Accessibility links

Уфа татарлары Тукай һәйкәленә урын эзли


Тукай һәйкәле турында сөйләшүдә катнашучылар
Тукай һәйкәле турында сөйләшүдә катнашучылар

Башкортстан республикасы Мәдәният министрлыгы Тукай һәйкәле эскизына бәйге игълан итте. Республика татарлары һәйкәлне кайда урнаштыру турында төрле фикердә

Уфада Тукайга һәйкәл кую мәсьәләсендә татар җәмәгатьчелеге инде дистә елдан артык көрәш алып бара. Тукайга һәйкәл кирәклеге турында таләп татар җәмәгатьчелек оешмаларының корылтай һәм конференцияләре карарларына һәрдаим кертелеп килә. Инде, ниһаять, боз кузгалды кебек. Башкортстан республикасы Мәдәният министрлыгы Тукай һәйкәле эскизына бәйге игълан итте. Һәйкәл өлгеләре июль аена кадәр кабул ителә. Мәдәният министрлыгының эскизларга бәйге игълан иткән белдерүендә һәйкәлнең Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршына куелачагы әйтелгән иде. Ләкин җәмәгатьчелекнең бу урын уңаеннан фикерләре төрле.

Филология фәннәре докторы Рәиф Әмиров һәйкәлне башка урынга кую яклы:

Рәиф Әмиров
Рәиф Әмиров

“Нур” театры төзелгәндә аның ике як диварына ике шәхеснең һәйкәлләрен кую планлаштырылган иде. Бер якта - Габдулла Тукай, икенче якта Галимҗан Ибраһимов һәйкәлләрен кую. Бина өстенә дә сын кую каралган иде. Ләкин эш барышында күп кенә кыскартулар булды. Театрның эчен төзүдә дә тормышка ашырылмаган урыннар калды. Бүген Тукай һәйкәлен ул рәвешле кую дөрес тә түгелдер. Тукайга аерым зур һәйкәл булырга тиеш. Ләкин куелачак урын уңаеннан фикерләр төрле. Мин, шәхсән, һәйкәлне Тукай кайчандыр йөргән, Гафури белән очрашкан шәһәрнең иске өлешендә кую яклы”, диде филология фәннәре докторы, язучы Рәиф Әмиров.

11 май бер төркем татар җәмәгатьчелеге катнашында Уфада Тукайга һәйкәл куелачак урын уңаеннан узган түгәрәк өстәл сөйләшүендә Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, композитор Алик Локманов та һәйкәлне “Нур” театры бинасы каршында куюга каршы булуын әйтте:

Алик Локманов
Алик Локманов

“Нур” театры урнашкан бистә шәһәрнең чагыштырмача яңа районы. Мин һәйкәлне Тукай кайчандыр булган тарихи иске өлешкә кую яклы. Анда Тукайның эзләре саклана, анда Тукай урамы урнашкан. Икенчедән, бина каршында татар театрында уйнаган беренче хатын-кыз, Уфада 1912 елда “Нур” труппасын оештыручы Сәхибҗамал Волжскаяга һәйкәл кую дөресрәк булыр иде. Чөнки театр каршында Тукайга куелса, Волжскаяга куелмаячак”, диде Алик Локманов.

Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов “Нур” янында куюга каршы булуның кире нәтиҗәләргә китерү ихтималлыгын әйтте:

Заһир Хәкимов
Заһир Хәкимов

“Без биш ел элек Башкортстан телевидениесендә татарча тапшырулар оештыру мәсьәләсен хәл иткән идек. Рөхсәт тә булды. Тапшыруны алып баручы да билгеләнде. Ләкин үзебезнең арада алып баручыга риза булмый, кастинг уздырырга тәкъдим итүчеләр табылды. Кастинг узды. Алып баручы мәсьәләсендә Башкортстан телерадиокомпаниясе җитәкчеләре белән безнең арада каршылык чыкты. Вакыт сузылды. Нәтиҗәдә татарча тапшырулар сүздә генә калды. Без бүген дә хөкүмәт карарына каршы үз дәгъваларыбызны белдерсәк, кире нәтиҗәләр булмагае дип куркам”, диде Заһир Хәкимов. Ул шулай ук “Нур” театрының татар халкы күпләп йөри торган урын булуын да әйтте.

Чарада төрле фикерләр яңгырады. Фикер алышучылар интернет аша һәйкәл булачак урын турында халыктан фикер сорашу уздырырга, Мәдәният министрлыгының һәйкәл эскизларын тикшерү комиссиясе эшендә катнашырга дигән фикергә килде.

Азатлык һәйкәл кую урыны уңаеннан тагын берничә кеше фикерен белеште. Башкортстан язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе рәисе, шагыйрә Фәния Габидуллина һәйкәлне “Нур” каршында куюны яклый:

Фәния Габидуллина
Фәния Габидуллина

“Нур” Уфадагы бөтен татар халкының Мәккәсе кебек. Язучылар, сәнгать әһелләре анда үзләренең кичәләрен үткәрергә хыяллана. Матәм кичәләре дә уздырганыбыз бар. Мәсәлән, шагыйрь Марис Нәзировны соңгы юлга шуннан озаттык. Татар туйлары да “Нур”да тукталыш ясый. Анда теркәлүче парлар да бар һәм, күзәтүләремә күрә, андый гаиләләр таркалмый. Минем кызым да гаилә корганда “Нур”да теркәлде. Кыскасы, “Нур” бар Уфага нур чәчеп тора. Анда Тукай һәйкәлен дә кую ул нурны тагы да көчәйтәчәк. Ул барлык татар халкының үзәгенә әйләнәчәк”, диде Фәния Габидуллина.

“Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт Галләм дә “Нур” театры бинасы янына өстенлек бирүен әйтте:

Мөхәммәт Галләм
Мөхәммәт Галләм

“Сүземне бер хәдис белән башлыйм. Вөҗүдемнең (гәүдәмнең) һәр кылы телгә килсә дә, шөкер итә алмам нигъмәтләреңә. Шөкер итәргә кирәк. “Нур” театры бинасы каршы яхшы урын. Тукай урамы да, башка урында куюның да уңай һәм тискәре яклары бардыр. Ләкин мин өстенлекне театр янындагы мәйданга бирәм. Чөнки тамашачылар театрга килгән саен Тукайны сәламләячәк. Анда татар туйларының да узуын, барлык милләттәшләребезнең тартылуын искә алганда, мин өстенлекне шунда бирәм”, диде Мөхәммәт Галләм.

“Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире, язучы Дилбәр Сөләйманова:

Дилбәр Сөләйманова
Дилбәр Сөләйманова

“Тукай һәйкәле театрны саклаячак. Чөнки, белүбезчә, театрда узган татар телендәге балалар тамашаларына йөрүчеләр юк дәрәҗәсендә. Шуңа татар театры Яңа ел тамашаларын ике телдә үткәрергә мәҗбүр. Балалар туган телне белмәсә, театрның киләчәге дә юк. Ягъни аның язмышы кыл өстендә. Бердәнбер көнне театр форматын үзгәртергә, бүтән телгә күчәргә мөмкин. Шуңа күрә мин Тукай һәйкәлен анда кую яклы. Тукай һәйкәле янында бүтән милләт театры була алмый.

Аның шәһәрнең үзәгендә урнашкан булуын да онытырга ярамый. Бу урында Тукай булмаган, ул иске Уфа территориясендә генә булган диючеләргә мин шулай дияр идем. Тукай Төркиядә дә булмаган, ләкин анда аңа һәйкәл куелган. Ул гына да түгел, заманында Тукай “китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен, мондагы бер урынына анда унбиш шпион” дип Төркиягә китәргә кушучыларга җавап биргән”, диде Дилбәр Сөләйманова.

XS
SM
MD
LG