Accessibility links

Кайнар хәбәр

85 яшьлек пенсионер 1959 елгы хөкем карарын гамәлдән чыгару өчен инде 60 елдан артык көрәшә


Фәтхулла Исхаков
Фәтхулла Исхаков

Башкортстанда яшәүче 85 яшьлек пенсионер өч кешене үтерергә маташуда гаепләгән 1959 елгы хөкем карарын гамәлдән чыгару өчен инде 60 елдан артык көрәшә.

Башкортстанда яшәүче 85 яшьлек пенсионер Фәтхулла Исхаков реабилитациягә ирешү өчен инде 60 елдан артык көрәшә. 1959 елда аны өч авылдашын үтерергә маташу турында ялган шәһадәтнамә нигезендә 15 ел төрмәгә хөкем иткәннәр. Төрмәдә утырып чыкканнан соң ул 40 елдан артык җитештерү тармагында эшләгән, яңа гаилә корган һәм пенсиягә чыккан. Хөкем ителүеннән бирле ул бу карарны гамәлдән чыгару ниятен бер генә көнгә дә онытмаган. Аның язмышын "Idel.Реалии" хәбәрчесе өйрәнгән.

"ӨЧЕСЕН ДӘ ҮТЕРЕРГӘ ТЕЛӘГӘН"

Бу хәл 1959 елда Башкортстанның Миякә районы Олы Кәркәле авылы 22 яшьлек егете Фәтхулла Исхаков белән була. Аның үз авылдашы Муса Рәхимкуловка йорт өчен бура күтәрергә булышып йөргән чагы. Көн тәмамлангач Исхаков авылдашлары белән бераз сөйләшеп утыра да, йокларга кайтып китә. Икенче көнне иртән аның янына шул авыл өчен җаваплы милиция хезмәткәре Р.Галиуллин килеп төнлә кемнеңдер авылның өч кешесенә — Сабира Рәхмәтуллинага, аның кызы Мәрьям Рәхмәтуллинага һәм ул төндә аларда кунган Асыя Рәхмәнкуловага — балта белән һөҗүм итүен белдерә.

Милиционер аның пинҗәгендә кан эзе күреп, пинҗәген алып китә. Бераздан аның өенә эт белән бер төркем милиционер килә. Тентүдән соң, авылдашларын үтерергә маташуда нәкъ менә ул шикләнелүен әйтеп, егетне милиция бүлегенә алып китәләр. Аның сүзләренчә, сорау алуда Исхаковка аның һөҗүм өчен сәбәбе булуын да әйткәннәр. Янәсе элек булган, Исхаков белән бәйле бер урлау эшен тикшерүдә Рәхмәтуллиннарның улы шаһит буларак катнашкан булган.

Исхаков чыннан да 1956 елда дуслары белән бер күршесенең балын урлавын сөйли.

"Ач вакыт иде... ул чакта күршедән гафу үтенеп, җиңел котылдык", дип искә алган Исхаков 2022 елның язында. Әмма бераздан милиция бу урлау эше белән яңадан кызыксына башлый. Егетләргә җинаять эше ачалар. Исхаков алты елга хөкем ителеп, ике ел утырганнан соң вакытыннан алдарак иреккә чыга.

Тикшерүчеләр һәм прокуратура исәпләвенчә, Исхаков, Рәхмәтуллиннар гаиләсеннән үч алу өчен, авылдашының ишегалдыннан балта алып, Сабира Рәхмәтуллина өенә киткән. Ул урам буйлап барганда аны авылдашлары Наил Батталов (алга таба – Сәитбатталов) Наил Зәйнетдинов, Әхәт Әсфәндияров һәм Дамир Тимербулатов күргән. Соңрак алар Исхаковны Рәхмәтуллиннар йорты янында күрүен сөйләгән.

Гаепләүчеләр фикеренчә, Исхаков өйнең ишеген тимер чыбык кисәге белән ачып эчкә кергән һәм сәкедә өч хатын-кызның йоклап ятуын күргән.

"Гаепләнүче Исхаков, өчесенең дә тирән йокыда булуыннан һәм каршылык күрсәтә алмавыннан файдаланып, ... алып килгән балтасы белән башларына сугып үтерергә карар иткән. Шул максат белән Исхаков һәрберсенең башына балта белән 2-3 мәртәбә суккан", диелә хөкем карарында.

Мәхкәмә медицина белгечләре әзерләгән документта язылганча, "яралар нәтиҗәсендә, аларның тәненә зур зыян килгән, дәвалау өчен хастаханәгә алып кителгәннәр һәм озак вакыт стационар дәвалауда булганнар". Гаепләү документында язылганча, мәхкәмәнең биология белгечләре "Исхаковның пинҗәгендәге кан таплары яраланганнарның кан төркеме белән туры килә". Хөкем карарында шулай ук "Исхаков ишекне ачу өчен кулланган тимер чыбык кисәге Исхаковларның ишегалдында табылган тимер чыбык белән бер үк төрле" дип языла.

Яраланганнар үзләренә кем һөҗүм иткәнен күрмәүләрен һәм моны кем эшләгән булырга мөмкинлеген белмәүләрен әйтә.

Берочтан Исхаковны шул ук елның май аенда "колхоз рәисе Мөхәммәтҗановка сәбәпсез сүгенү сүзләре әйтүдә, колхозның партия оешмасына янауда, ... хулиганлык гамәлләрен һәм каршылык күрсәтүен дәвам итүдә" (хөкем карарыннан өзек) гаепләгәннәр.

1959 елның 19 октябрендә Миякә районы мәхкәмәсе Фәтхулла Исхаковны 74нче маддәнең 2нче өлеше, ("Хулигынлык, ягъни тәртипсез, җәмгыятькә ачыктан-ачык хөрмәтсезлек белән бәйле гамәлләр"), 72нче маддәнең 1нче өлеше (Канун нигезендә үзләренә йөкләнгән вазифаларны башкаручы хакимият вәкилләренә аерым ватандашларның каршылык күрсәтүе) һәм 19-136нчы маддә (Файда, көнчелек белән һәм үтерелгән кешенең уңайсыз халәтен файдаланып, ният белән үтерергә маташу) нигезендә гаепле дип таба.

Мәхкәмә Исхаковны 15 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгара. Шуның 5 елын ул төрмәдә уздырырга, иреккә чыкканнан соң да Башкортстаннан читтә яшәргә тиеш була. Мәхкәмә Исхаковның дәлилләрен кабул итми, бары тик аның гаепне танымавын гына теркәп куя.

"БӨТЕН МӘХКӘМӘЛӘРГӘ, ПАРТИЯ ОЕШМАЛАРЫНА, ХӘТТА "ПОЛЕ ЧУДЕС"КА ДА ЯЗДЫМ"

Мәхкәмә карарын алу белән үк Фәтхулла Исхаков аны гамәлдән чыгару өчен көрәшә башлый. Әмма баштагы 30 елда ул аны өлешчә үзгәртүгә генә ирешә. 1959 елның ноябрендә БАССР югары мәхкәмәсе хөкем карарыннан аның хакимият вәкилләренә каршылык күрсәтү гаепләвен ала һәм республикадан читкә сөрү турындагы өстәмә җәзаны гамәлдән чыгара. 1988 елда БАССР Югары мәхкәмәсе президиумы хулиганлыкта гаепләүне гамәлдән чыгара. Әмма гаепләү карарының төп өлеше үзгәрешсез кала.

Беренче мөмкинлек чыгу белән, мине сәбәпсез утыртканнарга карата шикаятьләр яза башладым

— Беренче мөмкинлек чыгу белән, мине сәбәпсез утыртканнарга карата шикаятьләр яза башладым, — дип сөйләгән Исхаков "Idel.Реалии"га. — 23 майдан 27сенә кадәр [1959 ел] мине кыйнадылар, протоколны имзалауны таләп иттеләр, янәсе җинаятьне мин кылган. Имзаламадым. Ничектер котылдым, түздем. СССР баш прокуроры [Роман] Руденкога мөрәҗәгать иттем, ничек булганны тулысынча яздым. Миякә райомы милиция бүлеге оперуполномоченные Галиуллин мине юк итәргә теләде. 26 майда, мин КПЗда [тикшерү изоляторында] булганда янәсе үз-үземне үтерергә теләгәнмен дип акт төзеде. Ә 28 майда ул камерага кереп, миңа ике мәртәбә сукты, мин аңымны югалтып егылдым, милиционерлар миңа салкын су сипкәч аңыма килдем. Алар мине бинт белән бәйләп тынычландырдылар... Ә Галиуллин керә дә, сорый: "Нәрсә, үлмәгәнмени әле?"

— Вакыт узу белән безгә Исхаковны җавапка тарту нәкъ менә Галиуллин мәнфәгатендә булуы аңлашылды, — дип сөйләгән "Idel.Реалии"га 2015 елда Исхаковны яклауга кушылган Виталий Буркин. — Ул яраланган Мәрьям Рәхмәтуллина белән очрашкан һәм Исхаков үч алу теләге белән аның йөзен кискән дигән карарга килгән. Моннан тыш аларның, Исхаковның элек аның [Галиуллинның] кыз туганы беләне очрашуы, соңыннан башкага гашыйк булуы сәбәпле, шәхси нәфрәт хисе дә булган. Күрәсең, Галиуллин башта чыннан да Фәтхулла җинаять өчен гаепле дип уйлаган. Соңрак үзенең ялгышуын аңлагандырмы — билгесез. Һәрхәлдә, ул исән чагында (башка шаһитләрнең күпчелеге кебек, ул инде күптән мәрхүм) моны беркайчан да танымаган.

Исхаков иректән мәхрүм булган чакта аның хатыны һәм әти-әнисе вафат була. Ә улы тугганарында яши.

Улым караусыз калды – бабасы белән әбисе үлгән иде

— Төрмәдә мине бөтен Башкортстан буйлап йөрттеләр — "икенче"дә, "унынчы"да, Салаватта, Мәләүздә. Ирекка чыккач авылга кайтудан курыктым. Улым караусыз калды — бабасы белән әбисе үлгән иде, ул йә минем абыемда, йә апамда яшәде. 1972 елда иреккә чыккач ике атна ял иттем дә, эшкә урнаштым. Гел Уфада яшәдем. Башта медицина өлкәсендә эшләргә теләдем, 13нче хастаханәгә [Уфада] эшкә урнаштым, рентгент бүлмәсендә лаборант булып. Ул караңгы бүлмәдә өч көн эшләдем, ул миңа төрмә бүлмәсен хәтерләткәнгә, аннан киттем. Районара колхоз оешмасына тәэминатчы булып урнаштым. Аннан Уфа автотранспорт техникумын тәмамлап, геофизикага күчтем. Анда 30 ел эшләдем – яңа аппаратларның, приборларның скважиналарда ничек эшләвен сынадым. Яңа гаиләм белән бәхет елмайды. Икенче хатыным Әнисә белән мине дустым таныштырды. Кызыбыз туды, аннан аның кызы, ягъни минем оныгым туды.

Исхаков хөкем карарын гамәлдән чыгару өчен "бертуктаусыз" аппеляция, кассация һәм надзор шикаятьләре язганлыгын әйтә.

— Чираттагы кире кагу хаты җибәрүләре белән, тагын бөтен мәхкәмәләргә, партия оешмаларына, журналистларга язам. Кызык итеп хәтта "Поле чудес" програмына, Леонид Якубовичка да яздым, миңа җавап бирмәде. Берсенең дә файдасы булмады.

"ИСХАКОВКА КАРШЫ ШӘҺАДӘТНАМӘ МИЛИЦИЯ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ БАСЫМЫ АСТЫНДА БИРЕЛГӘН"

1990нчы елларда Фәтхулла Исхаковның үзен аклау өчен көрәше беренче нәтиҗәләрен бирә башлый. Аның беренче уңышлары тарихы Миякә районы прокуроры вазифасын башкаручы Нарине Мкртумянның 2021 елның апрелендә Башкортстан прокуратурасына юллаган хисабында тәфсилләп аңлатыла.

Әлеге документтан күренүенчә, Исхаковның элекке авылдашы, 1959 елда бу эштә шаһит буларак катнашкан Дамир Тимербулатов 1990 елның июнендә нотариуста 1959 елда Исхаковка каршы ялган шәһадәтлек кылуын үз теләге белән раслаган. Тимербулатов сөйләвенчә, җинаятьтән соң икенче көнне аны, Әсфәндияровны, Зәйнетдиновны һәм Батталовны милиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Тимербулатов шулай ук "тикшерүче басымы һәм янаулары" аркасында, җинаять алдыннан Исхаковны җинаять кылынган йорт янында күрүләрен белдерергә мәҗбүр булганнар.

Соңрак хисапта 1990 елның ноябрендә Исхаков адвокатлары мөрәҗәгате нигезендә прокуратураның яңа билгеле булган мәгълүматлар нигезендә бу эшне яңадан ачуы белдерелә. Шаһит буларак яңадан сорау алуда Тимербулатов 1959 елдагы сорау алуда милиция хезмәткәрләре кушуы белән Исхаковны урамда күрүе турында шәһадәтлек итәргә мәҗбүр булуын һәм моның өчен елларча кайгырып яшәвен сөйләгән.

Прокуратура документында язылганча, чынлыкта ул җинаятьне Наил Батталов кылган. Мәрьям Рәхмәтуллина Батталов белән очрашудан баш тарткан өчен ул Рәхмәтуллиннардан шул рәвешле үч алган диелә.

Батталов кушуы белән ялган шәһадәтлек кылуы турында шаһитләрнең берсе Наил Зәйнетдинов та 1985 елда Миякә милициясе башлыгына язган булган.

Тагын бер шаһит Әхәт Әсфәндияров исә милиция хезмәткәрләре Галиуллин һәм Шәрәветдинов басымы астында ялган шәһадәтлек кылганлыгын белдергән.

Ул чакта сорау алуга тартылган Наил Батталов исә "милициянең физик көч куллану белән янавы" сәбәпле Исхаковка каршы ялган шәһадәтлек кылганлыгын әйткән. Шул ук вакытта Батталов бу җинятькә катнашы булмавын да белдергән.

Бу эш нигезендә сорау алуга тартылган элекке милиция хезмәткәрләре Галиуллин, Шәрәфетдинов һәм Аглеев Исхаковка һәм шаһитләргә карата канунсыз ысуллар куллануларын кире каккан. Шулай ук документта яраланганнарның кан төркеме Исхаков пинҗәгендә булган кан табындагы кан төркеме белән туры килүен раслаган тикшерүнең дә чынлыкта уздырылмаганлыгы язылган.

1993 елда Мәрьям Рәхмәтуллинаны мәхкәмә медицина белгечләре яңадан тикшергән һәм аның яралары чынлыкта тормыш өчен куркынычлы булмаган дигән нәтиҗәгә килгән. Прокурор вазифаларын башкаручы исә республика Югары мәхкәмәсеннән Исхаковка карата хөкем карарын гамәлдән чыгаруны сораган.

"ФӘТХУЛЛА АБЫЕМНЫҢ ЯЗМЫШЫН ҖИМЕРГӘНЕМНЕ АНЫҢ АЛДЫНДА ТАНЫРГА ГОМЕР БУЕ КУРКЫП ЯШИМ"

2012 елның 17 августында Миякә районы прокуратурасына Наил Сәетбатталов килеп, ул җинаятьне нәкъ менә үзе кылганлыгын, ә гаепне Фәтхулла Исхаковка якканлыгын белдергән.

2013 елның июнендә Миякә районы прокуратурасы бу эшне тикшерүне яңадан ачып җибәрә. Сорау алуда Наил Сәетбатталов өч хатын-кызның йөзләрен кырыну лезвиесе белән кискәнлеген белдерә, Мәрьям бер егет белән дә йөрмәсен өчен аның йөзен бозарга теләгәнлелген әйтә

2015 елда Башкортстан прокуроры Андрей Назаров 1959 елгы хөкем карарының канунсыз булуы турында яңа хисап әзерли.

Инде Фәтхулла Исхаковның аклануына юл ачылды дигәндә генә, 2015 елның 21 сентябрендә, яңа мәхкәмә утырышына бер көн кала прокурор ул документны кире ала. Гәрчә канун нигезендә аның мондый хокукы булмаса да.

Шуннан соң Исхаковның адвокатлары бу эшнең мәхкәмәдә каралуын кат-кат сораса да, мәхкәмә прокурор хисабы булмау сәбәпле бу эшне кире кагып килә.

Исхаковның адвокатлары 2021 ел башында Русия Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итеп карарга була һәм ел ахырына Конституция мәхкәмәсе бу эш прокурор хисабы булмаса да каралырга тиеш дип хөкем итә.

Конституция мәхкәмәсе карары чыккач Исхаков үзен аклау эшен карауны сорап инде Русия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә. 2022 елның 18 маенда Русия Югары мәхкәмәсе президиумы бу эшне карауны Самардагы Алтынчы кассация мәхкәмәсенә тапшыра.

Самардагы мәхкәмәгә Русия баш прокуратурасы вәкиле Овчинникова һич көтмәгәндә 1959 елгы хөкем карары нигезле булган дип белдерә. Кассация мәхкәмәсе Исхаковның реабилитация турында үтенечен кире кага.

Виталий Буркин һәм Фәтхулла Исхаков
Виталий Буркин һәм Фәтхулла Исхаков

Исхаковның адвокаты Виталий Буркин фикеренчә, прокурорның һәм мәхкәмәләрнең 1959 елгы карарны канунсыз дип танудан куркуы дәүләттән Исхаковка компенсация түләттерергә теләмәү белән бәйле булырга мөмкин. Хәзерге исәпләүләргә караганда, төрмәдә канунсыз бер ел өчен 2-3 млн сум компенсация түләнергә тиеш ди Буркин.

Фәтхулла Исхаков үзенә карата 1959 елгы хөкем карарын гамәлдән чыгару өчен көрәшен әле дә дәвам итә. Исхаков үзенең адвокаты Буркин белән бу эшне яңадан Русия Югары мәхкәмәсенә юлларга җыена.

Язманың оригиналын монда укый аласыз.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG