Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Күк бүре” оешмасы Зәки Вәлидигә һәйкәл куюны таләп итә


Уфада узган пикет
Уфада узган пикет

Башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы Зәки Вәлидигә һәйкәл куюны таләп итеп каршылык чарасы уздырды.

Пикет башкаланың Һөнәр берлекләре бинасы каршындагы Мостай Кәрим һәйкәле янында үтте. Ул 18 апрельдә узган Халыкара һәйкәлләр көне уңаеннан оештырылды. Чарафдагы төп таләп -- Зәки Вәлидигә һәйкәл кую булды. Пикетта ике дистәдән артык кеше катнашты.

Шигарләр бик аз иде. Кулларда нибары “Зәки Вәлидигә һәйкәл куюны таләп итәбез!”, “Зәки Вәлиди -- башкорт халкының милли батыры!”, “Әхмәт Зәки Вәлиди -- Русиядә федерализмга нигез салучы” дигән шигарләрне генә күрергә була иде. Дөрес, бер кыз Зәки Вәлиди сүзләре язылган шигар дә тотып торды. Анда “Сезгә минем соңгы сүзләрем: халык хәтереннән безнең азатлык өчен көрәшне чыгарырга тырышучы дошманнарга бөтен мөмкинчелегегез белән каршы торыгыз” дип язылган иде.


Пикетта берничә кеше чыгыш та ясады. “Ак тамыр” оешмасы рәисе Ирек Агишев: “Мәгълүм булуынча, 2009 елның 22 августында Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов Әхмәт Зәки Вәлидинең 120 еллык юбилеен уздыру турында фәрманга кул куйган иде. Шул фәрманга ярашлы, 2010 елда Зәки Вәлидинең 120 еллыгына багышланган мәдәни кичәләр үткәрү кирәклеге әйтелгән иде. Шул ук елда Уфада Вәлидигә һәйкәл кую турында да карар чыгарылган иде. Ләкин республика җитәкчесе яңарганнан соң бу карар үтәлмәде. Дөрес, Ишембай һәм Сибай шәһәрләрендә Вәлидигә һәйкәлләр бар. Ләкин без һәйкәл Уфада да булырга тиеш дип саныйбыз һәм шуны таләп итәбез”, диде.

“Күк бүре” оешмасы рәисе Азат Сәлмәнов Әхмәт Зәки Вәлиди исемен мәңгеләштерү уңаеннан кайбер хәбәрләр сөйләде. Аңа караганда, Зәки Вәлидинең исемен йөрткән Республиканың үзәк китапханәсенә тактаташ куелган булган. Ләкин ул төзекләндерү эшләре барышында алынган һәм кире куелмаган. “Күк бүре” оешмасының таләп хатлары нәтиҗәсендә, тактаташ 17 апрельдә кабат урынына куелган. Азат Сәлмәнов һәйкәл төзелүнең сузылу уңаеннан Уфа хакимиятенә хат язулары һәм аңа җавап алынуны да хәбәр итте. Аңа караганда, һәйкәл төзү матди авырлыклар сәбәпле билгесез вакытка кадәр кичектерелә. Азат Сәлмәнов Уфада башка һәйкәлләр куелган бер вакытта, Вәлидигә игътибар булмауга борчылуын белдерде.

Чарада Зәки Вәлидинең башкорт халкына язган хатыннан өзек тә укылды. Әлеге хатны Вәлиди 1923 елда Ашгабадта язган булган. Анда киләчәктә дин һәм телнең кысылачагы әйтелгән. Башкорт халкын дин, тел өчен көрәштән туктамаска чакырылган.

Каршылык чарасы ахырында Резолюция кабул ителде. Анда Әхмәт Зәки Вәлидигә Уфада кичекмәстән һәйкәл кую таләп ителгән.

Пикет тәмамлаганнан соң бер төркем яшьләр республиканың Зәки Вәлиди исемендәге үзәк милли китапханәсенә куелган тактаташка чәчәкләр салды.
XS
SM
MD
LG