Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары Хәбировтан ярдәм сорамакчы


Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы утырышында катнашучылар
Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы утырышында катнашучылар

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге республика башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбировтан татар проблемнарын чишүдә ярдәм сорамакчы.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең 23 октябрь узган чираттагы утырышында республикага яңа җитәкче билгеләнүе уңаеннан вазгыять тикшерелде, киләчәккә адымнар билгеләнде.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов хакимияткә Хәбиров килгәннән соң милли сәясәттә яхшы үзгәрешләр көтмәвен белдерде.

Кадерле Имаметдинов
Кадерле Имаметдинов

"Радий Хәбиров бик усал тотынды. Ә андый кешеләрдән куркалар. Бу башта ук эшен куркыту белән башлады. Аннан килеп, безнең халыкның каты кулга сусавы да билгеле. Радий Хәбиров Башкортстан президенты хакимияте башлыгы булганда шактый гына пычранды да. Мәсәлән, аның сайлау бюллетеньнәрен арттырып басуы, алар фашлангач яндыру җәнҗалын искә төшерик. Әлбәттә бу эшкә ул үз белдеге белән алынмагандыр, мәҗбүри эшләгәндер. Инде аңа акыл кергәндер дип өметләник. Красногорски шәһәре башлыгы булганда үзен булдыклы гына җитәкче итеп күрсәтте. Әгәр ул стабильлек өчен тигезлекне саклау кирәк дип тапса, татар проблемнарын да күрергә һәм чишәргә омтылырга тиеш. Ләкин мин милли сәясәттә яхшы үзгәрешләр көтмим", диде ул.

Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы​ Рифат Галиев фикеренчә, Хәбиров - Мәскәү куйган кеше, Мәскәү ни кушса, шуны эшләячәк.

Рифат Галиев
Рифат Галиев

"Мин Радий Хәбировның эшен тәртип урнаштырудан башлавын хуплыйм. Ләкин Рөстәм Хәмитов та эшен башлаганда шулай каты тотынган иде. Ә киләчәккә килгәндә, мин нәрсәдер өмет итмим, чөнки ул - Мәскәү куйган кеше. Мәскәү ни кушса, шуны эшләячәк. Ул Башкортстандагы хәлләрне яхшы белә, шул исәптән татар проблемнарын да. Ләкин аларны чишәр дип уйламыйм, чөнки аларны чишү Мәскәүгә файдалы түгел. Бүген башкорт җәмәгатьчелеге Радий Хәбиров килүенә куана. Имеш, татар кешесе китте, аны "үз башкортымыз" алыштырды. Ләкин ул милли мәсьәләдә титул халыкка өстенлек бирер дип уйламыйм. Белүебезчә, Рөстәм Хәмитов Шиханны Сода ширкатенә бирмәү турында белдергән иде. Азак федераль хакимият кыса башлагач, ул бу мәсьәләдә башка фикерләрен белдермәде. Чөнки сүзен бирәсе килмәде. Ә монысы Шиханны Содага бирәчәк. Чөнки Радий Хәбиров Мәскәүгә каршы тормаячак. Аны куючылар бу каршылыкларның да федераль мәнфәгатьләрдә чишеләчәгенә өмет иткәндер. Әлбәттә, мин башкортларның табигать һәйкәле бетүенә шатланмыйм. Мин башкортлар белән Шиханны яклау чараларына чыгачакмын", диде ул.

Чишмә районында яшәүче Фәния Чемборисова кичекмәстән Радий Хәбировка мөрәҗәгать күндерергә кирәк дип исәпли.

Фәния Чемборисова
Фәния Чемборисова

"Без Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге исеменнән республика башлыгына хат җибәрик. Анда кыскача гына республика татарларының проблемнарын атыйк. Атап әйткәндә, мәгариф мәсьәләләре, татар мәктәпләре һәм сыйныфларының бетеп баруы турында языйк. Башкортстандагы телләр вазгыяте турында да бәян итеп, тел статусын күтәрүне таләп итик. Белүебезчә, республика казнасына кергән керемнең өчтән берен татарлардан җыелган акча тәшкил итә. Без казнаны тулыландыруга зур өлеш керткән халык. Ә аны бүлә башласалар, урыс һәм башкортларга мулдан бүлеп, безнең кулга сугалар”, диде.

"Татар халык йорты" фонды рәисе Наил Хәкимов та Хәбировка татар мәсьәләләре турында хат язу кирәк дип исәпли.

Наил Хәкимов
Наил Хәкимов

"Мин мотлак Радий Хәбировка республикадагы татар мәсьәләләре турында хат җибәрү кирәк дип исәплим. Ул әлеге вазифасына кадәр Башкортстанда да, федераль хакимияттә дә, Красногорски шәһәре башлыгы булганда да эш күрсәтте. Инде милли тигезлек һәм безнең проблемнарны чишүдә дә эшен күрәсе килә. Мин нәрсәдер фаразламыйм, аңа бәя бирмим. Мин без җибәрәчәк хатка аның реакциясе һәм татар мәнфәгатьләрен чишүдәге гамәлләренә карап бәя бирәчәкмен", диде.

Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы​ Салих Әмирханов та татарлар исеменнән Хәбировка мөрәҗәгать итеп карарга чакырды.

Салих Әмирханов
Салих Әмирханов

"Яңа себерке бик хәтәр себерә башлады. Күпме вице-премьер вазифасыннан алынды. Мин башкортларның кайбер мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен өмет бар дип уйлыйм. Без дә аңа мөрәҗәгать итеп, аңлатып карыйк. Бәлки татар халкы өчен дә нидер эшләр", диде ул.

Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы​ Лилия Хөсәенова татарларга ниндидер уңай үзгәрешләр килер дип уйламавын җиткерде.

Лилия Хөсәенова
Лилия Хөсәенова

"Мин аның түрәләрне вазифалардан алуына гаҗәпләнмим. Бу каты куллык түгел. Ул үз командасын җыя. Милли сәясәт элеккечә дәвам итәчәк. Мин татарларга ниндидер уңай үзгәрешләр килер дип уйламыйм. Ничек булган, шулай дәвам итәчәк. Ә башкортларга ташламалар ясар дип уйлыйм", диде.

Утырышта Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать күндерергә дигән карар чыгарылды. Аның тексты әлегә кабул ителмәде. Утырышта катнашучылар бу мөрәҗәгатькә Башкортстан татарлары конгрессы, Милли-мәдәни мохтарият һәм башка татар оешмалары да кул куйса, нәтиҗәле булыр дип саный. ТИҮ мөрәҗәгатьне әлеге оешмаларга җибәрәчәк. Алар кушылмаган очракта документ Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге исеменнән генә җибәреләчәк.

XS
SM
MD
LG