Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 17:13

Федераль татар мохтарияте сайтының татарча бите яңартылмый. Вконтакте битенә дә русча гына язмалар эленә. Мохтарият вәкиле Миләүшә Шәрәпова "Русча да аңлыйсыз бит!" дип кенә җибәрә.

Федераль татар милли-мәдәни мохтариятенә татар теле өстәмә мәшәкатьләр генә тудыра. Татарстан хөкүмәте порталында әлеге автономия сайтының татарча хәбәрләр бите дә бар, әмма ул 2011 елда ук "үлгән". Соңгы язманы шул елның 1 маенда куйган булганнар.

Мохтарият сайтының татарча хәбәрләр бите
Мохтарият сайтының татарча хәбәрләр бите

Мохтарият идарәсе (аппараты) җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова татарча хәбәрләр эленмәүне Азатлыкка оешмадагы матбугат вәкиленең бәби ялында булуы белән аңлатты. "Аның вазифаларын әлегә башка кеше үти", дип белдерде ул.

Азатлыкның "Ул бәби ялына кайчан китте соң, яңалыклар бите 2011 елдан бирле үзгәртелмәгән бит", диюенә, Миләүшә ханым үзе дә аптырап китте. "Бәлки сез бүтән сайтны карыйсыздыр, 2011 елдан безнең үзгәрешләр булды һәм соңгы араларда да булды, ни генә булмасын яңалыклар кертелә", диде.

"Әйе, татарчасы яңартылмый"

Азатлык Шәрәповага хөкүмәт порталыннан кала, бәлки башка җирдә тагын берәр сайтыгыз бардыр, әмма порталдагысы яңартылмый дигәч кенә, ул: "Әйе, татарчасы яңартылмый", диде.

Мохтариятнең Вконтактедагы битендә дә татарчага урын юк. Бары тик иң өскә генә "Татар федераль милли-мәдәни автономиясе (ФНКАТ)" дип язып куелган, калган бөтен язмалар да урысча. Аның да соңгысы 2014 елның 22 февралендә эленгән, анда Казанда "Этнодар" фестивале булачагы хәбәр ителә.

Мохтариятнең Вконтактедагы бите
Мохтариятнең Вконтактедагы бите

Шәрәпова сайтларда татарча да хәбәрләр алып барырдай "белгечләр таба алмыйбыз, бәлки бездә эш хаклары азрактыр" дип аклана.

Татар мәнфәгатьләрен кайгырту, татар мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен саклау максаты белән, Русиядәге татарларның проблемнарын чишүдә ярдәм итәчәк дип төзелгән автономиянең татар телен санга сукмавы һәм аны кирәксенмәве, бу оешманың дәрәҗәсен төшермиме? Азатлык Шәрәповага әлеге сорауны да юллады. Җавап бик кыска булды - "Юк, мин алай уйламыйм", дип кырт кисте Шәрәпова.

Миләүшә ханым Татар яшьләре көннәренә багышланган матбугат очрашуында да, анда нигездә татар журналистлары гына җыелган булуга карамастан, "Бар фикерләрне дә татарча гына җиткереп бетерә алмам" дип русча сөйләп китте. Азатлыкның "Нигә русча сөйләдегез?" дигән соравына ул: "Сөйләсәм ни, аңламадыгыз мәллә?", дип кенә көлде.

Татар чараларында русча сөйләүне хуп күрүен Шәрәпова үзләренең Татарстаннан читтә яшәгән татарлар белән эшләве белән аңлатты. Татар матбугат очрашуында русча сөйләү, аның фикеренчә, Татарстанда ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең тигез дәрәҗәдә булуын күрсәтергә тиеш булган.

Чараларны татарча уздыру беренче урында булырга тиеш дигән сүз түгел

"Татарлар яшәгән бөтен төбәкләрдә дә татар балалары өчен бакчалар да, мәктәпләр дә юк. Шуңа күрә, аларга син русча сөйләмә, ә чыгышыңны татарча яса дип катгый рәвештә әйтә алмыйбыз. Әгәр татарның татар өчен эшләргә теләге бар икән, аның татарча сөйләве дә, үз чараларын тик татарча гына уздыруы да беренче урында булырга тиеш түгел әле", ди Шәрәпова.

Татар телен белмәсәң дә ярый дигән фикерне Татарстандагы башка түрәләрнең да әйткәне бар. 2016 елның 28 ноябрендә Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова "Татар халкының этнографик мозаикасы" фотобәйгесендә катнашучыларны бүләкләгәндә "Галимнәр әйтүенчә, милли үзенчәлек (идентификация), аерым алганда, татар кешесенең милли үзенчәлеге тел белүгә нигезләнмәскә дә мөмкин. Ягъни, бу мәҗбүри түгел. Бүгенге татар кешесенең татарча сөйләшмәве дә ихтимал", дигән иде. Азатлык бу хакта язгач Шәрипова әлеге сүзләреннән баш тартты, ә бу турыда "Татаринформ"да чыккан язма үзгәртелде.

2016 ел ахырыннан "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенә кергән татарча газет-журналлар да интернеттагы сайтларында урысча язмаларга гына өстенлек бирә башлады.

Русиядә башланган яңа урыслаштыруга каршы аяусыз көрәшергә тиешле Татар федераль мохтарияте, мәдәният министрлыгы, йә шул ук "Татмедиа"ларның да татар телен шулай санга сукмавы, алар гомумән милләткә кирәкме, үзләре үк татарга каршы эшләмиләрме дигән табигый сораулар уята.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG