Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:12

"Мәхмүт Галәүнең эше ФСБ архивларында һаман сер булып кала"


11 ноябрь Казан милли музеенда татарның репрессияләнгән язучысы Мәхмүт Галәүнең тууына 130 ел тулуга багышланган кичә үтте. Очрашуда аның оныгы бабасының кайбер документлары белән таныштырды, ФСБ архивларында яткан башка документларның 100 ел узгач кына ачыкланачагы белдерелде.

Очрашуда Мәхмүт Галәүнең икенче хатыныннан туган Надир исемле улының улы Олег бабасы хакында моңа кадәр беленмәгән документлар белән таныштырды. Аның сүзләренчә, Мәхмүт Галәүгә кагылышлы күп кенә документлар 2009 елда ФСБ архивларына мөрәҗәгать иткәннән соң алар кулына кергән, тик әле архивлардагы күп кенә документлар һаман да сер булып кала бирә.

"Бабабызга кагылышлы беренче документлар, безгә бабамның өченче хатыны Зәйнәп үлгәннән соң килеп иреште. Зәйнәпнең кызы Ләлә әнисе белән әтисе арасында язышкан хатларны барлык авырлыкларга карамастан саклап калган иде", дип башлады ул үз чыгышын.

"Әтием Мәхмүт Галәүнең тамырларын, әсәрләрен эзләргә тырышты"

Соңрак аңлашылганча, әтием Зәйнәп белән дә Ләлә белән дә элемтәдә торган булып чыкты. Алар 1957 елдан бирле хат алышканнар. Хатлардан аңлашылганча, әтием Мәхмүт Галәүнең тамырларын, аның иҗатын барлаган. Ленинградта халыкка ачык китапханәгә йөргән, Галәүнең кайбер әсәрләрен табуга ирешкән. Зәйнәп белән бу хакта һәрдаим сөйләшеп торган.

Әмма Зәйнәпне Мәхмүт Галәүне кулга алганнан соң бер ел узгач кулга алалар. Аның өендә булган барлык китапларны, документларны да алып китәләр һәм аларның барысы да юкка чыга.

Без Зәйнәптән әтиебезгә калган документларга нигезләнеп бабабыз турында мәгълүмат алу өчен 2009 елда ФСБ архивларына мөрәҗәгать иттек. Җавап озак көттермәде, бер ай эчендә безне ФСБның Хабаровскидагы бүлегенә чакырдылар.

"Галәүнең барлык документлары 100 ел узгач кына күрсәтәчәк"

ФСБ архивында Мәүмүт Галәүгә каглышлы документларның бер өлешен күрү мөмкин булса да, аның әле сер булып калганнары да шактый иде. Безгә аларын Мәхмүт Галәүнең үлеменә 100 ел тулгач кына күреп булачагын әйттеләр.

Без моңарчы бабабызның 1938 елда үлгән булуын белә идек. Әмма безгә күрсәтелгән документлардан аңлашылганча, аны 1937 елның 4 ноябрендә атып үтергәннәр булып чыкты.

Бабабыз 1937 елның 22 сентябрендә кулга алынган. 22 октябрьдә аннан беренче тапкыр сорау алынган. 26сында икенче, ә соңгы өченче сорау алу 28 октябрьдә булган. Мәхкәмә карары 4 ноябрьдә чыккан һәм шул ук көнне Мәхмүт Галәү атып үтерелгән, дип сөйләде Олег Галәветдинов.

Вахит Имамов: "Галәүнең архивы аны сатканнар беленмәсен өчен күрсәтелми"

Язучы Вахит Имамов Азатлыкка Мәхмүт Галәүгә кагылышлы документларның ФСБ архивларында һаман да сер булып калуын бер куркуга бәйләп аңлатты.

"Чөнки бу документларда, зур ихтимал, Мәхмүт Галәүнең нинди романнар язуы, аның чыганакларны кайдан табуы, бу чыганакларны Мәхмүт Галәүгә кемнәр биргәне турында доклад язып, шикаять язып, донос җиткереп торучылар булган.

Һәм боларның исемнәре дә әлеге сер итеп тотылган документларда урын алган булырга мөмкин. Бу доносчиклар бүгенге көндә күренекле кешеләр дип йөртелгән кешеләр булуы бар.

Мәсәлән, без "Мәдәни җомга" газетында бик күренекле бер кешенең доносын бастырган идек. Ул кеше заманында Габдулла Тукайдан башлап, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, Мәхмүт Галәүләрне калдырмыйча әләк язып яткан була. Ә ул кеше бүген бөек булып йөри.

Бу документлардан серлелек алынса, әнә шундый кешеләрнең йөзләре ачылачак. Шуннан куркалар һәм шуңа әйтмиләр", дип белдерде Вахит Имамов.

Флүрә Ганиева: "Тарих Мәхмүт Галәү аша сикереп үткән"

Галимә Флүрә Ганиева сүзләренчә, Мәхмүт Галәү татар халкы өчен аның тарихын язып калдырган, аңа матур әдәби телне биреп калдырган, татарның классик язучыларының тамырларын башлаткан шәхес булган.

Мәхмүт Галәү киң колач белән иҗат итә, әмма ул шундый фаҗигале заманда яши ки, аңа хәтта яшәр урын бирми интектерәләр. Ул татар язучысы булыр иде - Казанда яшәми, Мәскәүдә урыс язучысы диерләр иде - ул татарча яза.

Әнә шуңа күрә әсәрләре шундый фаҗигага эләгә аның. Татарча шундый әсәрләр укыр идек тә без, ләкин оригиналлар югалган. Ярый әле үз вакытында үзе ике китабын урысчага тәрҗемә итеп калдырган була.

Аның тормышы аянычлы тәмамлана. Бер сәбәпсез. Кемдер әйтергә мөмкин, менә татар язучысы Мәскәүдә яшәгән дип. Ул бит үзе көчле нәшир дә була. Типография эшен бик яхшы белә. Аны типография эшен оештыру өчен Мәскәү үзе чакырып ала һәм үзе үк юк та итә.

Мәхмүт Галәү исән калган булса, татар халкы өчен менә дигән тарихи романнар иҗат иткән булыр иде. 1970 елда гына Нурихан Фәттах чын тарихны өйрәнә башлады. Ә Мәхмүт Галәү исә теге чорда ук өйрәнә башлаган булган. Тарих аның аша сикереп үткән булып чыкты, дип белдерде галимә.

Мәхмүт Галәү 1886 елның 23 ноябрендә Татарстанның Арча районы Ташкичү авылында туа. "Пугач явы", "Саламторханнар", "Курчак туе" пьесаларын иҗат итә. "Болганчык еллар", "Мөһаҗирләр" исемле атаклы романнарын яза.

Сталин репрессиясе елларында 1937 елның 22 сентябрендә кулга алына һәм шул ук елның 4 ноябрендә атып үтерелә. Мәхмүт Галәүнең исеме 1957 елда гына аклана.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG