Accessibility links

җомга, 20 октябрь 2017, Казан вакыты 04:43

"Татмедиа" акционерлык җәмгыятенә кергән татарча газет-журналлар интернеттагы сайтларында урысча язмаларга да өстенлек бирә.

Татар басмалары – газет һәм журналларның интернеттагы сайтлары, Вконтактедагы төркемнәре Кремль алып барган урыслаштыру, россиян милләте ясау сәясәте тегермәненә сую коя. Шулай ук Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дип белдерүен дә астыртын гына хуплый булып чыга.

1913 елдан татар хатын-кызлары өчен чыгып килгән, һәм моңа кадәр бары тик татарча гына мәкаләләр язган "Сөембикә" журналының интернеттагы сайты да урысча хәбәрләр бастыра. Мисал өчен, 9 августта беренче биттә, уң якта ике хәбәр дә урысча иде. Берсе – "Литературно-туристический маршрут "По Руси с Максимом Горьким" пройдет через Татарстан", икенчесе – "В Пестречинской ЦРБ проходит реконструкция детского отделения и лаборатории" дигән баш исем белән чыкты.

"Сөембикә" журналы сайты, беренче бит. 9 август 2017
"Сөембикә" журналы сайты, беренче бит. 9 август 2017

"Сөембикә"нең баш мөхәррире Ләйсән Юнысова Азатлыкка урысча хәбәрләрне "Татмедиа" күрсәтмәсе белән урнаштыруларын әйтә.

"Татмедиа"ның бөтен филиалларына да үзәкләштерелгән ысул белән куярга дип җибәрелә һәм без яңалыклар лентасына урнаштырабыз. Күрсәтмә алардан ("Татмедиа"дан - ред) килә. Татарчасы булса, хәбәрләрнең татарчасын да җибәрәләр алар. Без бит дәүләт басмасы, ике дәүләт теле булгач, яңалыклар ике дәүләт телендә дә куела инде. "Татмедиа"га карагач... Монда хәбәрне тизрәк җиткерү максаты дип аңлыйм мин. Ул хәбәрләрне "Татаринформ" журналистлары әзерли дә, алар бөтен басмаларга тарала", ди Юнысова.

Безгә татарча яңалыклар җибәрегез дип сорыйбыз

"Татмедиа" кушса, киләчәктә "Сөембикә"дә урысча да материаллар баса башларсызмы дигән сорауга Ләйсән ханым: "Юк, ансы каралмаган. Журнал татарча гына булып кала", дип җавап бирде. Үзе ул урысча яңалыклар бирүне кирәкмәс эш дип саный һәм "татарча яңалыклар җибәрегез дип сорыйбыз", дип белдерә. Юнысова сүзләренчә, кайвакыт гына "Татмедиа" бер үк хәбәрнең урысча һәм татарча вариантын да җибәрә, ул вакытта "Сөембикә" татарчасын сайтка куя. "Без үзебез татар сайты гына булуын телибез", ди баш мөхәррир.

Үсмерләр һәм яшьләр үзгәрешләргә бигрәк тә игътибарлы. Алар татарча басмаларның сайтларында урысча язмалар күреп, ана теленең абруйда түгел икәнен һәм бу шулай булырга тиеш дип кабул итәргә мөмкин.

"Төп материаллар барсы да татарча, ә яңалыклар лентасы икенчел дәрәҗәдәге әйберләр булып бара. Шуңа күрә, аралашып китүе алай куркыныч түгелдер. Урысча язмалар безнең сайтның 1 процентын гына алып тора", ди Юнысова.

Ләйсән ханым кайчан урысча хәбәрләр куя башлауны тәгаенләп кенә әйтеп бирә алмады. "Үзәкләштерелгән рәвештә яңалыклар бирү гамәлгә кергәч башланды ул, шушы бер ел эчендә бугай ул. Төгәл генә кем күрсәтмәсе икәнне әйтә алмыйм мин", диде.

"Саба таңнары": Внимание! Это важно

"Саба таңнары" газетының татарча сайтында 9 августта "Галимнәр ничек итеп 1 минут эчендә йоклап китү серен чиште" дигән хәбәр пәйдә булды. Баш исем татарча, әмма төп текст башыннан ахырына кадәр русча бирелгән иде.

"Саба таңнары" газетының татарча сайтында урысча мәкалә
"Саба таңнары" газетының татарча сайтында урысча мәкалә

Саба районы халкының 95 проценты татарлар, ә калганы башка милләт вәкилләре. Әлеге газетның русча сайты да бар. Баш мөхәррир Рөстәм Исмәгыйлев Азатлыкка әлеге урысча хәбәрне үзләренең газет хезмәткәрләре куйды дип аңлатты. Аның фикеренчә, халык өчен кызыклы хәбәрне татар сайтында кайсы телдә бирсәң дә була.

Тәрҗемәдә аермалык килеп чыкмасын өчен, кызыклы әйбер биргәләргә туры килә.

"Кызыклы мәгълүматларны башка җирдән алабыз да, ничек бар, шулай салабыз. Мондый әйберләр (урысча - ред) сирәк бирелә. Тәрҗемәдә аермалык килеп чыкмасын өчен, кайбер вакытта шундый кызыклы әйберләрне биргәләргә туры килә. Редакция хезмәткәрләре әзерләгән язмалар безнең саф татарча була. Тизрәк эшләү һәм күбрәк мәгълүмат бирү өчен мондый хәлләр кулланыла. Безнең максат: кеше өчен файдалы, матур һәм яхшы мәгълүматны җиткерү. Бу хәл өстән төшкән күрсәтмә, "Татмедиа"дан алынган әйбер түгел", ди Исмагилов.

Рөстәм әфәнде үзләрендә мәгънәсенә хилафлык китермичә тәрҗемә итәрдәй белгечләр бар ди. Татар сайтына русча язмаларны да тыгуны урыслаштыру сәясәте түгел дип белдерә. Татарстандагы ике дәүләт теленең – татарчаның һәм русчаның бер дәрәҗәдә кулланылышта булуына тискәре йогынты ясамый, татар телен кимсетү дип тә бәялми.

"Саба таңнары" газетының Вконтакте төркемендә белдерү
"Саба таңнары" газетының Вконтакте төркемендә белдерү

"Саба таңнары" урыслаштыру сәясәтен Вконтактедагы битендә дә оста алып бара. Татар укучысына ана теленең икенче сортлы икәнен сеңдерү өчен әледән-әле урысча белдерүләр, хәбәрләр дә бастыра.

"Минзәлә" газеты сайты
"Минзәлә" газеты сайты

Азатлык 9 август тагын бер татар районы газеты "Минзәлә"нең интернеттагы сайтын ачты. Беренче карашка ук бу сайт татар газетыныкы мени дигән сорау тудыра. "Минзәлә" дигән язу (сайт исеме) бетөнләй күренми, иң өстә урысча "Что ты знаешь из истории Татарстанской прессы" дигә уен эленеп тора. Ул язу сайтның баш исеменнән ике тапкыр зуррак. "Иң кызыклы хәбәрләр" бүлегендә "Мужчина орал как ошпаренный, увидев, что вылазит из дерева! Только убрал топор, как изнутри появился..." дигән баш исем астында видео эленеп тора. Гомумән, "Минзәлә"дә "Иң кызыклы хәбәрләр"дә күпчелек язмалар урысча гына.

"Сарман" газетының интернеттагы бите
"Сарман" газетының интернеттагы бите

90 процент халкы татар булган Сарман районы газеты "Сарман"ның да интернеттагы бите тулысынча дип әйтерлек урысча. Азатлык баш мөхәррир белән элемтәгә керергә тырышкан иде, телефонны алучы булмады. Күпчелеге татарлар яшәгән дип саналган район газетларының интернеттагы сайтларын ачсаң, "Мәдәни җомга" газеты, "Безнең мирас", "Мәгариф" журналы һәм башка басмаларның сәхифәләренә күз салсаң шулай ук даими рәвештә урысча яңалыклар биреп баруны күрәсең. "Татмедиа"ның үз сайтында исә ике дәүләт теленең берсе булган татарчага бөтенләй урын юк.

Мин бернинди дә аңлатмалар бирмим

Азатлык "Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә Матбугат чаралары департаменты җитәкчесе Вәсилә Сабировага шалтыратып үзәкләштерелгән хәбәр тарату юллары, татарча басмаларның нигә урысча хәбәрләр дә бирүе турында сөйләшергә теләде. Вәсилә ханым сүзне кыска тотты, "Мин бернинди дә аңлатмалар бирмим", дип кенә белдерде.

Азатлык "Татмедиа" җитәкчесе Андрей Кузьминга ни сәбәпле татарча басмаларның сайтларында урысча хәбәр һәм язмалар бастыруына, "Татмедиа"ның бу гамәле татарларны урыслаштыру сәясәтенең бер өлеше булып тора дип санамыйсызмы дигән сорауга аңлатма сорап хат юллады. Җавап килсә, аның белән укучыларны таныштырырбыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG