Accessibility links

"Хәбировның хөкүмәтне алыштыруы – көтелгән адым"


Башкортстан хөкүмәте утырышы, 22 октябрь 2018
Башкортстан хөкүмәте утырышы, 22 октябрь 2018

Азатлык Радий Хәбировның Башкортстан хөкүмәтен алыштыруына карата күзәтүчеләр фикерен белеште.

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов вазифасыннан киткәннән соң бу урынга билгеләнгән Радий Хәбиров республикада үзгәрешләрне башлап та җибәрде. 22 октябрь республика хөкүмәтендәге премьер-министрның сигез урынбасары вазифаларыннан китте. Яңа җитәкчеләрне билгеләү дә башланды. Премьер-министр Рөстәм Мәрдәнов әле вазифасында кала. Бу үзгәрешләр көтелгән гамәлме? Республикада моңа мөнәсәбәт нинди? Азатлык бу турыда күзәтүчеләрнең, активистларның фикерен белеште.

"Башкорт" оешмасы рәисе урынбасары Руслан Габбасов Азатлыкка Радий Хәбировның ничек эш итәчәге әлегә билгесез булып кала дип белдерде.

Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

"Яңа себерке яңача себерә. Министрларны, элекке җитәкчеләрне алыштыру аңлашыла. Яңа башлык үз такымын туплый. Бу хәлне без әлегә читтән генә күзәтәбез. Яңа вазифаларга кемнәрне билгеләүне карыйбыз. Яңа кешеләр әлегә юк диярлек. Бу йә шул Радий Хәбиров такымы кешеләре, яисә элекке министрлар. Шуңа, әлегә нәрсәдер әйтүе кыен.

Җәмәгатьчелек җавап көткән мәсьәләләр әле ачык кала. Аерым алганда, туган тел мәсьәләсендә Хәбировның бернинди дә аерым ачык фикере яңгырамады. Торатау мәсьәләсендә дә башкорт җәмәгатьчелеге Хәбиров фикерен көтә. Ни генә булмасын, Рөстәм Хәмитов китте, әмма Торатауны бирмәде. Хәзер бу мәсьәлә ничек хәл ителер – билгесез.

Хәбиров башкорт җәмәгатьчелегенә, шул ук президент Хәмитовка оппозициядә булган җәмәгатьчелеккә нинди карашта булыр, алар белән уртак тел табарга тырышырмы – шулай ук билгесез. Әлегә алар ягыннан җәмәгатьчелекне тыңларга әзер булулары турында бернинди дә ишарә ясалмады. Мин хөкүмәт тарафлы Дөнья башкорт корылтае, Җәмәгать пулаты турында әйтмим, ә җитди мәсьәләләр белән чыгучы җәмәгатьчелекне истә тотам", ди ул.

Габбасов Башкортстан мәгариф министры Гүзәл Шафикованы алыштыру яклы. Башкорт телен яклау өчен бармакка-бармак та сукмады дип саный. Киресенчә, аяк чалып килде дигән фикердә.

"Без аны маңкорт дип атыйбыз. Ул паспорта гына башкорттыр. Аның башкорт телен яклаганы булмады. Шуңа аны эшеннән җибәрүне таләп иттек. Алсалар, яхшы булыр иде", диде Габбасов.

Икътисадчы ​Ринат Гатауллин фикеренчә, Радий Хәбировның республика хөкүмәтен алыштыруы көтелгән хәл, бу Русиянең барлык төбәкләрендә дә шулай эшләнә торган стандарт гамәл диде ул Азатлыкка.

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

"Русия төбәкләре өчен бу гадәти хәл. Югарыдан җитәкчене билгелиләр һәм ул шундый ук ысул белән үзенә кешеләр җыя. Аларның ни дәрәҗәдә белемле булуы, үз эшләрен ни дәрәҗәдә аңлавы билгесез. Кызганыч, еш кына алар үз эшләрен башкара алмый. Сайлаусыз гына кеше билгеләп кую яхшыга китерми. Башкортстанда бернинди дә үзенчәлек күренми. Башка төбәкләрдә дә нәкъ шулай. Киләчәктә дә бу русиякүләм стандарт үзгәрмәс дип уйлыйм. Үзгәрсен өчен сайлаулар уздыру кирәк. Кешеләр иң яхшы проектларга ия шәхесләрне үзләре сайлап куярга тиеш.

Бездә күп кенә вазифаларга җитәкчеләр сайланып куелырга тиеш. Әмма безнең халыкның тәҗрибәсе юк. Үз теләкләренә туры килгән кешеләрне дә күреп ала белмиләр. Мәсәлән, илдә дүртенче яки бишенче урында торган Башкортстан республикасы җитәкчелегенә президент тәкъдим иткән намзәтне әзерлиләр. Әмма аның республикадагы кешеләр мәнфәгатьләренә ни дәрәҗәдә туры килүе һәм сайлаучыларның аның өчен тавыш бирәчәге яки бирмәячәге турында уйламыйлар да. Бүген Русиядә хакимият тә, оппозиция дә халык мәнфәгатьләрен истә тотып эш итми", ди Гатауллин.

Сәясәт белгече Аббас Галләмов та Хәбировның хөкүмәтне алыштыруына гаҗәпләнергә кирәкми ди: "Бу бик тә табигый. Хәмитов хөкүмәтендәге күп кенә кешеләрнең бернинди кыйммәте юк. Элекке башлык аларны үзенә лояль булган өчен генә тотты. Бу кешеләр Хәбировка кирәкми", ди Галләмов.

Башкорт милли хәрәкәтенең күренекле вәкиле, Башкортстан башлыгы вазифасына сайлауда намзәт буларак катнашачагын игълан иткән Айрат Дилмөхәммәтов Хәбировка бу вазифада эш күрсәтү өчен 100 көн вакыт бирүен, шул вакыт эчендә аны тәнкыйтьләүдән тыелып торачагын белдерде.

22 октябрь Башкортстанның сигез вице-премьеры вазифасыннан китте. Хәбиров премьер-министр Рөстәм Мәрдәновның әлегә калуын сораган.

Өч вице-премьер "вазифаларын вакытлыча башкаручы" буларак калды. Алар хөкүмәт идарәсе җитәкчесе Илшат Таҗетдинов, авыл хуҗалыгы мәсьәләләре белән шөгыльләнүче Илшат Фәйзрахманов, Мәскәүдәге тулы хокуклы вәкил Фәрит Самедов.

Вице-премьерлар Евгений Гурьев, Марат Мәһәдиев, Андрей Трухан, Салават Сәгыйтов һәм Фәнзил Чыңгызов хөкүмәттән китте.

Өч яңа вице-премьер билгеләнде. Төзелеш мәсьәләре белән Радий Хәбировның Красногорскидагы урынбасары Раиф Әбдрәхимов шөгыльләнәчәк, социаль өлкә вице-премьеры итеп элек республиканың хезмәт һәм социаль яклау министры булган Ленара Иванова билгеләнгән.

Куәт оешмалары эшен контрольдә тоту, иминлек мәсьәләләре белән полиция генерал-лейтенанты Артур Әхмәтханов шөгыльләнәчәк.

Хәбиров Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнгәннән соң, беренчеләрдән булып республика сәламәтлек саклау минстры Әнвәр Бакиров вазифасыннан китте. Хәбиров министрлык эшен беренче көннәрдә үк кискен тәнкыйть утына тотты. Соңрак вазифасыннан башлык эшләре белән идарә итүче Ринат Шиһалин китте. Аның урынына вакытлыча Гүзәл Насыйрова билгеләнде.

XS
SM
MD
LG