Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар һәм башкорт зыялылары Уфада Тукайга һәйкәл куюны сорый


Казандагы Тукай һәйкәле
Казандагы Тукай һәйкәле

Башкортстанда яшәүче бер төркем татар һәм башкорт зыялылары республика президенты Рөстәм Хәмитовка ачык хат күндерде. Анда алар татар халкының мәшһүр шагыйре Габдулла Тукайга Уфада һәйкәл кую кирәклеген күтәрә.


Хатта зыялылар президентның Уфада һәйкәлләр аз булуы турындагы чыгышын искә төшерә, агымдагы елда төрки телле халыкларда Тукай елы булуын әйтә.

Ачык хатны имзалаучылар арасында Башкортстанның халык язучысы Нәҗиб Асанбай, Башкортстанның халык шагыйре Абдулхак Игебаев, галимнәр: филология фәннәре докторы, профессор, язучы Суфиян Поварисов, филология фәннәре докторы, профессор Әхәт Нигъмәтуллин, республиканың Салават Юлаев премиясе лауреатлары, шагыйрьләр Ирек Кинҗәбулатов, Хәсән Назар һәм башкалар бар. Әлеге ачык хатны имзалаучыларның берсе – Суфиян Поварисов “Азатлык”ка фикерләре белән бүлеште:

“Мин Габдулла Тукай иҗаты белән балачактан ук кызыксынам. Казан дәүләт университетында укыганда Тукай турында чыгышлар язганым булды. Уфага кайткач кандидатлык диссертациямне дә Тукай теле турында язган идем. Ләкин Казанда шундый докторлык хезмәте язулары сәбәпле, аны яклап тормадым. Мин Тукайның сүз энҗеләре турында ике китап, бер брошюра чыгардым. Быелгы Тукай елында гына да матбугатта дүрт мәкаләм дөнья күрде.

Мин Габдулла Тукайны гомер буе өйрәндем һәм өйрәнүемне дәвам итәм. Минем өчен дөньядагы беренче шагыйрь Байрон, урыста Пушкин, Лермонтовлар булса, төрки дөньядагы иң бөек шагыйрь ул Габдулла Тукай. Әлеге һәйкәлне кую өчен вакыт та бик өлгергән, чөнки алдагы елда Тукайның Уфада булуына 100 ел тула. Габдулла Тукай башкорт әдәбиятының үсешендә дә зур роль уйный. Тукайга һәйкәл кирәк. Минемчә, ул Уфадагы Тукай урамында, Үзәк диния нәзарәте каршындагы бакчада урнашырга тиеш.”
XS
SM
MD
LG