Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Без көрәшергә, үз сүзебезне әйтергә тиеш"


Укытучылар җыены
Укытучылар җыены

Башкортстандагы татар мәгарифе мәсьәләләренә багышланган сөйләшүдә проблемалар күтәрелде һәм аларны чишү юллары каралды.

10-11 гыйнвар Башкортстандагы татар укучылары олимпиадасы узды. Ул быел да Уфаның Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге сәнгать интернат-гимназиясендә үтте.

11 гыйнвар республикадагы татар мәгарифе мәсьәләләренә багышланган сөйләшү узды. Анда Казаннан килгән кунаклар да катнашты. Чараны Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов алып барды. Ул сүзен укытучы һөнәренең авырлыклары турында сүз белән башлады.

Алик Локманов
Алик Локманов

"Туган телне саклауда сезнең өлешне бәяләп бетерерлек түгел. Без сезгә ышаныч белән карыйбыз. Безне кысалар, ләкин без тыпырчынабыз. Элек олимпиада татар укучылары арасында гына уза иде. Менә инде икенче ел безне башка милләтләр белән кушып куйдылар. Узган елның сентябрендә Милли-мәдәни мохтарият татар мәгарифенә багышлап оештырган киңәшмәдә мин бу хакта cүз күтәргән идем. Мәгариф министры урынбасары вәгъдә дә биргән иде. Ә вәгъдә – иман, диләр.
Хәзер татар телен укыту сәгатьләрен бик киметтеләр. Бәлки тирәнтен грамматика укып утыруга караганда, сөйләм телен өйрәнергәдер? Бәлки сыйфат-фигыльләрне өйрәнгәнче сөйләшү дәресләре уздырыргадыр", дигән сорау куйды Локманов.

Дөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев чыгышын моңа ризасызлык белдерүдән башлады:

Марс Тукаев
Марс Тукаев

"Татар әдәбиятын елгага тиңләсәк, Башкортстан иҗатчыларының аны тулыландыручы зур инеш булуына берәү дә шикләнми. Ләкин, кызганыч, бу инеш саега. Мәктәпләрдә туган тел укыту сөйләмгә генә калса, әдәбиятның киләчәге булмаячак. Сөйләмгә генә калса, татарча кем иҗат итәр, кем аны укыр? Бәлки бу Кемерово, Томск өлкәләрендә үзен аклыйдыр, ләкин миллионлаган татар яшәгән республика өчен мескенлек булыр иде. Без көрәшергә, үз сүзебезне әйтергә тиеш", диде Тукаев.

Ул укытучыларны Дөнья татар конгрессының оешу тарихы, эшчәнлеге белән дә таныштырды. Татарча диктант язуда Башкортстанның иң сүлпән төбәк булуын билгеләп, моның өчен Уфага, яки район үзәкләренә бару зарурлыгы булмавын, аны һәр авылда, мәктәптә оештырып булуын әйтте. Тукаев укытучыларны курыкмаска, кирәкле китапларны сорап турыдан-туры конгресска мөрәҗәгать итәргә чакырды.

Казаннан килгән икенче кунак, "Ватаным Татарстан" газеты журналисты Рәшит Минһаҗ да чыгышын сөйләм теленә каршы булуын әйтүдән башлады.

Рәшит Минһаҗ
Рәшит Минһаҗ

"Сөйләм телен укып мәктәп тәмамлаган бала татар белгечлегенә укуын дәвам итә аламы? Юк, билгеле. Бездә югары уку йортларын тәмамлаган журналистлар да татар телен тиешле дәрәҗәдә белми. Сөйләм теле белән туган телне саклап калып булмый", диде Минһаҗ.

Ул шулай ук татар халкының авылларда күпләп яшәвен билгеләп, җирне милек итеп теркәүне ашыктырырга чакырды. Авыл тарихларын язарга, моның өчен укытучыларга укучылар белән эшләргә, нәсел шәҗәрәләрен төзәргә кирәклеген әйтте. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң бер ел укытуын искә төшереп, укытучылар өчен үз кеше булуы турында да шаяртты.

Заһир Хәкимов
Заһир Хәкимов

Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов: "Безнең оешманың төп максаты – телне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү. Без бу эштә сезгә ярдәм итәргә һәрчак әзер. Белүебезчә, 2020 елда җанисәп үткәрелә. Без аны лаеклы каршы алырга тиеш. Әгәр авыллардагы халык үзен татар дип күрсәтә икән, димәк, аны мәҗбүри укыту мөмкинчелеге калмый. Андый авылларда татар телен туган тел буларак укытып була", диде.

Чыгышлар барышында залдагы укытучылардан китаплар җитмәү турында сүзләр дә яңгыраган иде. Аларга җавап итеп Заһир Хәкимов Facebook-та "Башкортстан татар укытучылары төркеме"н оештырды. Залда утыручылар шунда ук теркәлә башлады. Чара барышында бу төркемгә кырыкка якын кеше теркәлде. Хәкимов сүзләренчә, укытучылар бу төркемдә аралаша, тәҗрибә ала, чаралары белән уртаклаша ала. Ул, Марс Тукаевка мөрәҗәгать итеп, Татарстан мәгариф министрлыгыннан Русия төбәкләре белән эшләүче методистны бу төркемгә керергә җәлеп итүен дә сорады.

Сөйләшүгә олимпиаданың бәяләмә төркеме рәисе, Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насипов кушылып, укытучыларга татар теле китапларын нәшер итү проблемнары турында сөйләде.

Илшат Насипов
Илшат Насипов

"Бөр төрле итеп белем бирү өчен безгә Татарстанда чыккан китаплар белән файдалану иң уңайлысы. Ләкин совет чорында да, аннан соң да бервакытта да Татарстанда чыккан китаплар белән 100 процент тәэмин ителә алмадык. Шуңа күрә чарасызлыктан Башкортстан мәгариф министрлыгы тәкъдиме белән Башкортстан хөкүмәте 1-11 сыйныфларга үзенең татар теле дәреслекләрен әзерләп чыгара иде. Без күпмедер дәрәҗәдә шул дәреслекләр ярдәмендә бу кытлыкны хәл итә идек. Ләкин барыбер төп дәреслекләр Татарстанныкы булдылар. Аларны сайлау сезнең ихтыярда иде.

Мәскәү дәреслекләрне әзерләүне һәм аларны уку процессына кертүне үз кулына алганнан бирле безнең шул ук дәреслекләргә кытлык башланды

Федераль дәүләт стандартлары нигезендә Мәскәү дәреслекләрне әзерләүне һәм аларны уку процессына кертүне үз кулына алганнан бирле безнең шул ук дәреслекләргә кытлык башланды. Чөнки безнең Башкортстанда татар теле дәреслекләрен бөтен шартларын китереп Мәскәүнең рөхсәтен алырлык дәрәҗәдә эшләп бетерерлек матди мөмкинлек юк. Методик көчебез дә юк. Күп кешеләребез эштән китте. Пенсиягә дә киттеләр һәм алар эшләрлек дәрәҗәдә түгел. Менә шушы кытлыкны белә торып һәм татар җәмәгатьчелегенең фикеренә колак салып 2017 елда Башкортстан хөкүмәте тагын карар кабул итте. Без бу карарга ярашлы элекке дәреслекләр нигезендә уку әсбаплары әзерлибез. Шушы элекке дәреслекләр нигезендә уку әсбаплары башлангыч сыйныфлар өчен тулысынча әзер. Монда сүз дәреслекләр түгел, ә әсбаплар турында бара. Без Татарстан дәреслекләренә өстәмә булмаган очракта, нәрсәдер булсын өчен уку әсбабы чыгарабыз. Уку әсбабы өчен әлегә Мәскәү рөхсәте кирәкми. Шуңа күрә 1-4 сыйныфларга безнең дәреслекләр басылып мәктәпләргә барып җитте. Быел без 5-9 сыйныфларны планга керттек. 10-11 сыйныфлар өчен әзерләмибез. Иске дәреслекләрне яңартып чыгарабыз.

Башкортстан хөкүмәте яңалык кертте. Күпчелек мәктәпләр урыс програмына күчкәнлектән, без хәзер яңа иҗади төркемнәр төзеп, бүгенге көндә урыс мәктәпләре өчен дәреслекләр әзерләү процессын башладык. 1-9 сыйныфлар өчен. Алар ике ел эчендә мәктәпләргә барып ирешергә тиеш. Ләкин зур авырлыклар бар. Безнең әзерлекле кадрлар юк. Шуңа күрә без укытучы новаторлар арасыннан авторлар эзлибез. Аларның кайберләре монда утыра.

Олимпиада күрсәтеп тора, безнең күпчелек мәктәпләр урыс програмына күчте. Анда татар теле сәгатьләре саны аз. Авыл мәктәпләре дә урыс програмына күчте, сез дә күчәсез", диде Илшат Насипов.

Ул нинди програмга күчүне канун нигезендә мәктәп һәм ата-аналар сайлавын искә төшереп ата-аналар белән эшләргә чакырды.

Чарада чыгыш ясаучы укытучылар берничә генә булды. Күпчелек зарлар реплика буларак кына яңгырады.

Алсу Хәбибуллина
Алсу Хәбибуллина

Яңавыл районының Истәк авылы укытучысы Алсу Хәбибуллина: "Истәк авылы Яңавылга кушылган, урамның бер ягы авыл, бер ягы район үзәге. Мәктәпкә шул төбәктәге укучылар кабул ителә. Шулай булгач, татар авылы булуга карамастан, миграция проблем тудыра. Сыйныфта башкорт, татар, удмурт һәм урыслар бар икән, нинди телдә укытыласы билгеле. Дәреслекләргә килгәндә, без аларны булдырдык, методик әсбаплар булмагач, Чаллыга барып үз акчама алып кайттым. Безгә яңа әдәби-нәфис китаплар җитми. Дөрес, татар электрон китапханәсе бай. Ләкин электрон формат бер нәрсә, кәгазьдә басылганы икенче”, диде.

Чакмагыш районы Яңа Балтач урта мәктәбе укытучысы Зинира Ихсанова сүзлекләр юклыкка борчылу белдерде:

Зинира Ихсанова
Зинира Ихсанова

“Башкорт теле дәресләрендә куллану өчен сүзлекләр күп. “Орфографик сүзлек”, “Аңлатмалы сүзлек”, “Антонимнар”, “Синонимнар” һәм башка сүзлекләр җитәрлек. Ә татар теленнән юк. Дөрес, академик сүзлекләр чыгуы турында ишетеп торабыз. Ләкин мәктәпләр өчен сүзлекләргә бик мохтаҗлык кичерәбез. Аеруча “Аңлатмалы сүзлек”кә ихтыяҗ зур. Чөнки без бик күп дистә еллар элек чыккан сүзлекне файдаланырга мәҗбүр”, диде Ихсанова.

Чарада катнашучы берничә укытучы Азатлык хәбәрчесенә, исемнәрен әйтмәүне сорап, китап алу нечкәлекләре хакында сөйләде. Аларга караганда, Русиядә һәр балага 1 мең сум акча бүленә. Бу акча федераль, региональ һәм муниципаль өч өлештән туплана. Региональ өлешкә башкорт теле һәм әдәбияты китаплары кайтаралар. Калган өлеш физика, математика, химия кебек фәннәргә кала. Татар теленә акча калмый.
Чара ахырында “Башкортстан татар укытучылары төркеме” аша бәйләнештә торырга, Казаннан турыдан-туры китаплар кайтартуны җайга салырга дигән фикергә килделәр.

Олимпиаданы йомгаклау тантанасында олимпиадада көч сынашкан татар укучыларыннан тыш, чуаш мари һәм удмуртлар да катнашты. Иң башта урыс мәктәпләрендә татар телен фән буларак укучылар арасында узган бәйгегә йомгак ясалды.

Җиңүчеләр
Җиңүчеләр

Аннан соң татар мәктәпләрендә укучылар арасындагы җиңүчеләр билгеләнде. Иң затлы бүләкләрне татар укучылары алды. Аларны Марс Тукаев тапшырды. Ул 24 укучыга планшетлар бүләк итте. Олимпиадада катнашучы бер татар укучысы да бүләксез калмады, моның өчен Казан кунаклары барлыгы 600 китап алып килгән.

Тантаналы чарадан соң Марс Тукаев һәм Заһир Хәкимов чарага килгән Башкортстан мәгариф министры урынбасары Әлфия Галиевадан татар олимпиадасын киләчәктә аерым уздыруны сорады, чөнки татарларны быел да чуаш, мари һәм удмуртлар белән бер сафка куйдылар. Моңа кадәр аерым узган олимпиада быел икенче тапкыр башка милләтләр белән үтте.

XS
SM
MD
LG