Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәхибҗамал" татар хатын-кызларын тәүге корылтайга җыйды


Корылтай президиумы

31 октябрь Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы корылтае узды. Ул Башкортстан татар хатын-кызларының беренче җыены дип аталды. Уфа "Нур" татар дәүләт театрының кече залында узган чарада ике йөзләп кеше катнашты.

"Сәхибҗамал" корылтаенда республиканың башка иҗтимагый оешма вәкилләре дә катнашты һәм чыгыш ясады. Милли-мәдәни мохтарият, Башкортстан татарлары конгрессы, "Ак калфак", "Берлек" һәм Башкортстан хатын-кызлары оешмасы вәкилләре котлау сүзләре әйтте.

Шушы чыгыш ясаучылар арасында Башкортстан хатын-кызлары оешмасы рәисе Рәшидә Солтанова гына эшлекле тәкъдим белән чыгып, хатын-кызларны хакимияткә килергә чакырды.

Рәшидә Солтанова
Рәшидә Солтанова

"Республика парламентын алыйк. Анда йөздән артык депутатның нибары уналтысы гына хатын-кыз. Район шураларында, авыл шураларында да алар бик аз. Шуңа без хакимияткә килергә тиеш. Хатын-кызлар хакимияткә килсә, милли балалар бакчалары да, мәктәпләр дә булачак", диде ул.

Хакимияттә хатын-кызлар аз булса, укытучылар арасында алар күпчелекне тәшкил итә. Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы галиме, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина ​уку йортындагы эшчәнлеге, татар теле укытучыларының бүгенге хәле турында сөйләде.

Лилия Сәгыйдуллина
Лилия Сәгыйдуллина

"Татар теле укытучылары хокуксыз. Без "Җанлы сүз", "Туган як шигърияте" дигән чаралар уздырып, шушы чаралар аша булса да аларга игътибар юнәлтәбез. Балаларга иҗади орлык салырга тырышабыз. Тозлыгың яхшы икән – кыяр бәләкәйме, кәкреме, барысы да яхшы тозлана. Без шушы тозлыкны әзерләргә тырышабыз һәм тозлыйбыз", диде ул.

Чарада төп чыгышны "Сәхибҗамал" оешмасы рәисе Динә Морзакаева ясады. Ул биш еллык эшчәнлегенә хисап тотты. Оешманың татарлар күпләп яшәгән районнарда бүлекчәләре оештырылуын телгә алды.

Динә Морзакаева
Динә Морзакаева

"Белүегезчә, оешмага зыялы хатын-кызларыбыз тупланган. Бүгенге көндә "Сәхибҗамал" 19 районда бүлекчәләрен оештырды. Бүлекчәләрне оештыру дәвам итә. Әле чара алдыннан гына да берничә районнан оештыру теләге белән мөрәҗәгать иттеләр. Без киләчәктә аларның һәр авылда эшләвен теләр идек. Алар, башлыча, мәдәният, әдәбият сөючеләр. Без авылларда үзешчән сәнгатьне күтәреп тә милләт өчен зур эшләр башкара алабыз. Сәнгать аша балаларга милли рух сеңдерү дә җиңел", диде.

Оешманың Борай районы бүлекчәсе рәисе, шагыйрә Рәфыйга Усманова да милли рух мәсьәләләренә тукталды:

Рәфыйга Усманова
Рәфыйга Усманова

"Һәрдаим милли рухны баету, үстерү өстендә эшләргә кирәк. Милли рух тәрбияләү – хатын-кыз кулында. Бала карынында чакта ук аңа татар җырлары тыңлату, гаиләдә саф татарча аралашу белән миллилекне сеңдерә башларга кирәк. Милли балалар бакчалары таләп итү, мәктәпләрдә туган телдә укыту да бездән тора. Ана сөте белән туган тел сеңсә, ул гомерлек. Хатын-кыз милләт тоткасы, ул – таяну ноктасы", диде.

Оешманың Нуриман районы бүлекчәсе рәисе шагыйрә Халисә Мөдәрисова рухиятнең, шигъриятнең телне саклауда тоткан урыны турында сөйләде.

Розалия Халикова
Розалия Халикова

Мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Розалия Халикова да дини тәрбия хакында чыгыш ясады. Тәртипле хатын-кыз – тәртипле милләт. Гаиләнең төзек, яки җимерек булуы тәрбияле хатын-кыз кулында диде. Мөхлисә Бубый, Мәрьям Солтанова-Акчуриналар кебек милләтебезнең ныклы, иманлы хатын-кызлары аз булуга борчылу белдерде.

Фатыйма Фаткуллина
Фатыйма Фаткуллина

Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма Фаткуллина балаларны иманлы һәм әхлаклы итеп тәрбияләү кирәклеген сөйләде. "Дин һәм милләт бердәм булырга тиеш. Шулай итеп кенә без халкыбызны саклап калалабыз", диде.

Кадрия Идрисова
Кадрия Идрисова

Казаннан килгән Дөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы рәисе Кадрия Идрисова самавыр, калфак, комган, сандык шәҗәрәләре бәйрәмнәре уздыруларын сөйләде. Бер уңайдан ничек таба майларга кирәклеген дә аңлатып, махсус пумала урынына каз канатыннан ясалганы белән кулланырга киңәш итте. Халыкка каз канаты һәм таба майлау канатын күрсәтте. "Ак калфак"ның себерке, самавыр һәм башка бәйрәмнәр уздыруын сөйләп, ул моны "зур эшләрнең вак эшләрдән торуы" дип атады.

Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

Корылтайда егерме кешедән торган яңа идарә һәм рәис сайланды. Оешманың рәисе итеп Флүсә Назаргулова сайланды. Моңа кадәр җитәкчелек иткән Динә Морзакаеваны аның киңәшчесе итеп сайладылар.

Оешманың яңа рәисе Флүсә Назаргулова Азатлыкка киләчәк эш юнәлешләре турында фикерләре белән бүлеште:

Флүсә Назаргулова
Флүсә Назаргулова

"Хатын-кыз – дөнья тоткасы, дөнья яме. Аннан башка зур эшләр башкарылмый. Дөнья белән бергә атлыйбыз. Гаилә казнасы аның кулында. Милли матбагага язылуда да, татар китаплары алуда да казна сакчысы буларак аларга бәйле", диде һәм Аллага таянганда барысына да юл ачылачагын әйтте.

Чарада төп чыгышлардан соң фикер алышулар узмады. Һәр чыгыш ясаучыга билгеле вакыт бүленеп, алып баручы аларны ашыктырып торды.

Рәсми өлештен соң концерт күрсәтелде. Чара чәй табыны белән тәмамланды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG