Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров: "Мин – мөселман, балаларым – православ"


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров федераль каналга биргән әңгәмәсендә үз гаиләсе турында сөйләде, Татарстан белән мөнәсәбәт, милли телләрне укыту мәсьәләсенә үз карашын аңлатты.

"Россия 1" федераль каналында чыга торган "Вести" тапшыруына интервьюда Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үзен мөселман, балаларын православ дип атады. Алып баручы Сергей Брилев Хәбиров кабинетында Коръән һәм христиан иконаларының янәшә торуын күргәч, "бу – сезнекеме?" дип сорады. Хәбиров "әйе" дип җавап бирде.

"Сезгә шәхси сорау бирим: сез – мөселманмы, христианмы?" дигән сорауга исә Хәбиров "Мин – мөселман, дин тотучы мөселман. Ләкин гаиләмдә бик кызык хәл: минем өч балам бар, алар барысы да – православ", диде. Шуннан соң ул хатынының урыс булуын өстәде.

Әңгәмәдә Радий Хәбиров шулай ук Башкортстанның Татарстан белән мөнәсәбәтенә фикерен белдерде. "Күпмедер вакыт без яныбызда кардәшләр булуын аңлый идек, шул ук вакытта бездә көндәшлек тә булды. Бу көндәшлек позитив иде. Ләкин, ниндидер мизгелдә без, мөгаен, артта калдык", диде ул.

Хәбиров шулай ук милли республикалар телләрен укыту мәсьәләсенә фикерен дә белдерде. "Бер яктан, телне көчләп тагу һәм аны укыта белмәү бар. Мин урыс балаларының өйгә кайтып, [башкорт теле] дәресе турында көлеп сөйләвен күрдем. Икенче яктан, моны матур гына безнең сәясәтнең өлеше итәргә кирәк, кешеләр телне өйрәнергә тиеш. Бездә Конституция нигезендә ике рәсми тел бар. Монда баланс эзләү кирәк", дип белдерде ул федераль каналга.

11 октябрь Башкортстанны сигез ел җитәкләгән Рөстәм Хәмитов башлык вазифасыннан китүен белдерде. Русия президенты Владимир Путин Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Радий Хәбировны билгеләде.

XS
SM
MD
LG