Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 00:36

Язучы, нәшир һәм педагог, репрессия корбаны булган Мәхмүт Галәү иҗатын өйрәнүдә һаман ак таплар кала бирә. "Аны өйрәнү эше, кызганыч, дәвам ителми. Галәү романнарын бүгенге көн белән чагыштырып укырга кирәк", ди галимә Флера Ганиева.

Филология фәннәре кандидаты Флера Ганиева – язучы Мәхмүт Галәүне өйрәнеп, аны Ватанына кайтаручыларның берсе. Ул Азатлыкка аның фаҗигале тормышы, бүгенге чорда да актуаль булган иҗаты турында сөйләде.

– Университетта укыган вакытта ук мин әдәбият кафедрасына лаборант булып урнаштым, аспирантурага керер өчен ике ел эшләргә кирәк иде. Нил абый Юзиев өйрәнелмәгән бик кызыклы язучы бар дип Мәхмүт Галәү темасын бирде. Иң әүвәл язучының хатыны Зәйнәп апа белән таныштым. Ул вакытларда ул Мәскәүдә яши иде. Ике арада хатлар йөри башлады. Ә инде күрешкәч, бу ханымның иренең рухташы, терәктәше булганлыгына чын күңелемнән инандым. Ләкин Зәйнәп апаның кулында бер генә бит тә кәгазь дә калмаган иде.

Мәхмүт Галәү җәмәгате Зәйнәп белән
Мәхмүт Галәү җәмәгате Зәйнәп белән

“1937 елда минем күз алдымда бөтен архивын җыеп алып чыгып киттеләр”, диде ул. Шуннан архивларда өйрәнү эшләрен башлап җибәрдем. Шәхси архив турында сораткач, ул архив яндырылды дигән җавап килде. Бу 70-80нче еллар, күп кенә архивларның ябык, күп документларның яшерен мөһере астында сакланган чагы. Шулай да Мәскәү, Әстерхан, Оренбур архивларында эзләнә торгач, күп кенә яңа мәгълүмат, яңа әсәрләре табылды. 1937 елда шәхси архивы юк ителгән икән, аңа кадәрге мәгълүматлар сакланырга тиеш дигән фаразларыбыз чынга ашты. Мәгълүматлар күбрәк табылган саен аның өчен дөньяның никадәр кысан булуын, ничек бер җирдән икенче җиргә күченеп йөрүләрен күреп хәйран калдык.

Мәхмүт Галәү нәселе тамырлары Шиһабетдин Мәрҗанигә барып тоташа

Мәхмүт Галәү нәселе турында да яхшылап өйрәнелмәгән, бүген дә ак таплар шактый. Ачыкланган кадәресе менә болар: тумышы белән ул Арча районының Ташкичү авылыннан. Нәсел тамырлары Шиһабетдин Мәрҗанигә барып тоташа. Мәхмүтнең әтисе хәлфә, укыта да, авылда мулла вазифаларын үти. 11 яшендә Мәхмүтне Казанга җибәрәләр. Чөнки авылда авыр вакытлар, ачлык башлана. Ул монда мәдрәсәдә укый. Кайсы мәдрәсәдә укуы билгеле түгел. Мәдрәсәдән соң ул Әстерхан өлкәсенә китә.

Язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең автографы белән Мәхмүт Галәү җәмәгате Зәйнәп ханымга тапшырган китап
Язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең автографы белән Мәхмүт Галәү җәмәгате Зәйнәп ханымга тапшырган китап

Үсмер ни өчен Әстерханны сайлаган соң? Анда татарларның иң көчле вакытлары була. Авылларда йөреп ике кыш укытканнан соң, Әстерхан каласына килеп төпләнә, монда да яшь укытучы, әдипне татар бистәсендә җылы кабул иткәннәр. Галәү татар җәмәгатьчелеге эшенә баштанаяк бирелеп “Туп” дигән журнал чыгара башлый. Алар инкыйлабчылар саналганнар, соңрак ул үзе язган биографиясендә бу гамәлләрнең милләтне алдынгылыкка җибәрү дип аңлаткан. Ә Мәрҗани фамилиясен Галәүгә ул шактый соңрак алмаштыра әле. Гәрчә дуслары өчен Мәрҗани булып калса да. Тукай, мәсәлән, аңа Мәрҗән дип эндәшә торган булган. Якташ дип аны бик якын кабул иткән.

Тукай аңа Мәрҗән дип эндәшә торган булган

Әстерханда Галәү дуслары белән “Туп” журналының өч санын чыгарып өлгерә. Боларга жандармерия арест салып, журнал, чыгаручылары турында мәгълүмат туплап барганнар. Алар барысы да архивта сакланган һәм миңа аларның эзенә төшәргә насыйп булды. Әлеге басмалар бүген Татарстан милли китапханәсендә дә бар. Оренбурда Галәү “Кармак” дигән сатирик журнал чыгара, анысының саннары күбрәк тә була. Бу басма да тулысынча булмаса да Казанга кайтарыла.

"Мәхмүт Галәүне зурларга көч җитми"

Мәхмүт Галәүне язучы, нәшир, журналист һәм педагог дип хаклы рәвештә атый алабыз. Әдәбият ягыннан килгәндә дә иҗаты киңкырлы: шигырьләр, пьесалар яза, ике драма әсәре, хикәяләр җыентыклары һәм дүрт кисәктән уйланылган роман-эпопеясе бар. Безнең аның күләмле әсәренең беренче ике кисәген генә белә идек. Бүген ул иҗат иткән әсәрләрнең шактый тулы исемлеге бар. Мәсәлән, аның “Кабулсай” дигән әсәр язганлыгы билгеле. Ул татарча да, русча басылган булган. Ә инде архивларда җыеп кайткан материалларга таянып язылган диссертациямне яклагач, Галәү белән кызыксынучылар барлыкка килде. Рәис абый Даутов әсәрләрен тәрҗемә итеп кенә калмыйча, аның турында язарга да кызыкты. Мин дә аны куәтләдем һәм кулымда нинди материал бар – барысын да аңа тапшырдым. Монда хәтта Зәйнәп апа белән язышкан хатлар да бар иде.

Галимә Флера Ганиева
Галимә Флера Ганиева

Ул чакта үземнең уемда китап чыгару түгел, максатым башка юнәлештәрәк булды. Бу темадан читләшеп, әдәбият белеменә кереш дәреслеген әзерләүгә, лекцияләр, дәреслекләр язу эшенә керештем.

Мәхмүт Галәү гел ике шәхес – Тукай белән Галимҗан Ибраһимов күләгәсендә кала килде. Юбилейлар үткәргәндә ике шәхесебезгә көчебез җитә, Галәүне зурларга дәрман җитмичәрәк кала. Дөрес, Галәү 130 еллыгында тыйнак кына, мәкаләләр, чыгышлар белән искә алынды, онытылмады. Ләкин аны искә алганда алга гел “Канлы тамгалар”ы чыкты.

Мәхмүт Галәү – репрессия корбаны

Хакыйкатьне күрер өчен еракка китеп кара дип әйтәләр бит. Еллар узып, ераккарак киткән саен шаккатарлык. Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин – кайсысын гына алып карасаң да, аларның биографиясе – татар халкы язмышының чагылышы. Татар халкының гына түгел, татар әдәбиятының да язмышы алар.

Мәхмүт Галәүнең үлеме турында таныклык
Мәхмүт Галәүнең үлеме турында таныклык

Нинди генә хәлләрдә калмый Мәхмүт Галәү: Казанда төпләнеп калмый, нигәдер Әстерханга китеп бара. Бу җәһәттән эзләнеп карадык, кызганыч, фактларны ачыклый алмадык. 1905 елгы инкыйлаб дулкынын ул шунда үткәрә. Оренбурда Октябрь инкыйлабын каршылый. Димәк, инкыйлабка кадәрге еллары читтә үтә. Әсәрләрен дә, Казанда түгел, Оренбурда бастыра. Шул ук вакытта Казанга, бигрәк тә Тукай белән аралашыр өчен еш килеп йөри. Бу хакта ул үзе дә язып калдыра, башка искә алучылар да бар. Тукай Мәрҗәнен көтеп ала. Галәү Мәрҗәни фамилиясеннән 30нчы еллар алдыннан гына баш тарта. Чөнки каршылыклар инде соңгы чиккә җитә. Ә беренче әсәрләре Мәхмүт Мәрҗәни буларак басыла.

Язучыга каршылыкны МАПП (пролетар язучыларның Мәскәү берләшмәсе), ТАПП (пролетар язучыларның татар берләшмәсе) дигән оешмалар да кора. Чыгышы белән ул пролетариат түгел. Шуның аркасында булса кирәк, Уфада да яшәп ала һәм шактый җаваплы эшләрдә эшли. Профессионал булуын танып, аны Мәскәүгә чакырып алалар. Анда типография эшен бик яхшы белүче кирәк була.

Галәү 1937 елда Мәскәүдәге фатирыннан кулга алына

Галәү 1937 елда Мәскәүдәге фатирыннан кулга алына. Хатыны, кызы өчен газаплы көннәр башлана. Зәйнәп апаның үзен дә төрмәгә илтеп тыгалар. Әмма ул аннан исән котыла ала. Галәү МАППка романын тәкъдим итеп карый, аңа син бит татар язучысы дип ТАППка мөрәҗәгать итәргә кушалар. Ә монда ул фамилиясе белән туры килми. Шуннан соң Галәү эпопеянең ике китабын русчага тәрҗемә итәргә була. Берсен үзе, икенчесен тәрҗемәче ярдәмендә башкарып чыга, әмма үзенең иҗатын тануларын күрмичә китеп бара. 1951 елда гына романнар икенче тапкыр басылгач, үзәк матбугат татар әдәбиятында вакыйга булган бу әсәрләргә игътибар итә һәм язучының иҗатын тулаеп өйрәнергә кирәк дигән фикер яңгырый.

1958 елда Совет берлегенең Язучылар берлегендә комиссия төзелеп, аның составына хатыны Зәйнәп Хәсәнова да керә, Галәүнең иҗатын өйрәнү эше башлап җибәрелә. Әсәрләренең татарча басылып өлгергәннәре табыла. Чөнки русчадан тәрҗемә иткәндә татарга үрнәк кирәк була. Баксаң, “Канлы тамгалар”ның бер өлеше дә татарча басылып өлгергән була. Тәрҗемәчеләргә, шул исәптән Рәис абый Даутовка да бу бик зур ярдәм булды. Романнарның икесе дә искиткеч әйбәт тәрҗемә ителде. Ләкин тәмамланмаган әсәрләр булып калды. Язучы аны инкыйлаб еллары белән тәмамларга теләгән. Ләкин ул өлешләрнең юкка чыгуы миңа калса, татар әдәбияты өчен бик зур югалту булмагандыр. Чөнки бу чор турында Галимҗан Ибраһимовның романнары бар. Татар әдәбиятының бу чорга җавабы бар.

"Мәхмүт Галәүне хезмәт коткарган"

Казанга Мәхмүт Галәүнең икенче хатыныннан туган улы Надирның оныгы Олег һәм аның кызы Анастасия кайткан иде. Ә Зәйнәп ханым аның өченче хатыны була. Күргәнебезчә, Надир рус хатынына өйләнә һәм нәсел шәҗәрәсендә рус исемнәре китә. Ләкин калебләре белән алар Мәрҗани нәселенеке икәнен раслады. Икенче яктан, бу инде Галәү иҗатына кагыла һәм аны кечерәйтә ала торган фактлар түгел.

Мәхмүт Галәүнең җәмәгате Зәйнәпнең үлеме турында таныклык
Мәхмүт Галәүнең җәмәгате Зәйнәпнең үлеме турында таныклык

Аларның Казанга килеп чыгулары да бик кызыклы булды. Анастасия бирегә экскурсиягә килгән булган. Ике катлы автобуста сәяхәт кылып йөргәндә гид Тукай, аңа бәйле рәвештә Мәхмүт Галәү турында сөйләп китә. Кыз җәһәт кенә бу мәгълүматны эләктереп ала да, икенче юлы Тукай музеена соңгы вакытта табылган документларны алып һәм Мәхмүт Галәү дигән медаль ясатып алып киләләр. Надир Зәйнәп ханым белән элемтәдә булган һәм алар гаиләсенә Зәйнәп апа вафатыннан соң шактый документлар күчкән. Ул документлар арасына минем Зәйнәп апага язган хатларым да эләккән. Галәветдиновлар күрешүгә мине дә чакырды һәм бабаларының мирасын торгызуга өлеш керткәнем өчен шушы медальне бүләк итте. Соңгы елгы табышларына килгәндә, бабаларының 1938 елда түгел, 1937 елда ук кулга алынып берничә ай узгач атып үтерелүен ачыклый алганнар. Әмма ачыкланасы фактлар шактый әле. Галәүгә кагылышлы документларның әле дә сер булып сакланганнары байтак.

Галәүгә кагылышлы документларның әле дә сер булып сакланганнары байтак

Тарихи әсәрләр язган Вахит Имамов үз әсәрләре өчен архивларда өйрәнгәндә Галәүнең эзенә төшә һәм аның ничек итеп җентекләп өйрәнгәннән соң гына “Мөһаҗирләр”не язганлыгын күреп шакката. Бу әсәр эзен барласаң, Төркиягә кадәр барып җитәргә була, чөнки Төркиядә романда Саҗидә корып калдырганга охшаш татар авылы бар. Әле ул бер генә дә түгелдер. Бу бит ни дәрәҗәдә тарихи хак материал җыелганына дәлил. Чорның фактик материалларын ул шулкадәр оста итеп әдәби әсәргә әйләндерә алган. Бер караганда, бер гаиләдәге өч улның өч якка киткән язмышына гаҗәпләнәсе юк кебек. Ә икенче яктан, нинди оста алым, шул алым ярдәмендә ил язмышын язу. Анда татар халкының яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре, чисталыгы, пакълыгы, бердәмлеге дә кергән. Өмә ясау күренешен генә алыгыз. Элек ул авырлыкны бергә күтәрешер өчен оештырылган. Хәзерге өмәләр матурлык өчен, ясалма. Бу да чорыбызга үзенә күрә диагноз. Менә шуңа күрә ул романнарны тулысынча һәм бүгенге көн белән чагыштырып укырга кирәк. Бәйләнеш юк, үтеп киткән чор хакында язылган дип әйтеп булмый бит. Ул чор дәвам итә.

Мәхмүт Галәүне хезмәт коткарган дип уйлыйм мин. Бүген исә рәсми биографиясен язудан бигрәк, Рабит Батулла рухында, Тукай турында хикәяләре кебек үк әсәрләр иҗат ителүен теләр идем. Моңа җирлек булырлык документлар китапханәләрдә шактый хәзер. Кызганыч, безнең буыннан соң Мәхмүт Галәүне өйрәнүчеләр күренми.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG