәб белән, 1925 ел

— Сез Зәйнәбнең язмышыннан хәбәрдармы?

— Әлбәттә. Канунлы хатыны булгач, репрессия белән бәйле бар авырлык аның җилкәсенә төшкән. Зәйнәбне кулга алганнар, ул Караганда янындагы "Карлаг" лагерендә 10 ел төрмәдә булган. Кызлары Ләләгә ул вакытта 8 яшь чамасы була, аны Иркутски шәһәрендәге балалар йортына урнаштыралар. Анда аңа башка исем бирәләр. Ана белән кыз арасында элемтә була, чөнки гаилә архивында балалар йортында эшләгән тәрбияченең хаты да бар. Ул кызның ничек үсүен бар нечкәлекләре белән аңлатып, кайдадыр лагерьда утыручы хатынны тынычландырырга тырышып яза. Күрәсең, бу аның шәхси инициативасы булгандыр.

Лагерьдан соң, Зәйнәб кызын үз янына ала. Шул ук вакытта, Мәхмүт Галәү белән бәйле барлык документларны җыя башлый. Ничек ул лагерьны узып та күпме хат, документларны саклап кала алгандыр. Бу искиткеч хәл. Зәйнәб Мәхмүт Галәүнең реабилитацияләнүе турында документлар җыя, төрле инстанцияләргә сораулар яза. Мәхмүт Галәүнең СССР Язучылар берлеге әгъзасы буларак яңартылуын сорап мөрәҗәгать итә, шул уңайдан булган комиссия кәгазьләрен дә саклый. Соңыннан Зәйнәб бу документларның барысын да туплап, кызы Ләләгә калдыра. Ул 1983 елда вафат булгач, документлар аның иренә кала. Ул туган ягы Беларуска күчеп кайтканда тартманы үзеннән калдырмый. Вафаты алдыннан васыять итеп, Мәхмүт Галәү архивын Хабаровскидагы туганнарына җибәрүне сорый. Ләләнең баласы булмый – Мәхмүт Галәүнең өченче хатыны буенча буыннар чылбыры шунда өзелә. Якынча, шул 1989 елда бу тартма безнең гаиләгә килеп ирешә.

— Сезнең гаилә архивларда тагын нидер эзләдеме?

— Әйе, бөртекләп җыйдык. Минем әни Иркутски университетын тәмамлаган филолог, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, шуңа әдәбият белән бәйле тарихлар аның өчен кызыклы. Кан туганы булмаса да, әнием Мария Галәүетдинова архивны тулыландыруда башлап йөрде.

Хәтерегездә булса, репрессияләнгән корбаннарны искә алу 2000нче еллар башында башланды. Шул чакта гына, туганнары бераз башын күтәреп, каберләрне эзләргә тотынды. Бездә дә нәкъ шулай булды. Хабаровски шәһәрендәге Мемориал оешмасы филиалы киңәше белән 2009 елда әти-әнием Мәскәүдәге үзәк ФСБга сорау хаты җибәрде. Ул тоткын Мәхмүт Галәүнең архивтагы эше буенча иде.

Мәскәү ФСБсыннан Хабаровски бүлекчәсенә документлар җибәрелде. Әти-әниемне чакыртканнар, аерым бүлмәгә керткәннәр. Тыелган һәм ак кәгазь белән каплап каптырып куелган битләрне ачмасыннар өчен, бер хатын-кыз алар артыннан гел күзәтеп торган. Бу шәхси эш кәгазьләре килгәнче, аның атылган датасы дип 1938 ел йөри иде, чынбарлыкта 1937 елның 4 ноябре булуын да шунда гына белдек. Аның биографиясендә бик күп яңалыклар ачылды. Шуннан соң, әти-әнием бу шәхси эштән күчермәләр алуны рөхсәт итүне сорап рәсми хат юллады. Анда Мәхмүт галәүнең үз кулы белән тутырылган анкетасы, тоткарлау турындагы карар, аны атып үтерү турындагы карарга имза салучылар исемлеге белән протокол... Мәхмүт Галәүнең тоткындагы фотосурәтләрен алырга да рөхсәт иткәннәр. 2016-2017 елда әти белән Казандагы чараларга килгәндә ул фотосурәтләрне Татарстан Милли музеена тапшырган идек. Шәхси эшеннән документларның күчермәләрен дә калдырдык. Миңа кызык, алар ниндидер экспозициядә кулланылды микән? Хатларын да алып килеп күрсәткән идек, әлегә безгә ул хатларны бастырабыз дип мөрәҗәгать итүче булмады. Хатларда бик күп мәгълүмат бар, билгеле.

— Ул документларда аңа донос язган кешеләр исемнәре юкмы?

— Бу мәгълүмат 100 елдан соң гына ачылырга мөмкин, тагын 15 ел калып бара. Әлегә аларын ачарга рөхсәт итмәгәннәр.

— Сезнең гаилә ул исемнәрне белергә телиме? Бу сезнең өчен ни дәрәҗәдә мөһим?

— Бу хакта кичә генә әти-әнием белән сөйләштем, аларга шушы сорауны бирдем. Әлбәттә, без мәгълүматның ачык һәм ирекле булуы яклы. Ак битләр белән кыстырып куелган ул өлешләрдә, бәлки, донос язган кешеләр яисә аның үлеменә бәйле ниндидер яңа фактлар да барыр, ләкин гаепле кешеләрнең туганнарын, варисларын эзләп тә йөрмәячәкбез, кемнәндер үч алулар безгә кирәкми. Андый эшләр уебызда да юк. Аны ачыклау безгә кешеләрне бүлү, ызгыштыру, кемнәрнедер дошманлаштыру өчен түгел, ә бары тик дөреслек һәм мәгълүматның ачык булуы өчен генә кирәк. Бу безнең үзебез өчен генә түгел, ә җәмәгатьчелек өчен мөһим. Бу эшләр ничек башкарылган, анда кемнәр катнашкан? Бәлки, анда аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре дә бардыр. Бүгенге вакыйгалар контекстында да, мин кемнәрнедер конкрет гаепләү яклы түгел. Кешеләрнең психикасы төрлечә корылган, стрессны һәркем үзенчә кичерә. Бүгенге вазгыять, 1937 елгы хәлләр – ул бит стресс, халыкка басым ясау, аларның психикасы, гамәлләре белән идарә итү, аңлы яки аңсыз рәвештә рәвештә вакыйгаларны кискенләштерү дә башкарылган. Ул чакта кешеләрнең аңы, психикасы моны ничек күтәрә алса – шулай күтәргән. Донослар да язгандыр, кемдер язмый калып, аннары үзе кыенрак хәлгә төшкәндер.

— Өченче хатыныннан соң буынның Ләләдә тәмамлануын аңладык. Ә беренче хатыныннан туган кызы Диләрәнең балалары булганмы? Алар белән аралашып яшисезме?

— Ул туганнарны үзем эзләп таптым. Әти-әнием Мәхмүт Галәүнең шәхси эшен ФСБдан соратып алгач, аның Мәскәүдәге Донское зиратында җирләнгәнен белдек. "Мемориал" оешмасы моны дәлилләде. Зиратка баргач, иптәшләр каберлеген күрсәттеләр. Ул 1,5x1,5 метрлы кабер. Өстенә гранит һәйкәл куелган һәм аның тирәли кеше исемнәре белән такта кисәкләре кадап куйганнар. Туганының көле шушы кабердә ятуын ачыклаган кешеләр, шулай үз туганы исемен язып, такта ясатып каберлеккә кадап куя икән. Мин дә зират җитәкчелегенә барып, бабамның шунда ятуын аңлатып, шундый такта ясатып кадап куйдым. Бу хәлләр 2010 елда булды. 2018 елда Интернетта фото күреп алдым: шушы мин куйган табличка фонында бер хатын фотога төшкән, янында ниндидер егет тә бар. Анда үзебезнең чалымнарны да күрдем әле. Ул үзен язучының оныгы дип атый һәм, ниһаять, бабасы каберен табуын әйтә. Озак эзләгәннәр, ничектер ачыклаганнар... Бу мәкаләне Асбест шәһәрендә урнашкан редакция журналисты язган булып чыкты. Мин аны эзләп табып, аларның телефонын алдым. Шулай итеп элемтәгә чыктым. Бүген ул хатын вафат, ә аның улы да, оныклары да – Америкада. Без алар белән бер тапкыр Мәскәүдә очрашкан идек. Әле күптән түгел генә скайп аша шалтыратып, Казанда планлаштырган очрашуларга чакырдым. Ул кайта алмавын әйтте.

— Хәзер Сталин репрессияләрен телгә алмаска тырышалар. Хәтта Казанда Репрессия корбаннарын искә алу көнендә уза торган тыныч митингны да быел төрле сәбәпләр табып тыйдылар. Бу вазгыять тагын да кискенләшеп, сез быел планлаштырган очрашулар, матбугат конференциясе киләчәктә рөхсәт ителмәс, архив документлары да төрле сәбәпләр белән юкка чыгар дип уйламыйсызмы?

— Барысы да бездән тора. Без бит Казанга килгәндә, ул заманнарны сүгәргә дип килмибез. Тарих булган, аны беркем сызып ташлый алмый, хәзер дә аны тыярлар дип уйламыйм. Татарстан хәзер безнең бабабызга шулкадәр зур игътибар күрсәтә башлавына шатбыз. Нинди мәгълүмат бар – барысын да бирәчәкбез. Без ябылмыйбыз, яшермибез. Булган кадәр мәгълүмат бүген Мәскәүдә, минем кулда һәм ул безнең гаилә архивы. Ләкин бу байлыктан Сталин чорын сүгү өчен ниндидер митинглар оештыру, кешеләрне нәрсәгәдер өндәү безнең уйда да юк, Алла сакласын. Бу вакыйгаларның тискәре якларына түгел, игътибарыбызны күбрәк уңай якларына юнәлтик. Мәхмүт Галәүне 51 яшендә атканнар. Бик аз кеше генә 51 яшенә ул калдырган кадәр мирас белән мактана ала.

— Ул вакытта да бик күп кеше репрессияләрдән качып илдән киткән. Хәзер дә язучылар, артистлар, журналистлар, төрле дәрәҗәдәге активистлар илдән кача. Мәхмүт Галәүнең дә китү мөмкинлеге булгандыр. Илдән киткән булса, ул тагын да күбрәк әсәрләр язып, тагын да зуррак мирас калдырган булыр иде дип уйламыйсызмы? Бу очракта китү яхшыракмы, әллә калумы?

— 100 ел саен тарихның ниндидер яклары кабатлануын беләбез. Һәркемнең язмышы – ул үзе сайлаган юл. Мәхмүт Галәү дә үзенә шундый язмыш сайлаган. Ул китә алмагандыр дисезме? Гарәп телен белгән кеше чит илдә дә рәхәтләнеп яши алыр иде. Аңа теләсә кайсы бер төндә ишек какмаячаклар дип уйлагандыр дисезме? Юк, ул моны белеп, көтеп торгандыр. Азаккача калырга булган. Димәк, бу аның идеясе, аның карары. Шушы гамәлләрдә аның холкы.

— Мәхмүт Галәү хакында сез тагын ниләр белергә теләр идегез?

— Иң төп һәм дистә еллар буена тынгы бирмәгән мәсьәлә – ул аны тоткарлаганда узган тентүләр вакытында алынган кулъязмалар. Күз алдына китерегез, "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" романының өченче томын табу хәзер ни дәрәҗәдә кызык булыр иде. Ул үзе үк аның өч томлы булуы турында әйткән. Ул аны язгандыр һәм тентүләр вакытында ул алынгандыр дип уйлыйбыз. Әти-әнием ФСБдан аның документларын соратканда, кулъязмалар турында аерым сорау язылды. Аның шәхси эшендә дә, конфискацияләнүче әйберләр арасында, документлар, фотосурәтләр, шәхси әйберләр белән бер исемлектә кулъязмалары турында да әйтелгән иде. Бу кулъязмаларны реабилитациясеннән соң 1956 елда Зәйнәб тә сораткан булган. Аңа килгән җавап та бар: аңа каршы килгәннәр. Минем әти-әнигә дә аны бирмәгәннәр.

Мәхмүт Галәү. Мөһаҗирләр
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:09:00 0:00
йөкләү

— Алга таба нинди эшләр башкарырга телисез?

— Төп эшләр 2016-2018 елларда башкарылды, пандемиядә тукталып торды, хәзер кабат торгызып маташабыз. Бүгенге вазгыятьтә ул замандагы тарихлар да бөтенләй башка яңгыраш ала. Бүген минем бурычым Мәхмүт Галәү биографиясендә булган, төрле мәкаләләр белән таралган төгәлсезлекләрне төзәтү. 2016 елда татар шәҗәрәчесе Адил Биләев белән таныштым. Ул татардагы билгеле шәхесләрнең нәсел шәҗәрәсен төзеп, китап итеп бастырган билгеле шәхес. Китабын музейда күрсәттеләр дә, Шиһабетдин Мәрҗәни шәҗәрәсендә Мәхмүт Галәү белән бәйле төгәлсезлекләрне күреп, мин аны үзем эзләп таптым. Ул китапта Мәхмүт Галәүнең ике кызы: Дилбәр һәм Диләрә генә бар дип язылган иде. Дилбәр каян чыкканын белмим, ул бернинди документларда да юк. Мин Адил әфәнде өенә кунакка да бардым, 2018 елда Мәскәүдәге Татар үзәгендә дә күрештек. Ул китапны яңадан бастырырга теләвен дә әйткән иде, ләкин үзе үк фаразлаганча вакыты җитмәде – 2021 елның гыйнварында вафат булды. Ул Шиһабетдин Мәрҗани буенча булган эзләнүләрнең барлык документларын минем кулга тапшырды, үз эшен дәвам итәргә кушты.

Белешмә: Мәхмүт Галәү

Мәхмүт Галәү – 1886 елның 8 ноябрендә Арча районы Ташкичү авылында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч мәктәпне, Казанда мәдрәсәне тәмамлагач, Әстерханга юл тота һәм мәктәпләрнең берсендә укыта башлый. Шул вакытта ук газетларга мәкаләләр яза.

Яшерен оешмалар белән элемтәдә тора дип, "Туп" сатирик журналын оештыруда да катнашуы өчен Әстерхан охранкасы аны эзәрлекли башлый. Галәү Оренбурга күчеп китә. Шунда "Канлы тамгалар" дип аталган дүрт китаптан торачак роман-эпопея язуга керешә.

"Болганчык еллар" исемле беренче китапта 1891 елдагы ачлык фаҗигасе, "Мөһаҗирләр" исемле икенче китапта – 1897 елдагы җанисәп һәм шуңа бәйле рәвештә авыл халкының баш күтәрүе, соңыннан Төркиягә күчеп китүе, "Кабылсай" исемле өченче китапта – рус-япон сугышы чоры сурәтләнә. "Өермәләр" дигән дүртенче китапта давыллы вакыйгаларны сурәтләү күздә тотыла.

Репрессияләр вакытында кулга алынгач, язучының бар кулъязмалары юк ителә, үзен 1938 елның ноябрендә атып үтерәләр. "Болганчык еллар" һәм "Мөһаҗирләр" романнары 1931-1933 елларда урыс теленә тәрҗемә ителеп басыла.

1957 елда нахакка хөкем ителгән репрессия корбаннарын аклау вакытында Мәхмүт Галәү гаепсез үтерелгән корбаннарның берсе дип табыла.

1960нчы елларда аның "Болганчык еллар" һәм "Мөһаҗирләр" романнары урысчадан кире татарчага тәрҗемә ителеп дөнья күрә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG