Accessibility links

якшәмбе, 25 июнь 2017, Казан вакыты 17:08

25 апрель Уфаның берничә урынында каршылык чаралары узды. Пикетка чыгучылар "Гафу ит, Тукай..." дигән шигар күтәреп торды. Пикетлар ике урында узды: “Нур” татар дәүләт театры бинасы һәм Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте каршында.

Башкортстан татар милли хәрәкәте вәкилләре күп еллар Уфада Тукайга һәйкәл куюны күтәреп килде. 2011 елның сентябрь аенда Башкортстан татарларының “Кызыл таң” гәзитендә бер төркем татар һәм башкорт зыялыларының республика президенты Рөстәм Хәмитовка “Ачык хат”ы чыкты. Аны Башкортстанның халык язучысы, керәшен татары Нәҗип Асанбай, татар язучылары һәм галимнәре - Башкортстанның халык язучысы, профессор Суфиян Поварисов һәм филология фәннәре докторы Әхәт Нигъмәтуллин, башкорт шагыйрьләре - Башкортстанның халык шагыйре Абдулхак Игебаев, Хәсән Назар һәм Ирек Кинҗәбулатов имзалаган иде.

Тукай һәйкәле эскизы
Тукай һәйкәле эскизы

"Ачык хат" нәтиҗәсендә шул ук елның октябрендә Уфа хакимияте башкалада Габдулла Тукайга һәйкәл кую турында карар чыгарды. Ләкин шуннан соң алты елга якын вакыт узса да, ул һаман сүздә кала. Иң башта һәйкәлне кая кую тирәсендә бәхәсләр чыкты һәм ул бүген дә дәвам итә. Бер төркем җәмәгатьчелек аны башкаланың Габдулла Тукай урамындагы Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте каршына куярга кирәклеген күтәрде. Алар аны урамның тыныч, Тукай көннәрендә һәйкәл янында Шигърият бәйрәмнәре уздыру өчен яхшы урын булуы сәбәпле дип аңлатты. Мөселман дине лидерлары ислам буенча сыннар кую хупланмавын искә алып, бу урынның бик үк уңышлы булмавын билгеләде. Икенче төркем Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасы каршында куюны күтәрде. Алар моны театрның башкала татарларының даими йөргән, кеше күп булган урыны булуы белән аңлатты. Аларга каршылар бу урамда машина шау-шулары тынып тормавын искә алып, шигърият бәйрәмнәре уздыру өчен тыныч урын булмавын ассызыклады. Шулай булуга карамастан башкала хакимияте Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасы янында кую карарын чыгарды. Һәйкәлнең эскизы эшләнде. Шуның белән вәссаләм. Бүгенге көнгә кадәр ул сүздә генә кала.

Тукай булган бинадагы тактаташ янында Фәния Габидуллина, халык шагыйре Марат Кәримов һәм Рәиф Әмиров (у)
Тукай булган бинадагы тактаташ янында Фәния Габидуллина, халык шагыйре Марат Кәримов һәм Рәиф Әмиров (у)

25 апрель узган ялгыз пикетлар җәмәгатьчелекнең һәйкәл кую мәсьәләсенә игътибарын юнәлтү өчен оештырылды. Башкаланың Габдулла Тукай урамындагы Үзәк диния нәзарәте бинасы каршында пикетта торган Салих Әмирханов:

"2011 елда ук Уфа шәһәре хакимияте тарафыннан Тукайга һәйкәл кую карары чыгарылган иде. Аннан соң менә инде ничә ел узган, ләкин һәйкәл һаман да булса юк. Мостай Кәрим кайчандыр үзенең остазы дип Габдулла Тукайны санавын белдергән иде. Уфада Мостайга мәһабәт һәйкәл куелды, ә аның остазына һаман да булса куелмаган. Тукайга Төркиядә дә һәйкәл бар, Мәскәү, Петербур, Әстерхан, Уральски һәм башка шәһәрләрдә дә куелган. Тукайга Уфада гына урын юк".

Рамил Хөсәенов пикетта
Рамил Хөсәенов пикетта

Салих Әмирхановны алыштырган икенче пикетчы Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов:

“XVIII-XIX гасырлардан бирле Уфа шәһәре татар мәдәниятенең үзәге булып санала. Шуңа күрә татарның мирасына бәйле һәйкәлләр дә бездә күп булырга тиеш. Шул исәптән Тукайга да һәйкәл булырга тиеш. Татар иҗтимагый үзәге һәм башка күп кенә татар оешмалары һәм язучылар әлеге мәсьәләне күтәреп тора. Без бүген шуның өчен каршылык чарасына чыктык. Уфада Тукайга һәйкәл мотлак булырга тиеш!”

Кадерле Имаметдинов пикетта
Кадерле Имаметдинов пикетта

Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасы каршында шундый ук шигар белән Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов басып торды:

“Башкортстанда миллионнан артык татар яши. Шулар белән республика җитәкчелеге ниндидер каршылыкка килгән кебек. Сүземне бер мисалдан башлыйм. Уфаның Свердлов урамында Габдулла Тукай яшәгән элекке “Сабах” китапханәсе бинасына татар җәмәгатьчелеге тырышлыгы белән кайчандыр тактаташ куйганнар иде. Ул урыс һәм татар телләрендә иде. Шуннан күпмедер вакыттан соң ул юкка чыкты, аның урынына урыс һәм башкорт телендәгесе хасил булды. Ягъни Тукай телендә тактаташ куярга ярамый булып чыга. Бүген килеп һәйкәл кую турында карар булса да, ул һаман сузыла килә. Баксаң, Тукайга кадәр чиратта Зәки Вәлидигә куелырга тиеш икән”.

Рәсми булмаган чыганаклар Тукайга һәйкәл кую өчен башка урын табылуын хәбәр итә. Аңа караганда, аның аэропорт ягыннан Уфага кергән урындагы “Волна” кибете тирәсенә куелуы ихтимал.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG