Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Тукай һәйкәле эскизына бәйге игълан ителде


Тукай һәйкәле эскизларының берсе
Тукай һәйкәле эскизларының берсе

Башкортстанда шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәле эскизына бәйге игълан ителгән. Ул Уфа "Нур" татар театры бинасы янына куелачак диелә.

Башкортстанның мәдәният министрлыгы белдерүенчә, Уфада Тукай һәйкәле эскизына бәйге игълан ителгән. Проектларны, график материалларны, исәпләрне 2018 елның 1 июленә кадәр "Русия рәссамнары берлегенең" Башкортстан бүлекчәсенә җибәрергә кирәк.

Башкортстан татар милли хәрәкәте вәкилләре күп еллар Уфада Тукайга һәйкәл куюны күтәреп килде. 2011 елның сентябрь аенда Башкортстанда татар телендә басылучы "Кызыл таң" гәзетында бер төркем татар һәм башкорт зыялыларының республика президенты Рөстәм Хәмитовка ачык хаты чыкты.

Ачык хат нәтиҗәсендә шул ук елның октябрендә Уфа хакимияте башкалада Габдулла Тукайга һәйкәл кую турында карар чыгарды. Ләкин шуннан соң җиде ел вакыт узса да, ул һаман сүздә генә калды. Шулай ук һәйкәлне кая кую тирәсендә бәхәсләр чыкты һәм ул бүген дә дәвам итә. Бер төркем җәмәгатьчелек аны башкаланың Габдулла Тукай урамындагы Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте каршына куярга кирәклеген күтәрде. Икенче төркем Уфа "Нур" татар дәүләт театры бинасы каршында кую кирәк дип санады.

Былтыр 25 апрель Уфаның берничә урынында каршылык чаралары узды. Пикетка чыгучылар "Гафу ит, Тукай..." дигән шигар күтәреп торды.

XS
SM
MD
LG