Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәхибҗамал" татар шагыйрәләрен кабат җыйды

Бәйрәм түрендә алты шагыйрә
Бәйрәм түрендә алты шагыйрә

9 декабрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрының кече залында "Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере" дип аталган кичә узды. Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы татар шагыйрәләрен җыйды.

"Сәхибҗамал" оешмасының гимны белән ачылган татар шагыйрәләре бәйрәме Әдәбият елына багышланды. Аннан соң сәхнәгә “Нур” театрының баш режиссеры Әбелхәер Сафиуллин күтәрелде. Ул: “Шигъри сүзнең барлык заманда да көче зур, аеруча бүгенге авыр заманда”, диде. Театр җитәкчелеге чыгышыннан соң “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм Коръән сүрәләре укып, кичәгә хәер-фатыйхасын бирде. Аннан соң сәхнәгә бәйрәмне бизәүче шагыйрәләр күтәрелде. Алар: Земфира Муллагалиева, Фәния Габидуллина, Фәнзия Максютова, Зәлифә Кашапова, Ләйсән Кәшфи һәм Ләйсән Якупова. Яңавыл шәһәрендә яшәп иҗат итүче, бала чактан урын-җирдә ятарга мәҗбүр ителгән билгеле шагыйрә Кәүсәрия Шәфыйкова үзе килеп, сәхнәгә күтәрелә алмаса да, аның иҗатына зур урын бирелде, бик күп мактау һәм рәхмәт сүзләре әйтелде. Бәйрәм барышында шагыйрәләр берәм-берәм сәхнәгә чыгып, шигърият, заман турында фикерләре белән бүлеште, әсәрләрен укып ишеттерде. Ялкынлы һәм тәэсирле чыгышларыннан соң аларның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, укучылар һәм алып баручылар сәнгатьле итеп шигырьләрен укып ишеттерде.

Кичәдә Башкортстан хатын-кызлары оешмасы рәисе Рәшидә Солтанова, “Берлек” оешмасы җитәкчесе Нәфисә Акчурина, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов һәм башка татар, шулай ук, башкорт оешмалары җитәкчеләре дә чыгыш ясады. Аларның һәрберсе үзләрен тетрәндергән, яраткан шигырьләрен сөйләп узды.Тукайга мәдхия укыды. Һәрберсе әлеге чарага нигез салучы һәм оештыручы Динә Морзакаевага рәхмәтләрен белдерде, аны чәчкәгә күмде. Шагыйрә Ләйсән Кәшфи Динә Морзакаевага үзе пешереп килгән бер өем чәкчәк тапшырды. Сәхнәне җыр-моң белән “Нур” театры артистлары бизәде. Чараны Башкортстан дәүләт университеты студентлары Җәмилә Зарипова һәм Азамат Габдуллин алып барды.

"Сәхибҗамал" татар шагыйрәләрен кабат җыйды

Башкортстан Язучылар берлегенең татар берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрә Фәния Габидуллина
1/16 Башкортстан Язучылар берлегенең татар берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрә Фәния Габидуллина
9 декабрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрының кече залында "Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере" дип аталган кичә узды. Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы татар шагыйрәләрен җыйды.
Чараның түрендә алты шагыйрә
2/16 Чараның түрендә алты шагыйрә
9 декабрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрының кече залында "Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере" дип аталган кичә узды. Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы татар шагыйрәләрен җыйды.
“Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм
3/16 “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм
9 декабрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрының кече залында "Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере" дип аталган кичә узды. Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы татар шагыйрәләрен җыйды.
Татар-башкорт оешмалары рәисләре
4/16 Татар-башкорт оешмалары рәисләре
9 декабрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрының кече залында "Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере" дип аталган кичә узды. Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы татар шагыйрәләрен җыйды.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов әлеге кичәне оештыручы Динә Морзакаевага чәчәкләр тапшыра
5/16 Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов әлеге кичәне оештыручы Динә Морзакаевага чәчәкләр тапшыра
9 декабрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрының кече залында "Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере" дип аталган кичә узды. Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы татар шагыйрәләрен җыйды.
Шагыйрә Фәнзия Максютова
6/16 Шагыйрә Фәнзия Максютова
9 декабрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрының кече залында "Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере" дип аталган кичә узды. Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы татар шагыйрәләрен җыйды.
Җырчы Филүс Шәрифҗанов
7/16 Җырчы Филүс Шәрифҗанов
9 декабрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрының кече залында "Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере" дип аталган кичә узды. Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы татар шагыйрәләрен җыйды.
Башкортстанның атказанган артисты Дамира Сәетова
8/16 Башкортстанның атказанган артисты Дамира Сәетова
9 декабрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрының кече залында "Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере" дип аталган кичә узды. Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы татар шагыйрәләрен җыйды.
Шагыйрә Зәлифә Кашапова
9/16 Шагыйрә Зәлифә Кашапова
9 декабрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрының кече залында "Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере" дип аталган кичә узды. Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы татар шагыйрәләрен җыйды.
Рәлиф Шагалиев җырлый
10/16 Рәлиф Шагалиев җырлый
9 декабрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрының кече залында "Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере" дип аталган кичә узды. Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы татар шагыйрәләрен җыйды.
Шагыйрә һәм әдәбият галиме Ләйсән Кәшфи үзе пешергән чәкчәк белән
11/16 Шагыйрә һәм әдәбият галиме Ләйсән Кәшфи үзе пешергән чәкчәк белән
9 декабрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрының кече залында "Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере" дип аталган кичә узды. Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы татар шагыйрәләрен җыйды.
Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Мөхәммәдиева
12/16 Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Мөхәммәдиева
9 декабрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрының кече залында "Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере" дип аталган кичә узды. Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы татар шагыйрәләрен җыйды.
Шагыйрә Ләйсән Якупова
13/16 Шагыйрә Ләйсән Якупова
9 декабрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрының кече залында "Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере" дип аталган кичә узды. Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы татар шагыйрәләрен җыйды.
Композитор һәм җырчы Гөлнара Хәсәнова
14/16 Композитор һәм җырчы Гөлнара Хәсәнова
9 декабрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрының кече залында "Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере" дип аталган кичә узды. Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы татар шагыйрәләрен җыйды.
Дин белгече Фатыйма Фәткуллина
15/16 Дин белгече Фатыйма Фәткуллина
9 декабрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрының кече залында "Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере" дип аталган кичә узды. Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы татар шагыйрәләрен җыйды.
Педагогия университеты талибәсе Зөлфирә Сөнәгатуллина
16/16 Педагогия университеты талибәсе Зөлфирә Сөнәгатуллина
9 декабрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрының кече залында "Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере" дип аталган кичә узды. Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы татар шагыйрәләрен җыйды.
Previous slide
Next slide

Чара ахырында Бөтенрусия әхлак мәктәбен оештыручы, мөгаллимә Фатыйма Фәткуллина күтәрелде. Ул диннең гаиләдәге, җәмгыятьтәге урыны турында сөйләде. Тамашачыларны динле булырга чакырды. ”Динле, иманлы халыкның бүгенгесе– бәхетле, киләчәге – өметле”, – дип белдерде. Чара күмәкләп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

“Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере” дип аталган чараның бу икенчегә оештырылуы. Беренче тапкыр ул 2013 елда узган иде. Анда җиде шагыйрә катнашты. Әлеге кичәгә нигез салучы “Сәхибҗамал” оешмасының шәрәфле рәисе Динә Морзакаева сүзләренә караганда, чарада катнашырга теләүчеләр күп булу сәбәпле, бары тик Язучылар берлеге әгъзалары белән генә үткәргәннәр. Язучылар берлегендә татар шагыйрәләре 15 кеше. Шуларның җидесе беренче, алтысы икенче кичәдә катнашкан. Алдагы кичәләрдә берлек әгъзасы булу мотлак булмаячак. Андыйлар Башкортстанда 50дән артык гүзәл зат исәпләнә. Алар китаплары чыккан, гәзит-журналларда даими басылып торган авторлар.

XS
SM
MD
LG